16+

«ШК» журналисты бомжлар ризыгын ашап карады

Һәр пәнҗешәмбе көнне Казанның Колхоз базары янындагы паркка бомжлар һәм мохтаҗлар җыела. Атнага бер тапкыр аларны шунда ашаталар.

«ШК» журналисты бомжлар ризыгын ашап карады

Һәр пәнҗешәмбе көнне Казанның Колхоз базары янындагы паркка бомжлар һәм мохтаҗлар җыела. Атнага бер тапкыр аларны шунда ашаталар.

Көнләшү
Ничектер яратмый кабул иттеләр алар мине. Карашлары - усал, өйрә­нүчән. Мин сүз дәшәргә кыенсынып торам, алар мине карашлары белән «айкый». Ике хатын катлы-катлы сүгенеп, нидер турында гәп­ләшәләр. Иреннәрендә - иннек, күз төпләре кара янып чыккан. Гомумән, монда «бизәксез» кеше юк. Үзләреннән башны әйләндерерлек тир, пычрак исе белән бергә «перегар» исе дә килеп бәрелә.

Мин аларны, алар мине озак күзәткәнмедер - хәтерләмим. Безнең сүзсез диалогны полиция машинасы бүлде. Башымнан: «Ә барыбызны да төяп китсәләр», - дигән уй йөгереп узды. Полиция хезмәткәрләре монда җыелышуыбызның сәбәбен ачыкларга кереште. Берсе, тиздән ризык китерәләр, ашарга чират торабыз, дип аңлатты. Полиция хезмәткәрләренең берсе күз явын алырлык чибәр иде. Формасы да үзенә килешеп кенә тора. Кызганыч, танышып кына булмады. Кыймадым, мин бит бүген бомж ролендә! Аның каравы, теге ике хатын курыкмадылар. Көлешә-көлешә бу егет белән чытлыклана башлады болар. Аларга озын үкчә, чия төсендә кыска тун кигән тагын бер ханым кушылды. Хатын-кыз үзенеке булмаган, үзенә бөтенләй ошамаган ирне дә көнләшергә сәләтле диләр. Кыскасы, мин дә әле танышмаган егетне, ниндидер бомж хатыннардан көнли башладым. Егет исә барыбызны да калдырып, читкә китү ягын карады.

Хәйрия
Тиздән без көткән «Газель» машинасы да килеп җитте. Ялкау гына кыймылдаган яңа дусларыма да җан керде. Халык чират бүлешә башлады.

Атнасына ике тапкыр мохтаҗларны ашатучы кешеләр «Пища жизни» дигән волонтерлар оешмасы икән. Ризык өләшә башлаганчы алар, санитар нормаларга туры китерептер инде, өсләренә кишер төсендәге алъяпкычлар, кулларына перчаткалар киделәр.

«Пища жизни»ның башкарма директоры Олег (фамилиясен әйтмәде) бу күренешне читтән генә күзәтеп торган полиция хезмәткәрләре янына китте. Кулындагы зур папкадан ниндидер документлар алып, шулар белән таныштырды. Шуннан соң тәртип сакчылары китеп бардылар.

«Пища жизни» оешмасы һәр атнаның пәнҗешәмбесендә Колхоз базарында, ә шимбә көнне Юдино бистәсендә мохтаҗларны ашата икән. Мин барган көнне дә базар тирәсенә байтак халык җыелган иде. Олег әйтүенчә, һава торышы шартларына карап, атна саен 40-50 кеше җыела. Салкыннарда кеше аз була, ди.

Олег үзе бу оешмада күптән түгел генә әле.

- Мине монда кешеләргә ярдәм итү теләге китерде. Мохтаҗларга булдыра алганча булышасым килә. Без төрле һөнәр ияләре, төрле конфессия вәкилләре, барыбызны да шушы хәйрия эше берләштерә, - ди ул.

Оешмада студентлар да, эшмәкәрләр дә бар икән. Акчалары булмаганнар иртәнге 9дан килеп ашарга әзерләшә, ә матди ярдәм итә алганнар машина һәм ашарга пешерү өчен товар белән тәэмин итә.

Шуңа игътибар иттем, ашарга таратучы кешеләр үзләре дә сәер иде. Кызлар барысы да озын итәктән, ярты башларын ачып яулык бәйләгәннәр. Олегның маңгаена беленер-беленмәс кенә бер калын сызык сызылган. Бу сызык «чак­ры»ларны ачарга ярдәм итә, имеш.

Тәмле булсын!
Ризык контейнерлары ачылгач та, базар тирәсендә борынны кытыклап тәмле ис таралды. Бер көнгә 60-70 кешелек ризык әзерлиләр икән. Ризыкның бер порциясе уртача 100-130 сумга төшә диделәр. Меню вегетариан ризыкларыннан тора, ит юк.

- Вегетариан ризыгы ашаганнан соң кешеләр яхшыра, усаллыклары бетә. Ә иттән пешерелгән ризыклардан кешеләрдә агрессия барлыкка килә. Шуңа күрә элек итне сугышчыларга, яуга чыгучыларга күпләп ашата торган булганнар. Ә вегетариан ризык тынычландыра, сәламәтлеккә дә файдалы, - дип аңлатты Олег.

Ләкин мин җыелган халыкның яхшы якка үзгәрүен сизмәдем. Беренче порцияләрен барысы да үз почмакларында дәшми, тынмый гына чөмереп бетерделәр. Соңыннан, башкалар өлгергәнче дип, тизрәк тагын машина янына чаптылар. Шуларның берничәсен фотога төшермәкче генә идем, теге чия төсендәге тун кигән хатын, перегар исен йөземә бәреп:

- Фотога төшерсәң, бер җиреңә (ул, әлбәттә, катырак итеп әйтте. - А.С.) тыгып куям фотоаппаратыңны! - дип җикерде.

Күзләрендәге нәфрәтне күрсәгез...

Сүзен тыңламыйча булдыра алмадым.

Җыелган халыкны ашатучы Олег исә беркайда да эшләми икән.

- Мин акча колы түгел, - ди. - Бүген мохтаҗларны ашатудан тыш, «Ананта» үзәгендә йога дәресләре бирәм. Ләкин анда да акча өчен эшләмим.

Беренчегә - кәбестәле аш, икенчегә - дөге
Тик торганчы дип, ризык бүлгән кызлар янына киттем. Берничә зур кәстрүлгә салынган ашамлык мулдан күренә. Беренче һәм икенчегә кайнар ризык әзерләгәннәр. Беренчегә - кәбестәле аш. Икенчегә яшелчәләр белән пешерелгән дөге бирделәр. Ашны икешәр тапкыр килеп ашасалар, ботканы күбесе үзләре белән алып китәргә теләде. Волонтер кызлар ботканы барысына да тигез итеп бүлеп, пакетка салып бирде. Чәй янына да һәрвакыт нәрсә дә булса пешерәләр икән. Бүген бөтенесенә дә шырпы тартмасы кадәр икешәр помадка өләштеләр.

«Пища жизни»ның төп девизы - «Барысын да ашатырга!». Ризык та­раткан кызлар мине дә авыз итәргә кыстый башлады. Мин исә ялындырмадым, волонтер кызлар белән бергә утырып ашадым. Беренчедән, салкын һавада очып йөргән тәмле ис минем ашказанының да нәфесен уятты. Икенчедән, кызыксынуым көчле: нинди була икән ул вегетарианнар помадкасы? Тәмле! Кызлар сүзләренчә, мохтаҗлардан кала монда студентлар, базар сакчыларына кадәр ашарга йөри икән.

«Пенсия генә җитми»
Безнең янга ризык сорап килгән ике әби башкалардан аерыла иде. Икесенең дә киемнәре сәләмә булса да, пөхтә. Бомжга охшамаганнар. Ризыкка да алар башкалар кебек ябырылмый, чиратта да сабыр гына басып торалар.

76 яшьлек Людмила Гайнетдинова, чыннан да, бомж булып чыкмады.

- Мин үзем урыс, татарга кияүгә чыктым. Шуңа фамилиям татар. Ирем чибәр иде, - дип сөйләде ул.

Карчык башкалар кебек урамда ашамады, өйгә кайткач иркенләп ашыйм дип, ризыкны майонез чиләгенә тутырды.

- Һәр пәнҗешәмбе шунда килергә тырышам. Әй, кызым, пенсия акчасы җитсә иде дә бит... Заманында мин яхшы пенсия белән эштән чыккан идем. Аннан бөтен әйберне үзгәртеп бетерделәр, - дип уфтанды ул.

Әбинең улы булуга карамастан, үзе генә яши. Ялгызлыктан интегүе әллә каян күренеп тора. Мине дә, сөйләшер кеше табылды, дип, озак җибәрми торды. «Кунакка кил, кызым, тагын сөйләшеп утырыр­быз», - дип, блокнотыма адресын да язып куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading