16+

Зиратка чират алдыңмы?

Шулай бервакыт чукча янына кытайлар килгән дә сорыйлар икән: - Әй, чукча, без сезгә сугыш игълан иттек, сез ничә кеше? - Биш йөз кеше, однако, ә сез? - Без - миллиард ярым! - дигәннәр кытайлар. Моны ишеткән чукча ике кулы белән башын тотып: - Әт-т-әчегезне генә икән, моның кадәр халыкны...

Зиратка чират алдыңмы?

Шулай бервакыт чукча янына кытайлар килгән дә сорыйлар икән: - Әй, чукча, без сезгә сугыш игълан иттек, сез ничә кеше? - Биш йөз кеше, однако, ә сез? - Без - миллиард ярым! - дигәннәр кытайлар. Моны ишеткән чукча ике кулы белән башын тотып: - Әт-т-әчегезне генә икән, моның кадәр халыкны...

Шулай бервакыт чукча янына кытайлар килгән дә сорыйлар икән:
- Әй, чукча, без сезгә сугыш игълан иттек, сез ничә кеше?
- Биш йөз кеше, однако, ә сез?
- Без - миллиард ярым! - дигәннәр кытайлар.
Моны ишеткән чукча ике кулы белән башын тотып:
- Әт-т-әчегезне генә икән, моның кадәр халыкны ничек күмеп бетерәбез инде хәзер?! - дип, тәмам кайгыга төшкән ди.
Көлмәгез! Беләсегез килсә, бүген без дә нәкъ әлеге мәзәктәге чукча хәлендә. Мәсәлән, Казанда һәр тәүлектә якынча 40-45 кеше үлә. Җәйге челлә вакытында бу сан еш кына 70-80нән дә артып киткәли. Каты эссегә иң беренче чиратта өлкән яшьтәгеләр һәм авыр чирдән изаланучылар түзә алмый. Шул рәвешле, үлүчеләр саны кайвакыт елына 15-16 меңгә дә җитә. Һәм иң борчыган нәрсә - аларны җирләү көннән-көн кыенлаша бара.
Татарстанда бүген 3000гә якын зират бар. Аларның 29ы - Казанда. Моңа Киндери, Урман арты (Залесный), Юдино һәм Биектаудагы зиратлар да керә. Иң зур зират «Коры елга»да («Сухая река») урнашкан һәм ул 44 гектар мәйдан били. Ләкин башкаланың «Ритуаль» МУПендә хәбәр итүләренчә, аларның барысы да диярлек инде тулган. Әлегә бары тик икесендә - Юдино һәм Киндери зиратларында гына берникадәр урын бар. Тик алары да бик тиз тула бара һәм бүген-иртәгә ябылырга мөмкиннәр. Ул чагында инде безгә чукчалардан көнләшергә генә кала. Аларның, ичмасам, иксез-чиксез тундралары бар, казы да күм рәхәтләнеп! Ә менә безгә нишләргә?
Зиратларда урын җитмәү мәсьәләсе ул бер бездә генә түгел анысы. Эре шәһәрләрнең барысында да диярлек кешеләр үзләренең үлгән якыннарын кая җирләргә дип баш вата. Сер түгел, мондый хәл ритуаль хезмәт күрсәтү базарында коррупциянең чәчәк атуына китерә. Мәгълүм ки, закон буенча, зираттан урын гражданнарга бушлай бирелергә тиеш. Ләкин бу чынлыкта үтәлми. Мәсәлән, Юдинодагы зиратны гына алып карыйк. Бирегә үзенең якынын җирләүче кеше 4030 сум күләмендә мәҗбүри кертем түләргә тиеш. Янәсе, ул кабер казыган һәм башка шуның ише хезмәтләр өчен кирәк. Моннан тыш, әле урын сайлаган өчен дә 5-20 мең сум акча чыгарып салырга туры килә. Әгәр дә урынны юлга якынрак җирдән яки берәр билгеле шәхес янәшәсеннән аласың икән, сумма тагын да арта.
Әлбәттә, байлар өчен ул әллә ни зур акча түгел. Алар арасында әйбәт урын өчен хәтта 300-600 меңне чыгарып бирергә риза булучылар да бар. Ә бу, үз чиратында, зират хуҗаларын нык ымсындыра һәм алар, мондый «калҗаны» эләктерү өчен, теләсә нинди закон бозуга да бара. Шуңа күрә, монополиягә каршы федераль хезмәт, җинаятьчелекнең соңгы елларда аеруча чәчәк аткан мондый төренә чик кую максатында, россиялеләрне зиратларда урын алу өчен чиратка бастырмакчы. Ягъни «Җирләү һәм җирләү эше турында»гы законга мондый төзәтмә кертелгән очракта, гражданнар үзләренең якыннарын җирләү өчен урын сайлый алмаячак. Икенче төрле итеп әйткәндә, җирле үзидарәләрнең ритуаль хезмәтләрне оештыру органнары җирләү өчен урынны бары тик «чират буенча» гына бирергә тиеш булачаклар. Һәм әлбәттә, бу ысул зиратларда урын алган вакытта ришвәт бирү кебек күренешләрне чикләргә тиеш дип фаразлана.
Шунысын да әйтергә кирәк, канунда сүз дәүләти һәм муниципаль зиратлар турында бара. Ләкин анда кертелгән төзәтмәләр илдә шәхси зиратлар оештыруны да күздә тота. Кайбер экспертлар фикеренчә, кертелгән яңалыклар үзара бәйле, чөнки зиратта урын сайлау мөмкинлеген бетерү коммерцияле зират оешмалары өчен зур клиентлар базасын тәкъдим итәчәк. Җирләү эшләре өлкәсендә шәхси оешмалар (операторлар) башкарма хакимият органнары белән җир кишәрлекләрен 49 елга арендалау буенча килешүләр төзи ала. Килешүдә кишәрлекне максатчан файдалануны үзгәртү, аны субарендага бирү, шулай ук сатып алу мөмкинлеге тыелачак. Законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, башкарма хакимият (яки җирле үзидарә) органнары, оператор аңа хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеген вакытыннан алда туктаткан очракта, шәхси зиратны сакларга һәм аның эшләвен тәэмин итәргә тиеш булачак.
Әлбәттә, шәхси зиратларга эләгү күпләрнең көченнән килмәскә дә мөмкин. Чөнки моның өчен ким дигәндә 45 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Андый бәягә теләсә кем, хәтта үзе исән чакта ук, кабер өчен урын алып кала ала. Аңа хәтта таш урнаштырырга, чәчәкләр утыртырга да була. Кыскасы, акча бар икән, әллә ниләр кылана аласың. Ә акчаң булмаса?!.
Ул чагында инде Казанда тизрәк крематорий төзегәннәрен көтәсең. Һәрхәлдә, аны төзү турында сүзне инде берничә ел чәйниләр. Тик эш әле һаман да шул сүздән ары китә алмый. Крематорийны Званка авылы янында төзү күздә тотыла. Моның өчен, «Татспиртпром» ААҖ үзенең 70 гектарга якын җирен дә бүлеп биргән. Ләкин эшнең кайчан башланачагы гына төгәл билгеле түгел. Әлбәттә, халыкта крематорийга карата караш төрле. Аңа каршы чыгучылар да байтак. Ә менә Көнбатыш Европа илләрендә ул аеруча киң кулланылышта. Мәскәү белән Санкт-Петербургта да бүген мәетләрнең 60 проценты кремацияләнә. Һәм бу зиратларда урын мәсьәләсен берникадәр җиңеләйтә. Шуңа күрә, иртәме-соңмы, ул Казанда да төзеләчәк. Аның проекты өстендә инде эш бара. Башкалада крематорий төзү шәһәр казнасына 350-550 миллион сумга төшәргә мөмкин. Ә менә бер мәетне кремацияләү үзе 60 сум тирәсе генә тора. Шуңа күрә, яну-янмау мәсьәләсен һәркем үзе хәл итә. Ә инде күмәр урын таба алмасалар, янмый кая барасың?!! Без кытайлардан азрак, дип, чукчага ялынсак кына инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading