Читтән керүчеләрдә дә коронавируслыларны ачыклау кимегән. Шунысы да бар, аларның барысы да Россия төбәкләреннән Татарстанга килүчеләр. Ягъни Төркиядән дә, башка чит илләрдән кайтучыларда да бу көннәрдә ковидлылар ачыкланмаган. Шулай да аерым дәүләтләргә игътибар көчәя.
Скопировать ссылку

Яңа ел каникулларында коронавирус белән авыручылар саны бераз кимеде кебек. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, каникуллардан соң статистика артырга да мөмкин. Ни әйтсәң дә, хәзерге вакытта халыкның күпчелеге өендә утыра. Шул ук вакытта, Авдонина массакүләм чаралар уза торган урыннарда, гомумән алганда, тиешле кагыйдәләрнең үтәлүен искәртә. Аерым моментлар бар инде, дип искәртә ул. Әйтик, тимераякта шуу урыннарында прокат нокталарында чиратлар бар. Әлбәттә, андый урыннарда маскалар кию тәртибе катгый үтәлергә тиеш.
Читтән керүчеләрдә дә коронавируслыларны ачыклау кимегән. Шунысы да бар, аларның барысы да Россия төбәкләреннән Татарстанга килүчеләр. Ягъни Төркиядән дә, башка чит илләрдән кайтучыларда да бу көннәрдә ковидлылар ачыкланмаган. Шулай да аерым дәүләтләргә игътибар көчәя. Әйтик, Бөекбританиядә, Төньяк Ирландиядә коронавирусның яңа төре үсеш кичерү сәбәпле, аннан Россиягә кайтучылар 14 көнгә изоляциягә күчәргә тиеш. Бу турыда Роспотребнадзорның махсус карары чыккан.
Комментарийлар