16+

Сабада сыерны роботлар сава

Башка вакытта Олыяз авылының исеме кайдан килеп чыккан, дип сорасалар, китап битен актарасы итәр идем. Яз галәмәте күрәсең, Саба районының Олыяз авылына барасы билгеле булуга, авылның исеме яз сүзе белән күңелгә керде дә, калды. Исемдәге «Олы» сүзе Саба юлларында төшеп калды, чыпчыклар чыркылдашкан, сыерлар мөгерәшкән «Яз» авылына килеп кердек.

Сабада сыерны роботлар сава

Башка вакытта Олыяз авылының исеме кайдан килеп чыккан, дип сорасалар, китап битен актарасы итәр идем. Яз галәмәте күрәсең, Саба районының Олыяз авылына барасы билгеле булуга, авылның исеме яз сүзе белән күңелгә керде дә, калды. Исемдәге «Олы» сүзе Саба юлларында төшеп калды, чыпчыклар чыркылдашкан, сыерлар мөгерәшкән «Яз» авылына килеп кердек.

Сыерлар турында юкка гына сүз катуым түгел, яз көннәрендә аларда да үзгәрешләр күзәтелә икән, сөтләре дә кими. Райнур Әхмәтовның фермер-крестьян хуҗалыгында берәр көн генә алдан уртача савым 20 литр булса, без барган көнне 19 литр иде. Ә менә кайберләренә яз, киресенчә, уңай тәэсир итә: бер сөтлебикә алдагы көндә 37 литр сөт биргән, без барган көнне күрсәткеч 40 литрдан артып китте. Әлеге мәгълүматларны без компьютер экраныннан гына күрә алдык, монда һәр күрсәткеч секунды белән үз урынын ала, бернинди төзәтмәләр кертеп тә, алдап та булмый. Рекордсмен сыерны, күз тидерәсез дип, журналистлардан яшерделәр. Ул, әлбәттә, аерым "люкс" абзарда яшәми, без бары тик аны күпләр арасында танымадык, ә хуҗалар һәм операторлар төртеп күрсәтмәделәр. Әхмәтовларның иң олысы - күп еллар буе күмәк хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Гыйльфан абый җурналистларны бик ачык йөз белән каршы алса да, борчылуын яшермәде. Чит-ят кешеләр килеп киткәннән соң, терлекләр күзсенеп калалар икән.

Гыйльфан абый бик гади, тыйнак кеше. Балаларына да яхшы тәрбия биргән. Улы Райнур педагогик белеме булса да, әтисе юлыннан китеп, 2009 елда крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган. Бүгенге көндә 260 савым сыеры бар. Алар барысы да үз ирекләрендә йөриләр, көненә өчәр тапкыр сөт «тапшыралар». Моны башкача әйтеп тә булмый торгандыр. Сыер йөри-йөри дә, кая бер кереп чыгыйм әле дигәндәй, саудырыга керә, роботлар сава һәм бер литр сөткә 100 грам хисабыннан гранулалар рәвешендәге коры ризык бирә. Робот сыерны сава башлаганчы муендагы чиплар аша терлек турындагы бөтен мәгълүматны укый: йөрәк тибеше, физик халәте, кәефе... Ризыкка кызыгып, саудырырыга тиеш вакытыннан алдан кергән булса, кире чыгарып та җибәрә. Хуҗалыктагы автоматлаштырылган бу дүрт роботны Нидерландтан кайтартканнар, җитмеш операция башкарырга сәләтле - савыр алдыннан сыерларның имчәкләрен юа, массаж ясый, сауганнан соң имчәкләргә махсус эремә сиптерә, сөтнең сыйфатын тикшерә... Уз сөтен аерым савытларга җыйный, анысын эшкәртеп нәни бозауларга ашаталар. Сыер бозаулаганнан соң биш көн шушы ук абзарда тора. Сыерлар килеп сабыйларын яратып та китә алалар.

Барлык автоматлаштырган система белән өч яшь егет идарә итә.
- Әллә ни катлаулылыгы юк, кайчан кайсы төймәгә басасын гына белергә кирәк, - дип шаярттылар алар.

Әхмәтовлар хуҗалыгының иң зур өстенлеге роботлар гына да түгел, алар савылган сөтнең өч тоннасын үзләрендәге цехта эшкәртеп "Авылым сөте" бренды белән сатуга чыгаралар. Сөтнең юлы бик кыска, шуңа күрә ризыкның сыйфаты да югалмый. Әзер продукциянең 80 проценты Саба районының бюджет учреждениеләренә - мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә җибәрелә. Казанда әлеге хуҗалык җитештергән ризыкларны «Казан» агросәнәгать паркында сатып алырга мөмкин. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов белдергәнчә, "Авылым сөте" ризыкларына ихтыяҗ бик зур.

- Бу продукция сыйфаты һәм бәясе буенча да көндәшлеккә сәләтле. Без продукцияне озак саклау өчен аңа консервантлар өстәмибез, ул өч-дүрт көн эчендә кулланылырга тиеш. Җитештергән продукция экологик яктан чиста. Сыйфатын бәяләп өлгергән кешеләр һәрвакыт шуны алырга тырышалар. Якын киләчәктә цехның эшләү куәтен ике мәртәбә арттырырга җыянабыз, ул вакытта җитештерелгән продукцияне сәүдә челтәрләре аша күберәк сата алачакбыз, - диде ул.

Райнур Әхмәтов сүзләренә караганда, сөт эшкәртү заводыннан керем алу турында уйларга әлегә иртәрәк.
- Эшләтеп җибәрелгәннән соң, ул кимендә өч ел зыянга эшләячәк, дип фаразлаган идек инде. Аннары гына үз-үзен аклаячак. Хәзерге вакытта цехның рентабельлеге нибары 4 процент тәшкил итә. Табыш әйләнешенә килгәндә исә, ул ел саен 10-15 процентка арта. Мәсәлән, 2013 елда заводтан кергән акча якынча 15 миллион сум булса, узган ел бу күрсәткеч 17-18 миллионга җитте. 2015 елда әлеге сан 20 миллионнан артыр дип өметләнәбез, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading