16+

Кан басымын ничек дөрес үлчәргә?

Кан басымын ничек дөрес итеп үлчәргә? Аның аерым кагыйдәләре бармы? Шул хакта язсагыз иде. Кәримә Сафиуллина, Әлмәт. Кан басымын үлчәгәндә та­биб­лар кайбер таләпләрне истә тотарга киңәш итә: - бары биш минут тирәсе тынычлап утырганнан соң гына кан басымын үлчәргә кирәк; - кан басымын үлчәр алдыннан бер сәгать кала каһвә эчәргә,...

Кан басымын ничек дөрес итеп үлчәргә? Аның аерым кагыйдәләре бармы? Шул хакта язсагыз иде.

Кәримә Сафиуллина, Әлмәт.

Кан басымын үлчәгәндә та­биб­лар кайбер таләпләрне истә тотарга киңәш итә:
- бары биш минут тирәсе тынычлап утырганнан соң гына кан басымын үлчәргә кирәк;
- кан басымын үлчәр алдыннан бер сәгать кала каһвә эчәргә, тәмәке тартырга ярамый. Ашаганнан соң бер-ике сәгать үткәч үлчәү яхшырак;
- кан басымын үлчәгәндә, урындыкка арканы терәп утырыр­га, аякларны берсе өстенә берсен куймаска, аппаратның манжетын беләккә дөрес урнаштырырга киңәш ителә;
- манжетны кием өстеннән түгел, коры тәнгә кидертсәгез, күрсәткечләр төгәлрәк булачак;
- кан басымын үлчәгәндә сөйләшергә ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading