Элегрәк машина йөртү теләгем бөтенләй юк иде минем. Гомумән, машина хатын-кыз өчен түгел, дип саный идем. Ләкин һәркемнең дә машина сатып алырга үз сәбәпләре килеп чыга, күрәсең. Вакытны янга калдыру, җайлылык ягыннан да үз автомобилең булу әйбәт инде ул... Кыскасы, мин дә руль артына утырырга булдым... Шактый икеләндем анысы, тәҗрибәләре...
Мәктәпнең дә була төрлесе...
Казанда автомәктәпләр бик күп. Кайсын сайларга, кайсында укырга? Бер танышым моннан ике ел элек Авиатөзелеш районында бер автомәктәптә укыган иде, имтихан тапшырыр вакытлары җиткәч кенә мәктәпләре юкка чыгып куймасынмы?! Баксаң, теге мәктәп рәсми теркәлмәгән булган. Икенче бер дустым исә: « Ике атнадан имтихан, ә безнең әле машинага утырып та караганыбыз юк», - дип зарлана. Аларның автомәктәпләрендә бензинга акча юк икән, шуңа да практик дәресләр уздырмыйлар ди. Ә имтиханнарны ничек тапшырырга? Хәзер автомәктәпләрдә уку 21-22 мең тирәсе. Моңа теоретик дәресләр, махсус мәйданчыкта күнегүләр, шәһәр буенча йөрү, бензин бәясе дә кергән. Сумма шуннан да азрак була икән, шикләнерлек урын бар, ди белгечләр. Дөрес рәсмиләштерелгән автомәктәпләрнең лицензияләре, укыган өчен түләнгән акчаның 13 процентын кайтару мөмкинлеге булырга тиеш. Уку гадәттә 4 ай тирәсе дәвам итә. Сумманы еш кына берничә айга бүлеп түләргә дә рөхсәт итәләр. Уку урынын сайлаганда шул автомәктәпнең «Татарстан Республикасының автомәктәпләр федерациясе»нә кергәнлегенә, анда рейтинг буенча алдынгы урында торуына да игътибар итәргә кирәк.
Торган җиребездән ерак булмаган мәктәпне сайладым. Ул 2013 елда «ТРның автомәктәпләр федерациясе»ндә «Иң яхшы автомәктәп» исемен алган. Биредә ай саен яңа төркем җыялар. Дәресләр атнага бер тапкыр өчәр сәгать дәвам итә. Практик дәресләр вакытында да җайлы: шимбә, якшәмбе көннәрендә дә шөгыльләнергә була. Төркемебездә 25ләп кеше. Күбесе - яшьләр, кызлар. 64 яшьлек бер бабаебыз да бар. Теория өлешендә укытучы сөйли, аңлата, экраннан күрсәтеп, теманы шәрехләп бара, ахырдан, чиратлап, билетлардагы мәсьәләләрне чишәбез. Соңрак махсус тренажерларда шөгыльләнү мөмкинлеге дә булды. Тренажер машинаны хәтерләтә: педальләре, руле, көзгеләре, тизлекне көйли торган махсус рычагы бар, экранда юл да күрсәтелгән, каршыңа машиналар, җәяүлеләр дә чыга, машинаның тавышы да ишетелә, әмма тренажер экранда барса да, син бер урында гына утырып торасың. Беренче тапкыр руль артына утырган кешегә әлбәттә, бу бик кирәкле, файдалы нәрсә.
Ике тормозлы машина?
Автомәктәптә укыганда медицина тикшерүе узасың. Психолог, нарколог - барысы да түләүле. Кирәкле документларны тапшырганнан соң, сиңа «вакытлы таныклык» бирәләр. Бу кәгазь белән уку машинасында инструктор белән йөрергә ярый. Ни хикмәт, руль артында син булсаң да, барысы өчен дә инструктор җавап бирә. Ике ай чамасы укыгач, практик дәресләр башлана. Кайсы машинада практик дәрес узарга телисең - теләсә кайсын сайлау мөмкинлеге тудырылган: «Киа Рио», «Рено Сандеро» кебек чит ил машиналары белән беррәттән, «Лада» модельләре дә бар. Махсус мәйданчыкта «змейка» - төрле борылышларны урап йөрергә өйрәтә торган күнегү, «бокска арт белән керү» - гаражга, парковка урыннарына арт белән керергә өйрәнәсең, «эстакада» - тауда туктаганда, артка чигенмичә генә кузгалып китәсең һәм параллель парковка. Беренче көннәрдә рульне бора-бора кулның көче бетүләр, сцеплениегә аяк җитмичә тартыла-тартыла басып тартылган буыннар авыртуы - барысы да вакытлыча. Түземсезлек белән, беренче тапкыр шәһәргә чыгуны көтәсең. Шәһәр буенча уку машинасында 40 км тизлек белән генә йөрергә ярый. Һәр машинаның үз маршруты.Уку машинасы ике тормозлы, ике сцепление педальле. Шуңа да бик куркытмый. Син туктамасаң, инструктор үзе синең өчен педальгә баса.
Беренче тапкыр шәһәргә чыккан көн аеруча истә калган. Февраль ае. Кар явып тора. Кичке җиделәр тирәсе, эңгер-меңгер. Инструктор: «Әйдә, өеңә кадәр йөртеп кайтасыңмы?» - ди. Ризалаштым.Йөрәкнең типкәнен янымда утыручылар да ишеткәндер, валлаһи. Каршыга килә торган машина синең өскә менә төсле, арттан килә торганы бәрдереп китәр кебек. Юлдагы билгеләрне түгел, хәтта светофорны да күрмим. Ничек кайтып җиткәнне дә хәтерләмим. Ахырга таба ияләшәсең икән. Билгене күрмәсәң, инструктор, машинадан төшертеп, шул билгене карап килергә куша, кызыл утны күрми китеп барсаң, 1500 сум штрафны үзең түлисең, дип кисәтә... Шулай акрынлап уйлый башлыйсың, светофорның кызыл утын күрүгә, аяк үзеннән-үзе тормозга үрелә, күз юл чатындагы билгеләрне эзли.
Бер елап алырга кирәк
Инструктордан уңу - үзе бер бәхет. Хатын-кызга бу яктан бигрәк тә авыргарак туры киләдер, мөгаен. Күпләр, инструкторлар кычкыра, орыша-ачулана, сүгенә, дип зарлана. Бер танышым сөйләгән иде. «Сәер инструктор эләкте. Борылганда кирәкле як фараны (поворотникны) кабызмасам, шул як күкрәгемне тотып ала. Дөрес йөртергә өйрәнгәнче шулай эшләячәкмен дип әйтә иде», - дип көлдергән иде ул. Мине укыткан инструктор Салават тыныч, сабыр кеше булып чыкты. Шаяртырга да ярата. Озак еллар «КамАЗ»да эшләгән, инструктор буларак да тәҗрибәсе җитәрлек. Еш кына сөйләгәннәрен кәгазьгә язып аңлата иде. Бер нәрсәне ун кат кабатларга да иренми. Дөрес эшләмәсәң дә артык кычкырмый. Машинасына зыян килердәй берәр нәрсә эшләсәң генә чыгырыннан чыга кебек тоелды ул миңа. Чөнки, бер детале ватылса, үз акчасына төзәтәсе икән. Ә «чәйнекләр» машинаны кызганмый: тормоз урынына бар көченә газга баса, тизлекне сцеплениегә басмый гына күчерә, чокырларга килеп керергә дә мөмкиннәр. Кайбер күнегүләрне эшли алмаганда елаган чаклар да булды, андый чакта Салаватның бардачогында кулъяулыклар әзер. Елаучылар бер мин генә түгел, ахры.
Практик дәресләр килешү кәгазендә 50 сәгать булачак дип язылса да, дөреслектә аның 20-30 сәгатен генә узасың. 45 минутны бер сәгать дип санарга кирәк, дип аңлаттылар миңа инструкторлар. Бәлки имтихан тапшыру өчен бу сәгатьләр җитәдер дә, ә менә шәһәрдә ышанычлы йөрү өчен әлбәттә, азрак. Ләкин инструкторлар: «Берәү дә автомәктәптән оста йөртүче булып чыкмый, без сезгә беренчел күнекмәләрне өйрәтәбез, калганы үзегездән тора, барысы да вакыт, тәҗрибә белән килә», - диләр.
Инспекторлар батырмый
Автомәктәп директорына имтиханнарны тапшырганнан соң ЮХИДИ хезмәткәрләренә чын имтихан көтә. ТРның автомәктәпләр федерациясенә кергән уку йортлары күнегүләрне үзләре шөгыльләнгән мәйданда да тапшыра ала. «Змейка», «эстакада», «гараж»ны хатасыз башкарып чыгарга кирәк. Соңгысы иң авыры, дияр идем, күпләр шул күнегүне бирә алмый азапланалар. Икенче этап - юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтихан. Билеттагы 20 сорауга җавап бирә алсаң (ике хата гафу ителә), «ПДД»ны тапшырдың дип сана. Укысаң, моның бернинди дә авырлыгы юк. Имтиханга әзерләнгәндә билетларга интернет аша җавап биреп карарга мөмкин. Иң куркынычы - «город». Инспектор кушкан биремнәрне үтәп, 20 минут ЮХИДИның үз маршрутлары буенча шәһәр буйлап йөрергә кирәк. Монда каушаудан күп нәрсә онытыла, ди курсантлар. Әле ярый практика вакытында ял көннәрендә шыпырт кына шул имтихан бирәчәк маршрутларга барып өйрәнергә мөмкин. Инструкторның кайда туктарга ярый, ничек борылырга, кайда нинди билге икәнен күрсәтүләре бик нык ярдәм итте. Имтихан вакытында аерым кагыйдәләр: бөтен машинага да якын радиус буенча борылырга ярый, ә курсант нәкъ менә ерак радиустан борылса гына дөрес булып санала. Кагыйдә буенча автобус тукталышларыннан унбиш метр ераклыкта туктарга яраса да, имтиханда анда бөтенләй туктамавың хәерле.
Өч имтиханда да тынычландыра торган дару эчтем мин. Инструкторыбыз, эчмәгез, бу - реакциягезне киметәчәк, артык тынычланачаксыз, дип кисәтсә дә, эчтем әле. Кая ул артык тынычлану, дару бөтенләй тәэсир итми. Машинага ЮХИДИ хезмәткәре якынлашканны күрүгә, аякларым калтырый, кулларым дерелди, тешләр тешкә бәрелә башлады. Инструктор: «Туңасыңмы әллә?» - дип көлә. Беренче кеше бирә алмады, икенчесе... Хаталар да юк кына: кемдер сүнеп калды, фарасын вакытында кабызырга онытты, берсе ярамаган җирдә туктады... Минем чират, бисмиллаларымны әйтеп, руль артына утырдым. Көзгеләрне тотып караган булам, урындыгымны җайлаштырган итәм. Әзер, киттек... Юл киселешендә сулга, уңга, кирегә борыл... Кызыл автобусларга юл биреп, җәяүлеләрне уздырып, барысын да инструктор өйрәткәнчә эшләргә тырышам. Үзем, нишләгәнемне кагыйдәләргә нигезләнеп аңлатып, гел сөйләп барам. Шулай сөйләшеп барсам, курку онытыла кебек. Унбиш минутлап барганбыздырмы - туктарга кушты бу. Туктадым. «Ун көннән фотога төшәргә килерсез», - ди. Өстемнән тау төштемени! Машинадан чыккач, еладым. Сөенечтән. Ришвәтсез имтихан бирдем дигән танышларыма ышанмый идем. Баксаң, артык бер тиен чыгармый да таныклыклы булырга мөмкин икән бит... Инспекторлар батырмый...
Хәзер үз машинабызны йөртергә тәвәккәлләргә кирәк. Монысы имтиханнардан да куркынычрак.
Уку 40 мең?
Апрель аеннан Россия дәүләт инспекциясе яңа төрле машина йөртү таныклыклары бирә башлады. Төп яңалык - өстәмә категорияләр барлыкка килү. Әйтик, мопед һәм скутерда йөртүчеләргә дә таныклык кирәк булачак. Шулай ук автомат тизлек тапшыргыч машинада практика узганнарга бары шул төр машинада йөртү таныклыгы гына биреләчәк. Бу элегрәк таныклык алганнарга кагылмый, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Автомәктәпләрдә укыту системасында үзгәрешләр булыр дип тә көтелә. Хәзер бу реформа Юстиция министрлыгында тикшерелә. Статистика буенча, Татарстанда «чәйнекләр» китереп чыгарган катлаулы юл һәлакәтләре барлык аварияләрнең 18 процентын тәшкил итә. Шуңа да, автомәктәпләрдә укуларны катгыйландырырга, дәресләр санын арттырырга, дигән тәкъдимнәр бар. Ул очракта уку хәзерге кебек 4 ай гына түгел, ярты елга сузылачак, ди белгечләр. Нәтиҗәдә, уку өчен түләү дә икеләтә артачак - 35-40 меңгә җитәргә мөмкин. Бу сыйфатка тәэсир итәрме, юл һәлакәтләре санын киметерме? Автомобиль, бензин бәясе көн саен артып торганда, шуның кадәр суммага укырга теләүчеләр булырмы? Хәер, анысын инде вакыт күрсәтер...
Комментарийлар