16+

Яңа Савин базары: каян кереп, каян чыгасы...

Район матур, базары гына... Яңа Савин районында яшәүчеләрне Адоратский урамындагы базар бик борчый. Беренчедән, анда кайдан керергә, кайдан чыгарга икәнлеген дә белеп булмый. Яңгыр яуса, бер аякта сикереп йөрергә кала, чокыр‑чакыр тулы су була. Базар эчендәге корылмалар да тәртипсез урнаштырылган. Санитария кагыйдәләре сакланмаган. Сатучы бәдрәфкә барып килә, кул юарга урын юк. Сату культурасы бик түбән, кайберәүләр азыкны теләсә кайда яткан агач тартмалар өстенә куеп сата. Өскә таба күтәрелеп карасаң - үрмәкүч оясы кебек - нинди генә материаллар тарттырып бетермәгәннәр. Чүпрәк-чапрак сатучылар базар яныннан алып 1нче бала тудыру йортына кадәр тезелешеп китәләр. Утырткан агачларны сындыралар, чүпләрен шунда ташлап китәләр. Полиция кая карый, шәһәр культурасы кайда? Халык хуҗалыгының бөтен тармагында зур үзгәрешләр барганда без шартлары булмаган базарда сату итәбез. Казанга килгән кунаклардан оят! Рафаэль Сальмушев Казанның Яңа Савин районы Адоратский урамындагы базар тирәсендә чыпчыклар балда-майда яши, мин сиңа әйтим. Нәрсә телиләр, шуны ашыйлар. Күз алдымда берничәсе кыйбатлы печенье өстенә утырды да шуңардан авыз итә башлады. Әмма организмның эше ашауны кабул итү белән генә чикләнми бит.

Район матур, базары гына... Яңа Савин районында яшәүчеләрне Адоратский урамындагы базар бик борчый. Беренчедән, анда кайдан керергә, кайдан чыгарга икәнлеген дә белеп булмый. Яңгыр яуса, бер аякта сикереп йөрергә кала, чокыр‑чакыр тулы су була. Базар эчендәге корылмалар да тәртипсез урнаштырылган. Санитария кагыйдәләре сакланмаган. Сатучы бәдрәфкә барып килә, кул юарга урын юк. Сату культурасы бик түбән, кайберәүләр азыкны теләсә кайда яткан агач тартмалар өстенә куеп сата. Өскә таба күтәрелеп карасаң - үрмәкүч оясы кебек - нинди генә материаллар тарттырып бетермәгәннәр. Чүпрәк-чапрак сатучылар базар яныннан алып 1нче бала тудыру йортына кадәр тезелешеп китәләр. Утырткан агачларны сындыралар, чүпләрен шунда ташлап китәләр. Полиция кая карый, шәһәр культурасы кайда? Халык хуҗалыгының бөтен тармагында зур үзгәрешләр барганда без шартлары булмаган базарда сату итәбез. Казанга килгән кунаклардан оят! Рафаэль Сальмушев Казанның Яңа Савин районы Адоратский урамындагы базар тирәсендә чыпчыклар балда-майда яши, мин сиңа әйтим. Нәрсә телиләр, шуны ашыйлар. Күз алдымда берничәсе кыйбатлы печенье өстенә утырды да шуңардан авыз итә башлады. Әмма организмның эше ашауны кабул итү белән генә чикләнми бит.

Моңарчы сату‑алу тормышым нигездә супермаркет белән сәүдә үзәкләрендә генә кайный иде. Базарга бару үзем өчен дә зур ачыш булды. Якшәмбе көнне кояш үзе дә рәхәтләнде, безне дә рәхәтләндерде. Базардагы этләр дә, чалкан ятып, җәй көне кызынып бетмәгән җирләрен кызындырырга ашыкты.

Гадәттә, кая да булса кергәндә, уң аяк белән бисмилла әйтеп керергә кирәк. Никтер, базарга кергәндә бу гадәт хәтердән чыкты. Беренче булып юлыма себерке, дару үләннәре сатучы хатын очрады. Берәүгә киптерелгән әремнең файдасы турында сөйли. Фәлән яки төгән сырхаулардан дәваланып була, ди. Себеркеләре мари урманнарыннан. Каенныкы - 50 сум, имәннеке - 100, юкә белән артыш себеркесе шулай ук 50 сум. Ире базарның башка җирендә сата. Берничә себерке алсаң, ташлама да ясыйлар икән.

«Хөкүмәткә эшләү - финанс пирамидасы ул»
Аяк киемнәре сатыла торган рәттә «Сатучы кирәк» дигән игълан куйганнар. Эш эзлим, дигәч, Җәүдәт исемле сатучы, шалтыратырбыз, дип, телефон номерымны алып калды, әмма хезмәт хакы турында ләм-мим. Атнасына бер генә көн - сишәмбе ял итәсе. Җәүдәттән әйбер алып торган бер ханым:

- Эш эзлисеңме? - дип миңа сүз каткач, башымны идем.

- Үзебезнең татар егет-кызларының безнең кебек 12 мең сум пенсия алып җан асрауларын теләмим. Әмма моның өчен 1100 сум салырга туры киләчәк. Табасыңмы? - дип сорагач, «табам» дидем. Җәүдәткә дә:

- Кыш көне «байлыгың»ны катырып утырганчы, әйдә, сине дә эшкә алам, - диде Гөлсимә исемле яңа танышыбыз. Әйтүенчә, ул 50 ел хөкүмәткә баш иеп яшәгән. Ә хәзер иелгән башын, горур күтәреп, гомер буе ураза тоткан янчыгын симертмәкче. Без аның белән бер буш чатырда иске‑москы урындыкларга утырып, ярты сәгать чамасы диярлек гәпләштек. Гөлсимә апаның авызыннан бал да май тама.

Режиссерлыкка укып, ул шул юнәлештә байтак эшләгән икән. Әйтүенчә, «Эврика» дигән бер оешмага килеп, бер мең сум акчаңны саласың да, ике дустыңны алып килеп, алар да акча салырга тиеш була. Имеш, аннары озакламый өстеңә акча ява башлый.

- Бу бит финанс пирамидасы! - дип галәмәт зур ачыш ясагандай кыяфәт белән әйткәч, Гөлсимә апа:

- Хөкүмәткә эшләү - финанс пирамидасы ул. Җитәкче 100 мең ала, ә эшче - ун мең сум! Дөрес хәлме бу?! Дөрес һәм дөрес булмаган нәрсәләрне озак сөйләде әңгәмәдәшем, ахыр чиктә, баеп, түшәмгә төкерер чакларыбызны күз алдына китереп саубуллаштык.

Тәмәкесе - авызда, төтене - киемдә
Ир-ат трусиклары сатучы бер апаң ахирәтенә:

- Хәзер базарга кеше йөрми, сату бармый. Монда чыгып басуның мәгънәсе дә юк. Бәяләр котырып үсә, әмма аңа карап кына хезмәт хаклары артмый бит, - дип зарланып торды. Шуңа игътибар иттем: сатучы туташ-ханымнарның күбесе тәмәке көйрәтә. Аннары шул ис киемгә сеңә. Аннары халык зарарлы матдәләр сеңгән кием‑салым киеп йөри.

Базарда буш сату контейнерлары да күп. Аяк киеме сатучы бер апа әйтүенчә, кайбер сатучылар бу көнне эшкә чыкмаган, ә кайбер контейнерлар, чыннан да, булачак хуҗаларын көтеп, моңаеп утыра. Айлык аренда бәясе - сигез мең сум, утка аерым түлисе икән. Рафаэль абый язганча, баш өстендә әллә нинди чүпрәкләр, тукымалар тарттырылган. Кояш төшмәсенгә һәм яңгыр яуганда чыланмасынга диптер инде. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, каш ясыйм дип күз чыгарганнар - чыннан да бик шөкәтсез!

Чираттагы табылдыгым - иң зур ачышларымның берсе. Күбебезнең яраткан «Альпенгольд» шоколады нибары 30 сум тора! Шоколад яратучы кызларның йөргән егетләре өере белән киләдер монда. Ә кибеттә күпме тора дисезме? Әйтик, мин кергәнендә - 42 сум!

Базардагы сатучыдан шоколадның ни сәбәпле шундый арзан булуын сорагач:

- Без бит аны акция буенча алабыз. Җитмәсә, «накрутка»быз да кибеттәге шикелле зур түгел! - дип җавап бирде.
Моңарчы киштәләргә тезеп куелган аппетитлы ризыклар авыз суларын китергән булса, тозланган, ысланган балыкларга карагач, кәефем китте. Болай да ямьсез итеп ботарланган горбуша балыгын шөпшәләр тынгысызлый. Суыткыч (суыткыч дисәң хәтере калыр!) дигәннәре дә күгәреп беткән.

Акча янчыгыңа ураза тоттырма!
Питрәч районы Шәле авылыннан Фәридә апа Сәетованың ял көннәре иртә таңнан шушында башлана. «Бөтен шәлелеләр монда инде!» - дип көлде. 100 сумга каймак та сатып алдым үзеннән. Ике литр балны 900 сумга, яңа суелган чандыр гына тавыкны - 200 сумга, ун литрлы савытка салынган грузди белән волжанка гөмбәсен 200 сумга тәкъдим итә. Алмалары шундый эр-е-е! Бер сатучы:

«Бу сорт ничек дип атала?» - дип сорагач, Фәридә апа: «Каян белим», - дип көлеп куйды. Кыскасы, эшлим дигән кешенең акча янчыгы ураза тотмый ул. Җитмәсә, Фәридә апа бер көнгә аренда өчен 100 сум гына түли икән.

Балык Бистәсе районы Көл авылыннан Фирдәүсә апа Садриева 30 кәҗә тота, 11ен сава, калганнары - бәтиләр! Базарда кәҗә сөте белән тавык йомыркалары сата, йомырканың дистәсе - 80 сум! Бәяне ишетеп, күзем маңгайга менсә дә, Фирдәүсә апа тыныч кына: «Алалар бит», - диде.

«Кирәкми безгә югары сервис»
Рафаэль абый, кайдан кереп, кайдан чыгарга кирәклеген да белеп булмый, дигән. Дөрестән дә, мин үземне лабиринтта сыман хис иттем. Ә Казан базарларында «тегендә чыгу», «монда керү» дигән күрсәткечләр бармы соң ул? Базарга даими йөрүчеләр әллә каян күренә: җил‑җил атлап, кирәк әйберен алалар да китәләр. Хөснуллиннар гаиләсе дә бу базарга күптән сукмак салган.

- Шул ук киемнәр, шул ук ризыклар кибеттә кыйбатрак бит. Безгә бернинди югары сервис кирәкми, иң мөһиме - товар арзан да, шул ук вакытта сыйфатлы да булсын, - диләр алар.

Сату-алу ягыннан җәмгыятебездә чикләү юк, каян телисең, шуннан аласың. Әгәр халык базарга йөри икән, димәк, ихтыяҗ бар. Кунак дигәннән, мин Казанга килгән якыннарымны базарга алып бармас идем. Пычрак булганы өчен генә түгел, базар бит ул кунак йөртә торган урын түгел.

PS. Казан шәһәре мэриясенә Рафаэль абыйның хатын һәм «Киләчәктә Яңа Савин базарын төзекләндерү көтәме?» дигән сорау юлладык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading