16+

«ШК» журналисты гадәти булмаган тормыш рәвеше алып барган кешеләр янында булып кайтты + ВИДЕО

Кама Тамагы районының Антоновка авылында бер төркем сәеррәк кешеләр яши. Алар ялангач су коена, киенү рәвешләре дә үзгә. Кайберәүләр аларны секта, икенчеләре чегәннәрнең бер кавеме дип атый. Күпләр алар янына барырга, аралашырга курка, янәсе, сихерләп, гипнозлап, үзләре янында калдырырга мөмкиннәр. Әмма кызыксыну җиңде, тәвәккәлләп, барып кайтырга булдым. Дөрес, ирем үземне...

«ШК» журналисты гадәти булмаган тормыш рәвеше алып барган кешеләр янында булып кайтты + ВИДЕО

Кама Тамагы районының Антоновка авылында бер төркем сәеррәк кешеләр яши. Алар ялангач су коена, киенү рәвешләре дә үзгә. Кайберәүләр аларны секта, икенчеләре чегәннәрнең бер кавеме дип атый. Күпләр алар янына барырга, аралашырга курка, янәсе, сихерләп, гипнозлап, үзләре янында калдырырга мөмкиннәр. Әмма кызыксыну җиңде, тәвәккәлләп, барып кайтырга булдым. Дөрес, ирем үземне...

Кара төстән куркалар
Башта шалтыратып очрашу турында сүз куештык. Трубканы алган Айгөл исемле хатын:

- Безгә буш кул белән килмиләр, биш литр көнбагыш мае алып килегез, булмаса, бер капчык он, бәрәңге дә ярый, аннары безнең белән бергә ике сәгать агач утыртырга тиеш буласыз, безнең хәзер шундый акция бара, әгәр риза булсагыз, рәхим итегез. Әйтергә онытып торам, карадан киенмәгез, зинһар, бездә балалар бу төстән курка, кара төскә каршы түгелбез, шулай да ул төс дөньяда болай да күп бит, - дип тезде.

Риза булмый кая барасың...Көнбагыш мае күтәреп, кунакка килеп төштек. Зур ак йортлары әллә кайдан күренеп тора. Чынлап та, кара төсне очратып булмый биредә. Бәдрәфләренә кадәр ак брезент белән тышланган. Капка тышында ук «Александрия бакчасы» дигән элмә такта каршы ала.

Антоновкада мондый үзенчәлекле йортлар җидәү икән. Һәрберсенең үз исеме. Без килгән «Александрия бакчасы» дигәне кунак йорты булып санала, имеш. Ишегалдында торган машиналарның номерларына да игътибар иттек. Төрлесе төрле төбәктән, димәк, ераклардан җыелган халык яши биредә. Безне җылы каршы алдылар. Сүз уңаеннан, гап‑гади кешеләр, ялангач та йөрмиләр, бары хатын-кызлар озын итәктән, ир‑атлар ачык төстәге чалбарлардан. Башта без агач утыртырга барырга тиеш булдык. Җылы киемнәр, су үткәрми торган ыштаннар, резин итекләр бирделәр. Агач үсентеләрен машиналарына төягән арада, үзләре белән якынрак таныштырдылар.

72 дә дә бәби табарга була
Бу үзенә күрә бер оешма икән. Төгәлрәк әйткәндә, «Ата-ана булу һәм балачакны танып белү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма. Биредә хатын-кызларны ана булырга әзерлиләр, авырлы әниләрне баланы җиңел генә табарга өйрәтәләр. Үзләренең махсус системага салынган курслары бар, һәр гаилә белән бу шәхси хәл ителә дип аңлаттылар. Тагын бер үзенчәлек - баланы өй шартларында таптыралар. Үзләрендә белемле акушер, табиб та бар. Быел гына да аларда җиде бала туарга өлгергән инде. Иң карт әни 72 яшьлек әби булган.

- Бабаеннан узган баланы өй шартларында үзе тапты, - ди оешма вәкиле Олеся.

Тылсымлы урманда
Көн бик салкын, җилле булуга карамастан, барыбер агач утырттык. Мине урманга атка атландырып алып бардылар.

- Өч елга 50 гектардан артыграк мәйданга агачлар утырттык. Быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә вакытында Украинадагы сугышны туктату максатыннан бөтен җирдә тынычлык урнаштырыйк, барыбыз да агачлар утыртыйк дигән тәкъдим белән чыккан идем, 26 апрельне Бөтендөнья агач утырту көне дип билгеләүләренә чиксез шатмын. Агач утыртырга бөтен гаиләбез белән киләбез, балалар да булыша, - ди Айгөл.

Үсентеләрне оешмага янәшәдәге Тәмте урман хуҗалыгы, шулай ук Казандагы урманчылык ширкәте дә бирә икән. Быел 100 төп алмагач та утыртканнар. Без карагай, чыршы үсентеләрен сайладык. Әйтергә онытып торам, иң мөһиме - һәр агачны утыртканда теләк теләргә кирәк, чөнки урман гади түгел, тылсымлы булачак ди.

Агачны, гадәттә, парлап утырталар. Бу оешмада күбесе парлы, тагын бер үзенчәлекләренә дә игътибар иттем, ирләреннән башка хатыннары фотога да төшми.

Гаиләгә сыер кирәк
Ниһаять, теге серле йортка уздык. Хәер, аңа кадәр Айгөлнең ире Ринат бакча, тирә‑юнь белән таныштырып чыкты әле безне. Әнә бакчада балалар уйный торган мәйданчык. Әйләнә-тирәли чалыш иттереп өрәңге үсентеләре утыртылган, баксаң, бу агачлар зур үсеп, тере йорт барлыкка китерәчәк икән. Бер-берсенә берегә-берегә ныклы стена, ә ябалдашлары, кушылып, түбә хасил итәчәк.

- Мондый йортлардан торган бакчалар Германиядә еш очрый, - ди Ринат.

Бакчада нәрсә генә үсми, бәрәңгедән алып әстерхан чикләвегенә кадәр бар. Ринат оешманың зоопаркы белән дә таныштырды. Вьетнам дуңгызлары, сирәк очрый торган токымлы үрдәкләр, эт балалары дисеңме. Бер кәҗәләре, ике атлары бар. Умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Киләчәктә сыер алырга хыялланалар.

Кунак йортында
Оешмада барлыгы 30лап кеше исәпләнә. 13 бала. Әле яңа туган имчәк сабыйлары да бар. Күбесе 25‑40 яшьләрдәге кешеләр. Иң беренче булып бирегә моннан сигез еллар элек Мәскәүдән Всеволод белән Галина кайтканнар. Шәһәр тынчуы, шау-шуы, көне буе транспортта узган тормыш тәмам туйдыргач, авылга юл тотканнар. Кайтып дүрт көн узды дигәндә, мунчада Галина беренче баласын тапкан. Аннары Мәскәүдәге фатирларын да сатып, монда төпләнеп үк калганнар.

Бер йортта, гадәттә, өчәр гаилә яши. Һәрберсенең үз бүлмәсе. Күмәк көч белән кунак йортын җиткезгәннән соң, биредә бергәләп ашый, бәйрәмнәр уздыра башлаганнар. Йортка газ кермәгән. Мичкә ягалар, ипине, камыр ашларын да мичтә пешерәләр. Мин ике кат носки аша да аягым туңганны сизәм, кечкенә балаларның яланаяк идәндә йөгереп йөрүләренә исем китте. Бу үзенә күрә чыныктыру ысулы икән. Шулай ук балалар конфет, шоколадның нәрсә икәнен дә белми. Баллы ризыклар урынына - йөзем, чикләвекләр бирәләр. Конфетларны исә кариес, төрле авырулар чыганагы дип саныйлар.

- Күп нәрсәне үзебез җитештерәбез, ашау- бакчабыздан, сөтне кәҗә бирә, 50 тавыгыбыз бар, үз умартабыз, итне күпләр ашамый, ашаганнарга казларыбыз бар, чиста су эчәбез яки үлән төнәтмәсе бик файдалы. Киемнәргә килгәндә, шулай ук сатып алган юк, тегүче үзебездә, кеше китергән искеләрдән күлмәкләр тегәбез, - ди Айгөл.

- Сез берәр җирдә эшлисезме соң?
- Әлбәттә, һәрберебезнең үз проекты бар. Әнә Ринат белеме буенча юрист булса да, үсемлекләр дөньясы, хайваннар тормышы белән кызыксына (чынлап та, әллә телен аңлый шуларның, без урманнан кайтып килгәндә иелә-бөгелә казлар телендә кошлар белән сөйләшә иде ул. Гаҗәпләнеп, «нишлисез?» дигәнебезгә, «конференция уздырабыз» дип кенә җавап бирде. - Э.М.). Илгиз исә шәхси мәктәп ачарга хыяллана. Әлегә балалар күрше Тенеш урта мәктәбендә белем ала. Җәен биредә лагерь оештырыла. Быел төрле төбәкләрдән, Татарстан районнарыннан 30лап бала ял итте. Төп максат - баланы компьютердан аерып, табигать дөньясында яшәтү, экологик яктан чиста продуктлар белән генә тукландыру.

- Болар барысы да акча китерәме соң сезгә?
- Юк, әлбәттә, иң мөһиме акча түгел бит дөньяда. Һәркемнең хәленә керергә тырышабыз, күп балалы гаиләләр бар, кемнеңдер акчасы яшәргә дә җитми, без акча сорамыйбыз, алыштырышабыз, мәсәлән, сезнең белән дә шулай иттек. Без мәгълүмат бирәбез, ә сез - май. Дусларыбыз нык булыша, безгә бала табарга килгән хатыннар да ярдәм итәләр. Араларында бик байлар да очрый.

- Көнегез ничек уза?
- Иртәнге дүрттә торабыз. Иртәнге зарядка ясыйбыз. Күмәкләп йорт җыештырабыз, ашарга пешерәбез. Төп яңалыгыбыз - татар телен ныклап өйрәнә башладык әле. Бу безгә бик кирәк икәнен аңладык (иремнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнен белгәч, дәрес уздыруын үтенделәр, үзлектән телне өйрәнүе авыр, ә читтән укытырга теләүче юк икән. - Э.М.). Үз театр студиябез, талантлы режиссерыбыз күп нәрсәләргә өйрәтә, концертлар куябыз, балаларга курчак театрлары күрсәтәбез, балалар бакчабыз бар, кош-кортларны, бакчаны карыйбыз, кыскасы, көн узганы сизелми дә.

- Авырып китсәгез, хастаханәгез юк инде?
- Шөкер, авырганыбыз юк әлегә, дөрес туклансаң, авырмыйсың. Нык температура күтәрелгәндә уксус ярдәмгә килә, үләннәр белән дәваланабыз, - ди Айгөл.

Йортны күзәтәм. Аш бүлмәсендә зур гына өстәл. Аны аларга Юдино бистәсендә итальян сыйфатлы җиһаз ясаучы дуслары бүләк иткән. Өстәл чын агачтан ясалган, аяклары - агач тамырлары. Стенадагы рәсем өстәл җәймәсен хәтерләтә, анда пыяла савытлар эчендә төрле бөртекле культуралар тутырылган. Монысы да биредәгеләрнең фантазиясе. Себердән кайткан Наташа исемле кызлары оста рәссам икән. Өйдә аның рәсемнәре стеналарны бизи.

Оешмадагыларның күбесе югары белемле. Консерватория тәмамлаганнары да бар. Шуңадырмы, музыка уен кораллары күп монда, күбесе уйный да белә. Айгөл пианинода да уйнап күрсәтте, балалар җырлады. Хәтта газ баллоннарыннан үзләре дә уен кораллары әмәлләгәннәр. Өйдә телевизор юк.

Дөрес хатын-кыз
Төп әңгәмәдәшем Айгөл Шәйхайдарова - Казан кызы. Югары уку йортын тәмамлап, икътисадчы һөнәрен үзләштергән. «Ак Барс» банкында эшләгән чаклары да булган. Әмма кечкенәдән авылда яшәргә хыялландым, ди үзе. Мөслим егете Ринат белән кавышып яши башлагач та яшь пар, төпләнү өчен, авыл җирендә урын эзли башлый. Язмыш аларны Антоновка авылына китерә. Биредә башта өй шартларында бала табарга карар кыла алар. Аннары яшәргә үк калалар. Кызлары Айсель хәзер өч яшендә. Онытканчы әйтим әле, Айсель кебек гадәти булмаган исемле балалар байтак монда: Апрель, Алтай, Светозар, Карамболина һ.б.

- Табигать балалары без, табигатьтән дәрт, көч алабыз, - ди Айгөл.

- Сез ни өчен шулай озын итәктән йөрисез (миңа да йортка керүгә озын итәк кидерделәр. - Э.М.)?
- Хатын-кыз энергияне җирдән ала. Аның итәге озын, иркен булырга тиеш. Элек тә әбиләребез шулай киенгән бит, чалбар кигән хатын‑кызга ир-ат, үзе дә сизмәстән, энесенә караган кебек карый. Ә итәк ул - нәзакәтлелек, нәфислек билгесе. Аннары, гинекология буенча да кысып торган чалбарны хатын‑кызга кию катгый тыела. Элек нигә әбиләребез кырда да бала тапкан дип уйлыйсың? Алар бит джинсылар кимәгән. Чәч тә хатын-кызның бизәге. Без аны беркайчан да кисмибез, толым ул безнең горурлыгыбыз, космос белән элемтә урнаштыра.

- Бизәнмисездәме?
- Ә нигә бизәнергә? Кремнарны үзебез ясыйбыз, иреннәр ярылса, бит купшакланса, бик яхшы маебыз бар: ул балавыз, бал һәм атланмайдан ясала. Үз фитнесыбыз да бар. Гел хәрәкәттә, печән чабабыз, бакчада кайнашабыз.

- Сезне ялангач су коена диләр?
- Коенабыз, чөнки кием белән коену сәламәтлеккә зыян. Дөрес, үзебезгә аерым ябык комлык булдырырга кирәк инде. Башкалар моны чынлап та кабул итеп бетерә алмый.

Кама Тамагы районы хакимиятендә, бу оешманың яшәү рәвешенә каршы түгелбез, хакимият башлыгы алар белән бергә агач утыртканы булмаса да, аларның бигрәк тә бу эшләрен хуплый, дип җавап бирделәр. Антоновкада яшәүче күршеләре Алефтина Моисеева исә:

- Алар безгә комачауламый. Үз диннәре, үз гореф-гадәтләре. Без аларны протестант христианнарының бер юнәлеше - баптистлар дип атыйбыз. Берсендә авырып киткәч, миңа ирләре булыштылар да әле. Алар тынычлык яклы, - диде.

Бүгенге көндә өйдә бала табу гайре табигый булып тоелганлыктан, район хастаханәсенә дә мөрәҗәгать иттек.

- Аларның мондый тормыш алып баруларын хастаханә хезмәткәрләре, әлбәттә, хуплый алмый, - диде Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Павел Фирсов. - Бернинди прививкага килми алар, күпме генә үгетләсәк тә, ел саен бирелергә тиешле гади генә анализларны тапшырганнары да юк, флюорография турында әйтмим дә инде... Хәер, быел лагерь оештырганда, берничәсе медицина тикшерүе узды узуын. Алар белән аралашканым бар, бик эрудицияле, башлы алар. Тик үзләренә кызык темага гына сөйләшергә тырышалар, заманча медицинадан читләшәләр. Антоновкада 30 ел тәҗрибәсе булган фельдшерыбыз эшли. Ул-бу була калса, һәрчак сакта инде ул. Шөкер, әлегә андый гадәттән тыш очраклар булганы юк. Булмасын да...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading