Шәһри Казан

Укытучыларга хезмәт хакы түләргә акча табылса, Лесной мәктәбе ябылмаячак

Теләче районының Лесной авылындагы тугызъеллык мәктәпне башлангыч мәктәп итеп калдырырга теләүләре турында газетабызның 18 август санында («Мәктәп ябылса, авыл таркалачак») язып чыккан идек.

Реклама

Тагын бер кат искә төшереп китик. Мәктәптә бары 16 бала укый, кайбер сыйныфларга бер генә укучы туры килә. Бала саны аз булганга, башлангычларны гына калдырып, укучыларны күрше Олы Мәтәскә авылына йөртергә булганнар. Укучылар, әти-әниләр бер канәгатьсезлек белдерсә, укытучыларның эшсез калуы тагын бер борчу тудыра. Лесной мәктәбендә ирле-хатынлы, күп балалы мөгаллимнәр дә эшли. Мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, Лесной авылы халкы «Шәһри Казан» редакциясенә мөрәҗәгать иткән иде. Без исә үз чиратыбызда Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Теләче районы хакимияте, Лесной мәктәбенең ашханәсен Саба урман хуҗалыгы тәэмин итеп торганга, Саба районы башлыгына да чыктык. Язма чыккач, бу сорау Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да барып ирешкән диделәр Теләче районы хакимиятендә. Сүз уңаеннан, Лесной мәктәбенә нигезне Президентның әтисе Нургали әфәнде салган булган. Бер айдан артык вакыт узгач, без темага киреп әйләнеп кайтырга булдык.

Бала саны аз
Без Леснойга барган көнне ата-аналар балаларын Олы Мәтәскә авылына укырга җибәрмибез дигәннәр иде, шулай да 1 сентябрь көнне барысы да бәйрәм рухында, күрше авылга укырга барганнар. Хәзер дә шул мәктәптә белем алуларын дәвам итәләр. Олы Мәтәскә урта мәктәбендә белем бирү сыйфатыннан, андагы мохиттән зарланмыйлар үзләре, шулай да үз туган мәктәбе парталарын сагына укучылар.
- Район прокуратурасы, укучылар сәбәпсез дәрес калдырсалар, ата-­аналарга штраф яный, дип аңлатты, шуңа да балаларыбызны, теләмәсәләр дә, күрше авылга укырга җибәрдек инде, - ди ата-аналар.

Дөрес, район хакимияте прокуратура кисәтүе турындагы сүзләрне кире кага.
Теләче районы мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, Лесной төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгымнары сметада каралган нормадан арта. Бүген әлеге мәктәптә бер баланы укыту чыгымы 285 мең сум тәшкил итә. Ә республиканың авыл мәктәпләре буенча бу күрсәткеч - 116 мең сум. Бер укучыга туры килә торган мәйдан - 58,9 квадрат метр, норма - 12, 95 квадрат метр. Классларның тупланышы - 2,29 бала (норма буенча 14 булырга тиеш), «укучы - укытучы» чагыштырмасы - 2, норма 10, 6 тәшкил итә. Саннар буенча караганда, мәктәпне ябу отышлырак. Хәер, район хакимияте үзе дә мәктәпне саклап калырга тели.

- Барысы да финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Бюджеттан акча бүлеп биргәндә, бала санына карыйлар. Бездә укучылар саны аз. Аз балалы сыйныфлар өчен аерым бер мәктәп булдыру үзен акламый. Президентка да хат юлладык, үзара да килешеп карадык, Мәгариф министрлыгы белән дә элемтәгә чыктык, - дигән иде Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин. - Лесной бистәсе урман эчендә урнашканга, мәктәп каршында лагерь оештыру идеясе дә бар иде. Безне министрлыкта да хупладылар. Әмма финанс ягын үзебез кайгыртырга тиешбез. Мәктәп башлангычка әйләнеп калса, эшсез калган укытучыларга закон нигезендә өч ай дәвамында хезмәт хакы түләргә исәп, аннары алар хезмәт биржасына баса ала. Аларның язмышлары безне дә борчый, күбесе яшь, күпбалалы гаиләләр. Укытучылар өчен эш тә белешеп карадык. Саба районы мәктәбендә укытучылар кирәк дип беләбез. Лесной белән Саба арасы әллә ни ерак түгел - 20 чакрым тирәсе. Шулай да бигрәк тә хатын-кызның читкә чыгып эшләве дөрес түгел, әлбәттә. Ул бит әле өйне дә тәртиптә тотарга, баланы карарга, ашарга пешерергә дә вакыт табарга тиеш. Көн саен чит районга йөрү рәхәт булмаячак. Быел Теләче районында дүрт башлангыч мәктәп ябылды. Алга таба да кыскартулар булачак. Балалар аз булган белем бирү йортлары бездә тагын бар.

Хәрәкәт кирәк
Шушы көннәрдә редакциягә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан хат килде. «Лесной төп гомуми белем бирү мәктәбенең статусын үзгәртү барышында халык җыены карары исәпкә алынмау сәбәпле, әлеге белем бирү оешмасын реорганизацияләү турындагы карар министрлык тарафыннан хупланмады», -диелгән әлеге хатта. Димәк, мәктәп тугызъеллык булып калырга тиеш дигән сүз. Лесной мәктәбен саклап калуда зур ярдәм күрсәткән, киңәшләрен биргән, тиешле органнарга үзе дә хатлар юллаган, сөйләшүләр алып барган Разил Вәлиев та мөмкинлектән файдаланырга киңәш итә.

- Мәктәпне саклап калуның төрле юллары бар. Әйтик, Лесной мәктәбен аз комплектлы мәктәп статусына кертергә була, бары теләк кенә кирәк. Хәрәкәт итәргә, таләп итәргә кирәк. Аннары Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештереп, төпле фикергә килергә була. Барысы да закон нигезендә эшләнә, Энгель Фәттахов мәктәпне ябу турындагы карар хупланмады дигән икән, аның сүзен аяк астына салып таптарга ярамый. Нидер өмет итеп кенә утырудан да мәгънә юк, хәрәкәт кирәк, - ди Разил Вәлиев.

Энгель Фәттаховтан мондый сөенечле хәбәр алгач, Лесной халкы Теләче районы хакимиятенә җыелып барган. Аларга, бар мәсьәлә әлеге дә баягы акчага барып төртелә, дип аңлатканнар. Мәктәпнең коммуналь хезмәтләре өчен ачка табарга була, ә менә укытучыларга хезмәт хакын ничек түләргә? Хәзер хакимияттә әнә шул хакта фикер алышалар. Укытучыларга хезмәт хакы түләргә өстәмә финанс чыганаклары эзлиләр. Акча табылса, мәктәп сакланыр дигән ышаныч бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: