16+

Россия хезмәт кенәгәләре белән хушлаша

Россия хезмәт кенәгәләрен гамәлдән чыгару турында кабат бәхәс башланды. Бу хакта инде сүз күптән бара. Ләкин быел, ниһаять, Икътисади үсеш министрлыгы хезмәт кенәгәләрен бетерү турында тиешле закон проектын эшләргә кереште. Хезмәт кенәгәләреннән тыш, әле оешмаларның пичәтләрен дә гамәлдән чыгару күздә тотыла.

Россия хезмәт кенәгәләре белән хушлаша

Россия хезмәт кенәгәләрен гамәлдән чыгару турында кабат бәхәс башланды. Бу хакта инде сүз күптән бара. Ләкин быел, ниһаять, Икътисади үсеш министрлыгы хезмәт кенәгәләрен бетерү турында тиешле закон проектын эшләргә кереште. Хезмәт кенәгәләреннән тыш, әле оешмаларның пичәтләрен дә гамәлдән чыгару күздә тотыла.

«Известия.ru» мәгълүматларына караганда, күп кенә экспертлар хезмәт кенәгәләре дә, пичәтләр дә - совет рудименты, анахронизмы дип саный. Көнбатыш фирмалар, мәсәлән, алардан башка да шәп яшиләр.
Шулай да, хезмәт кенәгәләреннән баш тарту нәрсәгә кирәк һәм ул нинди үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин? Мәсәлән, алардан башка пенсия һәм ташламалар алу өчен хезмәт стажын ничек билгеләргә?
Хезмәт кенәгәсе - рәсми шәхси (персональ) документ. Ул кеше тәүге эшкә урнашканда тутырыла һәм кадрлар бүлегендә саклана. Анда кешенең хезмәт юлы турында тулы мәгълүмат бирелә. Моннан тыш, аңа шәхси мәгълүматлары - исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм көне, белеме, һөнәре һәм белгечлеге дә теркәлә.
Әгәр тарихка күз салсак, дәүләт белән гражданнар арасында хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү проблемасы революциядән соң ук туа. Иң башта гражданнарның хезмәткә хокукы турындагы акт төзелә.
1918 елның 5 октябрендә исә тәүге хезмәт кенәгәләре кертелә башлый. Ул кешеләргә паспорт урынына бирелә. Ә паспортларны исә, «буржуазия калдыгы», дип, бетерәләр. Элекке помещиклар, офицерлар һәм башка «әрәмтамаклар», Җирле советлар кушуы буенча, җәмәгать эшләренә чыгарга тиеш булалар. Азык карточкасы алу өчен, алар урам чистарталар, утын кисәләр һәм башка шуның ише эшләр башкаралар.
1918 елның декабрендә Халык комиссариаты хезмәт кенәгәсенең статусын һәм үрнәген раслый. Анда, кешенең хезмәте турындагы мәгълүматлардан тыш, исем-фамилиясе, туган елы, ул кергән профсоюзның адресы да күрсәтелә.
1919 елның 25 июнендә Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты «Мәскәү һәм Петроград шәһәрләрендә хезмәт кенәгәләрен кертү турында Декрет» чыгара. Анда гражданнарның ничә яшьтән хезмәт итә башларга тиешлеге языла, ягъни 16 яшьтән түбән булган балаларны эшләтү законсыз дип игълан ителә. Яңа хезмәт кенәгәсенең беренче битенә «Кем эшләми - шул ашамый» дигән сүзләр язылган була. Андый документ хәтта Ленинның үзенә дә бирелә.
Ләкин 1922 елның ноябрендә декрет законлы көчен югалта һәм 1923 елда хезмәт кенәгәләре урынына шәхси таныклыклар килә.
1925 елның сентябрендә Халык комиссарлары Советы (Совнарком) совет хезмәткәрләре өчен «Хезмәт исемлекләре»н кертә. Аның нигезендә, гражданнарга хезмәт стажы турында белешмәләр бирелә. Анда шулай ук кешенең милләте, партиялелеге, социаль хәле, хәрби хезмәткә кагылышы турында мәгълүматлар күрсәтелә. 1939 елның гыйнварыннан Иосиф Сталин барлык гражданнарга да уртак хезмәт кенәгәләрен кертә. Һәр ке­шедә бары тик бер генә хезмәт кенәгәсе булырга тиеш һәм ул 5 көн эшләгән теләсә кемгә бирелә. Рәсми хезмәт урыны дигән атама да әнә шул чордан кулланыла башлый. Сталин моны кешеләрне бер урынга «беркетү» өчен куллана. Шуңа да инде ярты гомерен бер заводта гына эшләп уздырган кешеләр, СССР таркалгач, үзләрен кая куярга белми аптырыйлар.
Шунысын да әйтик, Сталин әлеге хезмәт кенәгәсенең үрнәген Адольф Гитлердан «чәлдерә». Гитлер исә аны инде Герма­ниядә 5 ел эчендә үк керткән була. Аерма шунда гына - Совет кенәгәләрендә кешенең эштән җибәрелү сәбәбе күрсәтелә.
1958 елда Хезмәт кенәгәсен тутыру, аны саклау һәм кешенең кулына бирү тәртибе турында инструкция эшләнә. Расланган яңа форма 1973 елга кадәр гамәлдә була. 2004 елның гыйнварында Хезмәт кенәгәсенең яңа үрнәге кабул ителә.
Әлегә Хезмәт кенәгәсе шактый дәрәҗәле документ. Мәсәлән, ул кешенең хезмәт стажын һәм эшчәнлеген дәлилли, эшләү сәләтен югалтса яки бала тапкан очракта аңа пособие билгеләү өчен кирәк. Пен­сиягә чыгучы һәр кешедән Хезмәт кенәгәсен сорыйлар. Шулай ук ул банктан кредит алганда да кирәк. Кыскасы, ул әлегә кешенең хезмәт стажын күрсәтүче төп документ.
Ләкин шул ук ва­кытта хәзер хезмәт килешүләре дә гамәлдә. Алар кешенең эшләү елларын шулай ук раслый ала. Ә пенсия фондында һәр кешенең стажы турында мәгълүмат базасы саклана. Әлеге СНИЛСта кешенең эшләгән чорда пенсия фондына түләгән барлык сумма күләме дә теркәлә. Шулардан чыгып, соңыннан аңа пенсия билгеләнә. Быелдан башлап, СНИЛС яңа туган балаларга да биреләчәк.
Әлбәттә, Хезмәт кенәгәсен гамәлдән чыгару авыр эш түгел, ләкин аңа лаеклы алмаш булдыру кирәк. Электрон Хезмәт кенәгә­ләрен кертү тәкъдиме бар. Бу турыда инде 2012 елда ук сүз кузгатылды. Электрон вариант уңайлы әлбәттә. Ләкин күчеш чорында кәгазь кенәгәләрсез дә булмый. Шуңа да, реформаны мөмкин кадәр зыянсызрак үткәрү өчен, аны 10 елга «сузарга» уйлыйлар. Россиянең социаль үсеш министры урынбасары Александр Сафонов сүзләренә караганда, Хезмәт кенәгәсе кулланыштан тулысынча 2025 елга алынырга тиеш. Күчеш чоры исә 2024 елда төгәлләнәчәк.
Җәмгыятьтә моңа мө­нәсәбәт каршылыклы. Мә­сәлән, берәүләр аңа уңай күренеш дип карый, ә икенчеләр моңа бары тик чираттагы «мөгез чыгару» дип кенә бәя бирә.
Хезмәт кенәгәсен планлы төстә гамәлдән чыгару быелдан башлана. Хәзер хезмәт кенәгәсенә кешенең үз теләге буенча гына мәгълүмат теркәләчәк. Әгәр дә эшкә керүчеләрнең хезмәт кенәгәсе юк икән, аны элекке эш урынындагы Хезмәт килешүе алыштыра.
Шулай итеп, без Хезмәт кенәгәсе белән хушлаша­быз. Бу реформаның нә­ти­җәләре нинди булыр? Әлегә моңа төгәл җавап бирүе кыен.
Һәрхәлдә, Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Андрей Исаев әйтүенчә, дөньядагы бүтән бер генә илдә дә бездәге сыман Хезмәт кенәгәләре юк. Шуңа да карамастан, алар гөрләтеп эшлиләр һәм яшиләр. Ә без алардан кимме?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading