16+

«ШК» журналисты Кукмараның Зур Сәрдек авылында кич утырып кайтты

Сез соңгы тапкыр кайчан кич утырдыгыз? Хәтерләмисездер шул. Хәзер җыелышып кич утырулар юк инде, алар үткәндә калды дисәм, бар икән андый авыллар. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында әле дә саклана ул матур йола.

«ШК» журналисты Кукмараның Зур Сәрдек авылында кич утырып кайтты

Сез соңгы тапкыр кайчан кич утырдыгыз? Хәтерләмисездер шул. Хәзер җыелышып кич утырулар юк инде, алар үткәндә калды дисәм, бар икән андый авыллар. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында әле дә саклана ул матур йола.

Бәйләү остасы Фәйрүзә апа Шәйхетдинова белән танышырга кергән җирдән ишеттек без кич утыру турында. Элек кукмаралылар мамык шәл бәйләгән бит дигәч, кич утыра-утыра, аулак өйләрдә анысын да бәйлибез дип ычкындырды ул:

- Җиде-сигез хатын җыелышып, кич утыруларга йөрибез. Кайвакытта унау да булабыз. Көнен, кемгә барасын алдан ук сөйләшеп куябыз. Ул кеше тәмле әйбер пешереп, табынын әзерләп көтеп тора. Килгәч тә тәмләп чәй эчеп алабыз, аннары эшебезгә утырабыз. Һәр кеше үзе белән берәр бәйли башлаган әйберен алып килгән була.

Бер-беребез белән киңәшләшеп, бәйләү үрнәкләрен алышып эшлибез. 70 яшенә чыккан әби дә косынка бәйләргә өйрәнеп китте әле. Менә шулай унберләргә-уникенче яртыларга кадәр утырабыз.

Фәйрүзә апаның кулыннан энәсе төшкән дә юк икән. Әлеге эшкә күршесе Ландыш Моратованы да җәлеп иткән. Ландыш элек салфетка гына бәйләгән. Зур Сәрдеккә авылына кайтып төпләнгәч, күршесе Фәйрүзә ападан күреп, бу эшкә ныклап тотынган. Без килгәндә дә икәүләшеп бәйләп утыралар иде алар. Бәйләгән әйберләре белән дә таныштырдылар, шәлләр, косынкалар, панчолар, оеклар, күлмәк, кофталар белән бөтен диван өсте тулды. Бәйләгән әйберебез тормый да, күргән кеше алып китә, диләр. Казан, Ижевскига кадәр барып җитә аларның кул эшләре. Бәйләнгән йон оеклары да бетеп бара. Көздән ун килограмм йон әзерләп куям, язга шул бетә ди, Фәйрүзә апа. Бәяләренә килгәндә, күлмәк 1500 сум, шәлләре 700 сум, оекбашлары 250 сум тора.

Әниләрнең, әбиләрнең кич утырганнары, аннан соң тәм-томнар белән чәй эчүләре, үзара дус мөгамәләләре, авыл халкындагы ихласлык-эчкерсезлек дигәндәй, без үзебез бик кызыктык бу авыл апаларына.

Башка районнарда кич утырулар бармы икән, без шуны да беләсе иттек.

Фәүкия Нигъмәтҗанова, Саба, Иләбәр:
- Яшь чакларда гына калды инде ул аулак өйләрдә кич утырулар. Кечкенә генә өйгә унар-уникешәр кеше җыела идек. Керосин лампасы яктысында кулъяулыклар чиктек, шәл бәйләдек. Шуларны сагынып искә алырга гына калды. Алай да без, аулак өйгә булмаса да, авыл китапханәсенә барып җыелышып утырабыз. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә үзебез белән кул эшләре, чәй эчәргә тәм-томнар алып барабыз. Егермегә якын кеше җыела. Китаплар-газеталар да укыштыргалыйбыз, ил-көн яңалыклары турында сөйләшәбез.

Хөрия Җиһаншина, Буа, Яңа Чәчкап:
- Элеккеге кебек аулак өйләрдә кич утырулар булмаса да, без, гадәттә, Коръән ашлары, авыз ачтыру мәҗлесләреннән соң җыелабыз. Әбиләрне көндез чакырсалар, без киленнәр кичкә таба барабыз ул мәҗлесләргә. Үзебез белән кул эшләре алабыз. Кырыгар хатын-кыз җыелып, чәйләр эчә-эчә башмаклар, мунчалалар бәйлибез. Аннары авылда мәдрәсә эшләп килә. Гөлшат апа Каюмова атнаның ике көнендә әбиләрне, ике көнендә урта яшьләрдәгеләрне, тагын ике көнендә балаларны укыта. Анда да җыелышып барып, Коръән укырга өйрәнәбез, үзара әдәп-әхлак турында сөйләшәбез, соңыннан чәйләр эчәбез. Клубта фольклор ансамбле эшләп килә, анысына да җыелышабыз. Аларны уздыру формасы шул кич утыруга кайтып кала инде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading