16+

Тупыл агачы күршеләрне талаштырган

Казанның өченче Муромская урамында яшәүче Рәхилә апа белән Гадел абый Насыйровлар һәм күршеләре Ирина Цайтнер арасына 2006 елда кара мәче кергән. Шул елда Ирина ханым күршеләре коймасына терәп диярлек хуҗалык корылмасы - пристрой төзеткән.

Казанның өченче Муромская урамында яшәүче Рәхилә апа белән Гадел абый Насыйровлар һәм күршеләре Ирина Цайтнер арасына 2006 елда кара мәче кергән. Шул елда Ирина ханым күршеләре коймасына терәп диярлек хуҗалык корылмасы - пристрой төзеткән.

- Без - сугыш чоры балалары, барысын да күрдек. Черек бәрәңге дә ашадык. Әмма олыгайган көндә мондый хәлләрне кичерербез, дип уйламадык та, - дип күзләре яшьләнде Рәхилә апаның. Аның әйтүенчә, Ирина ханым пристрой түбәсендәге карны алар ягына төшерә, кар суы Рәхилә апаларга агып төшә. Насыйровларга тынгылык бирми торган проблемалар бу гына түгел икән.

Пристрой, канализация, капка төбе
Рәхилә апага - 75, Гадел абыйга - 73 яшь, икесе дә инвалид. Гадел абыйның йөрәге стимулятор белән генә эшли. Рәхилә апа да ике тапкыр инсульт кичергән. Пристройны берничә төрле инстанциядән килеп караганнар, янгын сүндерүчеләр сүтәргә күрсәтмә дә биргән. Әмма күршеләре бармакка бармак та сукмаган.


Рәхилә апа сөйләвенчә, 2006 елда Ирина ханым Сергей исемле әрмән милләтеннән булган ирне йортка кертеп, бергә яши башлаганнар. Пристрой да шул ир белән тора башлаганнан соң салынган. Күршеләренең түбәләреннән төшкән кар-суга түзәр чама калмагач, өченче ел Насыйровлар эшчеләр яллап, коймаларын күтәрткән. Моннан тыш, тагын бер проблема баш калкыткан.

− Без бу участокны 1961 елда сатып алдык, аның кечкенә генә йорты да бар иде әле, - дип сөйләде Рәхилә апа. - Йортны сүткәндә, бер ягының нигезе черегән иде. Без аның нидән икәнлеген башта белмәдек. Ул вакытларда Иринаның әтисе Илдар ике участок арасындагы койма астында канализация казып, барлык помой суы шунда агып китә торган булган икән. Аны соңрак томалап куйганнар иде, әмма хәзер пристрой түбәсеннән ага торган суны шул канализация чокырына китәрлек итеп ясаганнар. Ә андагы су безнең идән астына керә. Акча түләп, экспертиза да ясаттык. Фундаментта ярылган урыннар барлыгын ачыкладылар. Экспертиза ясатканнан соң, миңа инсульт булып, бу эш тукталып калды. Ирина белән аның иренә бер сүз дә әйтеп булмый. Дәү әтисе, теге юлы сине нишләттеләр әле?

− Кыш көне кибеттән кайтканда, теге әрмән машинасы белән мине кар көртенә таба кысты, - диде Гадел абый. - Ул төнлә үзе белән егетләр ияртеп алып кайта. Төне буе күңел ачып, тавышланып утыралар. Әрмән ОКА машинасының ишеген шулкадәр каты итеп яба. Каршы як күршенең дә: «Йә машинаңны моннан ал, йә ишеген рәтлә», - дип әйткәне булды. Аларның берничә эте бар. Аларга иртән сөяк ташлыйлар да, аңарга чебен, карга җыела. Җитмәсә, этләре дә төне буе улап чыга.

Картларның эчен пошырган тагын бер нәрсә: Сергей әфәнде үз ишегалларында берничә машина куеп, йөрергә урын калмагач, Насыйровлар капка төбендәге үләнлекнең бер читеннән таптап йөри башлаган икән. Кышын исә үзләренең капка төбендәге карны Насыйровларныкына аталар, ди.

− Ун машина куйсын, ләкин безнең якка кермәсен. Безнең дә тыныч яшисебез килә. Участковый берничә тапкыр килде, әмма күршеләргә берни әйтмичә китте.

Насыйровларның капка каршында, күршеләре сукмак салган урында, тупыл агачы үсеп утырган. Насыйровлар сүзенә ышансаң, йөрергә уңайлы булсын өчен, күршеләре ни генә эшләтмәгән аны, ахыр чиктә, төбенә кайнар су сибеп корытканнар.

Су кирегә аккан чакта
Проблемаларның чишмә башы булган Ирина Цайтнер һәм аның ире Сергей Арутюнян белән дә очрашып сөйләштем. Ирина ханым миңа Рәхилә апаларның җир участогы безнекеннән югарырак бит дип, төртеп күрсәтте. Шуңа күрә Рәхилә апаларның җирдәге кар суы, киресенчә, алар ягына таба ага ди. Кышын Насыйровлар ягындагы өелгән кар аркасында Цайтнерның коймасы эчке якка бүселеп чыккан.

− Мин алар белән татулашырга дип барган идем, ә алар: «Шушы корылманы сүтсәң генә дуслашырбыз», - диделәр. Ишектән кергәч үк газ плитәсе тора. Әгәр пристрой булмаса, җил йөреп, газны сүндереп, янгын чыгарга мөмкин бит, шуңа салган идек ул корылманы, − дип сөйләде Ирина Цайтнер.

Суд юлын берничә мәртәбә таптаган күршеләр. Соңгысы, 2007 елның августында үткәрелгәне Цайтнер файдасына карар чыгарган. 2007 елда Казанның шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе, Гражданлык кодексының 222 нче маддәсенә нигезләнеп, үз белдеге белән төзелгән корылма дип, Ирина ханымга пристройны сүтәргә дигән күрсәтмә биргән. Әмма суд аны үз көченнән чыгарган. Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы буенча, хуҗалык корылмаларын төзү өчен рөхсәт алырга кирәкми. Цайтнерның участок техник паспортында пристрой (өйалды) хуҗалык корылмасы буларак теркәлгән.

Төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре буенча койма белән корылма арасы биш метр булырга тиеш, әгәр күршеләр үзара килешсә, бер метр гына ара калдырырга да мөмкин. Әмма ике як күрше дә бу кагыйдәне бозган. Насыйровларның йорты белән койма арасы - 2,3 метр, ә Ирина ханымның пристрое белән койма арасы - 60 сантиметр.

2011 елда Рәхилә апага йортның нигезенә экспертиза үткәрүчеләр Ирина Цайтнерның пристрой түбәсеннән су агып төшеп, күршеләренең нигезенә зыян китерергә мөмкин, дип язган. Моның өчен түбәдән су агу системасын җайларга киңәш ителгән. Мин барганда пристройга желоб эленгән иде. Түбәдән аккан су шунда җыелып, Цайтнерның үз участогына төшә хәзер. Ә канализация коесын тәгәрмәч белән каплап куйганнар.

«Безнең гаебебез юк»
Картларның күршеләре белән тавыш-гаугага сәбәпче тагын бер нәрсә, ул да булса корыган тупыл.

− Бу агачны корыткан кешенең кулы корысын. Бүтән эшебез юкмы әллә? - диде Сергей әфәнде.

− Алар бу агачны бертуктаусыз кискәләп, үзләре харап итте, - диде Ирина Цайтнер.

Насыйровлар сигезенче дистәсен ваклап килсә дә, Сергей әфәнденең төн уртасында машина ишеген япканына кадәр ишетәләр.

− Эшем шундый бит, юл төзим, төнге сәгать бердә, икедә дә кайтам, - диде хуҗа. - Машина ишеген япмыйча йөри алмыйм бит.
Карны да күршеләре капка төбенә өймибез дип ышандырырга тырыштылар.

− Без карны чистартып, читкә түгәбез. Ирем шуның өчен зур тагарак та сатып алды. Алар капка төбебезгә тутыккан кадаклар, тимер калдык-постык ыргыталар. Бер күршебез дә Рәхилә апаның пыяла ватыклары ыргытканын күреп, хәйран калган, - дип сөйләде Ирина Цайтнер.

Рәхилә апа әйтүенчә, ул, чыннан да, көл чыгарып салган булган, әмма Цайтнерның капка төбенә түгел, үзенекенә, күршеләре таптаган сукмакка.

Күрше хакы - Алла хакы
Участок полиция хезмәткәре белән сөйләшер өчен, Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, участковый, Ирина Цайтнерга кагылышлы барлык шикаятьләрне закон нигезендә өйрәнеп, тикшереп, Насыйровларга җавап хатлары язган. Ә менә башка күршеләрнең Цайтнерга дәгъва белдерү, белдермәүләре хакында матбугат хезмәтендә комментарий бирүдән баш тарттылар.

Ике күрше арасындагы конфликтны суд тикшергән инде. Ә машина ишеген шапылдатып ябу, этләрнең өрүе, күршенең капка төбеннән йөрү - болары әхлакка кайтып кала. Кайвакыт нәрсәне дә булса күрмәскә өйрәнергә дә кирәк. Нәкый Исәнбәтнең халык мәкальләре җыентыгында күршеләр турында гыйбарәләр күп: күрше килер, күрешә килер, үлсәң-калсаң, булыша килер; күрше - күршенең көзгесе; күршеләргә туй килсә, капка алдыңны көрәп куй; күршеңне күрә алмасаң да тату тор... Бу мәкальләр кичә-бүген генә тумаган, вакыт иләге аша иләнеп, бүгенге көнгә килеп җиткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading