16+

Урамда калган Татьяна: «Мин бар да кебек, юк та»

18 яшьлек Татьяна Хәкимованы бүген кем дияргә дә белмәссең: аның кулында паспортыннан башка бернәрсәсе дә юк. Казанда әнисе, әби-бабайлары була торып, ул япа-ялгыз. Иң якын кешесе - энесе дә аның янында түгел, Менделеевскида.

Урамда калган Татьяна: «Мин бар да кебек, юк та»

18 яшьлек Татьяна Хәкимованы бүген кем дияргә дә белмәссең: аның кулында паспортыннан башка бернәрсәсе дә юк. Казанда әнисе, әби-бабайлары була торып, ул япа-ялгыз. Иң якын кешесе - энесе дә аның янында түгел, Менделеевскида.

Гаилә михнәте
Үз әтисен Таня белми, ул кыз туганчы гаиләсен ташлап киткән. Бәләкәй кыз һәм аның әнисе Альбинаны бала табу йортыннан үги әтиләре Валерий алып кайта. Берничә елдан Таняның энесе Данила туа.
Гаиләдә яшәгән чакларын Таня тыныч кына сөйли алмый. Аның сөйләүләреннән чыгып фикер йөрткәндә, бу гаилә өчен иң кирәксез әйбер шушы ике бала була. 14 яшендә үсмер бала кулына паспорт ала, ә Таня шул вакытта өен ташлап чыгып китә. Сәбәбе, билгеле инде, эчкечелек. Берөзлексез ызгыш, сугышу... Эчкече үги әтиләре кыйнап, Таня 14 яшенә кадәр ике тапкыр хастаханәдә ятып чыга.
- Бер тапкыр, муеннан каерып ыргытып, умырткага зыян килгән иде, икенче тапкыр эчемә типте, - ди Таня.
Аның сөйләвенчә, әнисе эчмәгән, әмма аңарда балалар кайгысы да булмаган.
- Әнинең мин бер генә көн булса да кайда да булса эшләгәнен белмим, - дип сөйли кыз. - Аның пропискасы юк иде, шуңа күрә эшкә урнаша алмыйм, ди иде, көннәр буе өйдә тик ятты. Эчкече димим, кәгазь тартмадагы арзанлы шәраб эчкәли, баш ташлап эчми. Ул менә әле күптән түгел генә, 37 яше тулгач, үз гомерендә беренче тапкыр эшкә керде. Мәктәптә гел акча җыялар иде: мәктәп фондына, сыйныф фондына, 23 февральдә малайларга бүләккә, әмма минем беркайчан да бер тиен дә алып килгәнем булмады. Гел бер сүз булды: «Кем акча бирмәде?» - «Таня». Иске кием киеп йөрдем, ручка белән дәфтәр алырга да акчам юк иде. Башкалар ашханәдә ашыйлар, ә мин ач... Собескамы, каядыр документлар илтмәгәч, мин «аз керемле»ләр исәбенә дә керми идем, бушка да ашатмыйлар. Әнине әллә ничә тапкырлар мәктәпкә чакырдылар, аның бер тапкыр да ата-аналар җыелышына барганы булмады. Зарлансам, «Син инде зур, үз көнеңне үзең күр, миңа да җиңел түгел. Мин дә өйдән иртә киттем, миңа да шулай ук авыр булды», - дия иде. Беренче баласы тугач, ул аны әниләренә калдырып киткән, шуңа күрә әби‑бабай аны яратмыйлар.
«Гаиләдә яшәгән чагыңда иң бәхетле көнеңне искә төшерә аласыңмы?» дип сорагач, Таня елмаеп куйды:
- Үги әти аккумуляторлар белән сату итә иде. Кайткач, акчасын кая яшерүен бер тапкыр Данила карап торган. Без шуннан бер мең сум акча алдык. Көн буе рәхәт чигеп йөрдек, «Макдоналдс»ка кереп ашадык. Кайткач, кирәкне бирде инде, бүтән акча алырлык итмәде...

Чегән тормышы
Гаиләдәге иң зур гауга Таняга 14 яшь тулган көннәрдә була. Исерек үги әтиләре, тавыш куптарып, Альбина белән балаларны йорттан куа, пычак белән ташлана. Шуннан соң Альбина кызын алып икенче ир фатирына күченә, 8 яшьлек Данила әтисе белән кала. Шул елны Таня да, Данила да мәктәпкә дә йөрми башлыйлар. Аларны мәктәптән дә эзләүче булмаган.
Яңа ирен Альбина «хыялдагы ир» дип атый. Әмма хыялдагы иргә балалар түгел, хатын үзе генә кирәк булуы ачыклана. Таняны әнисе өйдән куып чыгара. Ул үги әтисенең әнисенә - әбисе йортына бара. Әмма анда да берничә ай гына яши ала. Әби аны приютка кит, дип куа. Кыз әнисе ягыннан әби-бабасына да сыймый. Үз әтисен дә эзләп карый, әмма аның 2004 елда үлгән булуы ачыклана.
Беркемгә дә кирәге булмаган кызның шул арада ни күргәннәрен язарга кул бармый. Аның язмышы белән беркем дә кызыксынып, ярдәм кулын сузмый.
Инде дүрт ел Таня Казан автотранспорт оешмаларының берсендә кондуктор булып эшли. Эш режимы - иртәнге биштән кичке унбергә кадәр. Ике көн эшләп бер көн ял итәләр, әмма кондукторлар җитмәү сәбәпле, кайбер вакытларда егермешәр көн бернинди ялсыз эшләргә туры килә. Көненә 700‑1000 сум акча эшләргә була. Әлеге акча Таняга берничә кыз белән бергә фатир арендаларга мөмкинлек бирә. Автотранспорт оешмасында Таняны әлегә кадәр «бешеный ребенок» дип йөртәләр икән. Бернинди яклаучысы булмаган кыз үз хокукларын үзе якларга мәҗбүр, кемнәргәдер бу ошап та бетми, билгеле.
Кулында бернинди документлары, хәтта паспорты да булмаган кешене рәсми рәвештә эшкә алырга мөмкин түгел. Таня «соры» хезмәт хакы ала, оешмада рәсми рәвештә эшләүче кондукторлардан аермалы буларак, аңарга бернинди отпуск та, башка ташламалар да каралмаган. Аның хәтта туу турындагы таныклыгы да булмый.

Матурлык салоны урынына - автобус
Татьяна шушылай яшәргә азапланганда, көн‑төн эчеп яткан үги әтисе янында яшәгән, мәктәпкә йөрмәгән энесен опека органы вәкилләре балалар йортына алып китәләр, соңрак аны Менделеевск районындагы бер гаилә опекага ала. Ана кеше улының язмышы белән кызыксынмый диярлек, май аенда бер тапкыр шалтыратып кына алган.
- Минем тормыш шартларын барысы да белә: опека органнары да, полиция дә, - ди Таня. - Балалар йортына алып киткәнче, энемне миңа күрсәтегез дип сорадым, саубуллашырга да рөхсәт бирмәделәр...
Ведомстволардан ярдәм кулы сузган бердәнбер кешене - Яңа Савин районы опека органында эшләүче Рамил исемле кешене генә искә төшерә Таня. Ул кызга туу турындагы таныклыгын яңартырга һәм паспорт алып бирергә, кичке мәктәпкә урнашырга ярдәм итә.
- Кичке мәктәпкә атнага өч көн барасы иде. Дәрес әзерләргә бөтенләй вакыт юк, ярый әле автобуслар «бөке»гә эләгә, шул вакытта мин тиз‑тиз генә өй эшләрен эшләргә тырышам. Күпме генә тырышсам да, математиканы аңлый алмадым, аннан гел «икеле» була иде. Татар теле белән инглиз теленнән «бишле»гә бардым, - дип куана Таня. - Әмма барыбер озак укый алмадым. Автобус йөртүче «яки укыйсың, яки эшлисең» дип таләп куйды.
- Автобуста дәрес әзерләгәнеңне күргәч, пассажирлар нәрсә диләр иде соң?
- Әбиләр: «Кызым, син нигә мондый эштә йөрисең? Кит бу эштән, синең урының матурлык салонында», - диләр иде.

«Кичә киләсегез калган»
Никадәр генә кыерсытулар күрсә дә, аның күңелендә дөньяга үпкә, каргыш юк. Таня фикер сөреше, аралашуы буенча 12‑13 яшьлек үсмерләрне хәтерләтә. Ул күп кенә күренешләргә һаман балаларча карый. Аның акыллы киңәш бирүче танышлары да юк. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы барлыгы хакында ул бары тик былтыр гына белгән, ул вакытта аңа 17 яшь ярым булган. Тик фатир алу өчен ятим статусы булырга тиеш бит, ә Таняның, урамда яшәсә дә, әнисе бар! Кыз, полициягә барып, әнисеннән баш тарту турында гариза яза. Юридик яктан бу гариза бернинди көчкә ия булмаса да, хөкүмәт органнары шушы вакытта булса да аңарга ярдәм итә алырлар иде. Әмма Таняны: «Ярты ел эчендә әниеңне ана хокукларыннан мәхрүм итәргә өлгермибез», - дип кире боралар.
Таня мәктәпне тәмамлап, визажист, дизайнер һөнәрен үзләштерү турында хыяллана. Аның иң зур хыялы - нинди дә булса торак юнәтеп, энесен үз янына алып кайту. Үзенең хыялларын тормышка ашыру өчен аңарга рәсми рәвештә эшкә керергә кирәк. Пропискасы булмау сәбәпле, ул ИНН ала алмый, ИНН булмагач, эшкә дә алмыйлар. Шулай аптырап йөргән вакытта социаль челтәрләрдәге бер төркемгә киңәш сорап яза. Мин дә аның хакында шул челтәрдән белеп,
элемтәгә кердем.
Социаль челтәрләрдә кызның мондый җан авазын төрлечә кабул итәләр. Кайберәүләр шунда ук автотранспорт оешмасын тәнкыйтьләргә керешә - ничек инде алар балалар хезмәтен файдаланып, баеп яталар. Әмма кызга бер генә кеше дә ярдәм итмәгән вакытта шушы оешманың, эшкә урнаштырып, акча белән тәэмин итеп, аңарга яшәргә мөмкинлек бирүен исәпкә алмыйлар (шул сәбәпле, ул оешманың атамасын язмадым да инде). Кайберәүләр исә: «Киемең әйбәт, үзең яшь, ничек хәер сорашырга оялмыйсың», - дип тәнкыйтьләргә керешкән... Кыз берәүдән акча да сорамаган, югыйсә, киңәш кенә сораган...
Киңәш бирүчеләр дә табыла - зур урында эшләүче ханым тәкъдиме белән, узган атнада Таняны Казан мэриясендә кабул итеп сөйләшәләр. Әмма ул сөйләшүләрнең нәтиҗәсе генә булмаган. Усал мәзәктәге саран хуҗа кебек, «кунакка кичә киләсең калган, бүген ашап бетердек инде» дигән сыман каршы алганнар аны. «Сиңа инде унсигез тулган, без берничек тә сиңа ярдәм итә алмыйбыз», - дигәннәр. Унсигез яшь тулганчы ук та дәүләт органнары бу кыз хакында белгән, югыйсә.
Игелекле кешеләр ярдәме белән, Таня узган атнада Менделеевскига энесе янына барып кайта алган.
- Минем аны бер ел күргәнем юк иде, шундый зур үскән, элек ул бик ябык иде, - дип кенә әйтә алды бу хакта кыз, аннары, күз яшьләренә тыгылып, туктап калды...
Үз гаиләсендә, әти‑әнисе белән яшәгән кешеләр дә кайчак бозык юлга кереп китә. 14 яшендә урамда калган кыз, дүрт ел бер яклаучысыз яшәсә дә, тормыш төбенә тәгәрәмәгән. Үзен якларга өйрәнгән. Былтыр әле ул каһарманлык та күрсәткән. Бер ханымның сумкасын тартып алып качарга маташкан карак ирне тоткарлауда катнашып, полициядән бүләк алган.

«Балаларым өчем җаным әрни»
Таняның әнисе Альбина белән очрашып булмады. Телефоннан сөйләшкәндә очрашырга риза булган иде, әмма вакыты килеп җиткәч, минем янга чыгарга шүрләгән, «гаилә хәлен читкә чыгарган өчен» кызын шалтыратып әрләгән. Сорауларымны электрон почта аша гына юлларга кушты, җавапларны да шулай гына бирде.
- Мине барыбер ана хокукыннан мәхрүм иткән булырлар иде, чөнки ирем эчте, каенанам урамга куды, ахыр чиктә куып та чыгарды, чөнки ул аның фатиры, минем анда пропискам юк иде, - ди Альбина. - Мин балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, алар балаларымны приютка бирергә куштылар. Мин каршы килдем, әгәр минем ул вакытта яшәргә урыным булса, барысы да башкача булыр иде. Әниләрем миңа ярдәм итүдән баш тарттылар. Кызыма килгәндә, ирем белән яшәгәндә ул сүз тыңламый башлады, бер инцидент булганнан соң, мәктәпне ташлады, чөнки бу хакта бөтен тирә‑як белде. Миңа да, Татьянага да директор да, завуч та шалтыратып, укып бетерергә үгетләделәр. Әмма ул укымады. Опека аны кичке мәктәпкә урнаштырган иде, бер‑
ике атна укыгач, аны да ташлады. Миңа эшләргә, киенергә, ашарга кирәк, диде. Хәзерге вакытта без икебез дә яшәү урынсыз һәм пропискасыз, мин гомерем буе кеше фатирында яшим, ипотека алырга минем хәлемнән килми.
Мин опеканы гаепләмим. Алар миңа ярдәм итәбез диделәр, ахыр чиктә, мине улыма ана хокукыннан мәхрүм итеп «ярдәм иттеләр». Ирем белән барысын да кире үз хәленә кайтарырга тырыштык, ул эчүен ташлады, эшкә урнашты, документлар, белешмәләр җыйды. Опекага бардык, әмма анда, «сезнең каенанагыз фатирында яшәргә хакыгыз юк», диделәр, дошманга караган кебек карадылар.
Әйе, минем балаларым өчен җаным әрни, улымны бик кызганам. Тыныч кына яши алмыйм. Ул җиде яшеннән көндәлек гауга, сугыш шартларында яшәде. Каенанам йортына күчкәч, безнең тормыш тоташ җәһәннәмгә әйләнде. Улымны кайтарасым килә, әмма аның шушыларны кичергәннән соң кабат миңа кайтасы килерме икән? Яңадан бала табасым килә, әмма, кызганыч, бу мөмкин түгелдер инде...

Ярдәм
Таня укыган мәктәпнең җитәкчелеге, башка җаваплы ведомство вәкилләре белән әлегә очрашып булмады. Ятим балаларга булышуны үз өстенә алган «Ата йорты-Отчий дом» иҗтимагый оешмасы кызга ярдәмгә алынды. Оешма җитәкчесе Наталья Лефанина үзенең фикерләре белән уртаклашты:
- Ике туган, берсенә ятимлек статусы биргәннәр, икенчесенә - юк. Бу очракта мәктәп балага карата тулы җавапсызлык күрсәткән. Мондый гаиләләр сыйныф җитәкчесенең аерым күзәтүе астында булырга, бала мәктәпкә йөрүгә туктауга, алар чаң кагарга тиеш иде. Бала җәмгыятьтән югалмасын өчен, аны кулыннан тотып, җитәкләп барырга тиешләр иде. Монда беренче чиратта мәктәп, сыйныф җитәкчесе гаепле.
- Мине шул гаҗәпләндерә: ни өчен шушындый гаиләләргә ярдәм итәргә тиешле опека органы битарафлык күрсәткән?
- Сез моны язарсызмы-юкмы, белмим, әмма мин сезгә шуны әйтәм - опека органы ул бүгенге заманда җәза бирүче оешма. Алар чынлап та ярдәм кирәкле гаиләләргә булышмыйлар, асрамага бала алган гаиләләрне террорлыйлар, аларны бала пособиесе исәбенә яши дип уйлыйлар. Менә бу очракта да алар бу гаиләнең хәлен белә торып, ярдәм итмәгәннәр. Вакытында аларга яшәргә урын юнәтсәләр, әнисенең пропискасы турында кайгыртып, аны идән себерүче итеп булса да эшкә урнаштырырга тырышып карасалар, бәлки, бу гаилә яшәп тә калган булыр иде. Опека органы битараф рәвештә гаиләнең таркалганын карап утырган да, аннары бер баланы приютка озаткан, икенчесе каядыр китеп югалган, аның турында белүче дә юк.
1998 елдан бирле безнең оешма аркылы дистәләгән ятим узды. Балалар йортында тәрбияләнәләр, еллар узгач кына, үзләренең ятим бала статусы барлыгын, торакка хакы барлыгын ишетеп безгә киләләр. Аларның кайберләренә инде 30 тулып киткән була, судлар аша, элекке число белән, ятим бала статусы барлыгын исбатлыйбыз. Күптән түгел бер кыз килде. Исерек ана фатирын саткач, 12 яшьлек кызы белән яшелчә базасындагы тимер будкада яшәгәннәр, үсмер кыз Җиңү проспектында тәнен сатып, әнисе белән үзен ашаткан. Бу очрактагы кебек үк, мәктәп шулай ук бу кызның юкка чыкканын күрмәгән дә, ишетмәгән дә. Бу 90 нчы елларда булган хәл, менә шул кыз хәзер безгә мөрәҗәгать итте.
- Бу очракта Татьянага ничек тә булса ярдәм итәргә мөмкинме?
- Беренче чиратта, аңа психологик ярдәм кирәк, аны кичке мәктәпкә урнаштыру буенча килештек инде. Резерв фондтан вакытлыча фатир алу артыннан йөрергә җыенабыз, шулай итеп, вакытлыча пропискага кертергә мөмкин. Безнең юристыбыз ярдәме белән, суд аркылы, аның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итеп, Таняга ятим статусы алырга тырышачакбыз. Энесе кайчан ятим дип танылган, Татьяна да шул вакыттан ятим дип танылырга тиеш. Укырга керсә, ул 23 яшькә кадәр пособие алырга мөмкин. Иң мөһиме - бушлай торак алу чиратына баса ала, билгеле, бүген ул чиратта инде 1200 кеше... Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыенабыз, рәсми органнарның эшчәнлегенә алар үз бәясен бирсен. Әмма иң мөһиме - Татьянаның укыйсы килә, туганы белән яшәргә теләге бар, аның умырткасы нык. Аның өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә әзер.
Без бу вакыйганы күзәтеп барачакбыз һәм темага кире әйләнеп кайтачакбыз әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading