Шәһри Казан

Без үз проблемаларыбызны беләбез

Күптән түгел Гомумроссия халык фронты Мәскәүдә «Сыйфатлы һәм уңайлы медицина өчен» дип исемләнгән форум уздырды.

Әлеге чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Татарстан делегатлары исә бу форумда республикабызны танытты, сәламәтлек саклау өлкәсендәге фикерләрен, тәкъдимнәрен ил җитәкчелегенә җиткерде. Форумнан соң делегатлар нәтиҗәләр белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафинны да таныштырды. Казан югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә узган түгәрәк өстәлдә медицина өлкәсендәге уңышлар, кимчелекләр, чишәсе мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

Бездә медицина һәркемгә ачык

- Президентыбыз искәрткәнчә, соңгы биш ел эчендә республикада халык саны арту күзәтелә. Медицина өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр шактый. Татарстанда йөрәк, бавыр күчереп утырту буенча беренче операцияләр ясалды. Балалар хосписы ачылды. 2014-15 елларда медицина өлкәсен модернизацияләүгә 5,8 мииллиард сум акча бүленде. Авыл җирендә медицинага зур игътибар бирелә. Районнарда 1775 фельдшерлык пункты исәпләнә. Күп медицина учреждениеләре төзекләндерелә, яңартыла. Казанның 50 еллык онкология диспансеры бүген заманчалашты, Әлмәттә яман шеш диагнозы куелган кешеләрнең 94 проценты бирегә килеп дәвалана. Казан шәһәренең 7нче хастаханәсендә көненә иң күбе 72 операция ясала, бу - рекордлы сан. Россиядә иң зур балалар сырхауханәсе бездә - Азинода урнашкан. Бу бездәге медицинаның һәркем өчен ачык булуын аңлатмыймы? - дип сорау белән мөрәҗәгать итте залда утыручыларга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. Ул республикадагы медицина өлкәсендәге уңышлар турында да сөйләде.

Татарстандагы ме­дицина системасын күп яктан башка төбәкләргә үрнәк итеп куярга була. Бездә күп нәрсә оешкан төстә башкарыла. Әйтик, министр искәргәнчә, республикада заманча Патология анатомиясе хезмәтләре эшли. Алар гади морг кына түгел, үлемнең сәбәбен ачыкларга ярдәм итәләр, дөрес диагнозны куйганда мөһим роль уйныйлар. Министр киләчәктә Татарстанда тагын шундый ун үзәк ачарга теләүләре хакында да әйтте. Казанда сафка басачак перинаталь үзәк тә халык өчен файдалы булачак. Бина балалар республика клиника хастаханәсе янәшәсендә булгач, бу тумыштан килгән авыруларны тиз арада, вакытында дәвалау мөмкинлеге бирәчәк. Татарстанда 13800 донор исәпләнә, елына 36 тонна кан әзерләнә. Бары бездә генә мотофельдшерлар бар. Мотоциклдагы «ашыгыч ярдәм» хезмәте тиешле урынга 10-15 минутка тизрәк килеп җитә.

Түләүле һәм бушлай медицина арасында төгәл чик кирәк

Реклама

Владимир Путин 2012 елда ук халыкка уңайлы һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итә торган 50 йөкләмә биргән булган. Бүген аларның яртысы диярлек әлегә гамәлгә ашмаган. Чишәсе мәсьәләләр чынлап та җитәрлек. 25 сентябрьгә кадәр прокуратура органнары, Росздравнадзор идарәсе медицина өлкәсен тикшерәчәк. Төп максат - медицинаның чынлап та бушлай һәм һәркемгә дә уңайлы булуын ачыклау. Бу уңайдан «кайнар элемтә» номеры да эшли башлады. Росздравнадзор идарәсе җи­тәкчесе вазифаларын башкаручы Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, күпләр үзләренең хокукларын белеп бетерми. Бушлай медицина ярдәме турында дәүләт гарантиясе программасы бар. Ул һәр хастаханәдә дә булырга тиеш. Программа нигезендә, үзенә кирәкле белгечне авыру иң күбе ун көн көтә ала. Диагностика үтәргә кирәк булганда көтү вакыты - 30 көн.

Росздравнадзорга халык шикаятьләр белән еш мөрәҗәгать итә. Күпләрне бушлай медицина белән түләүле хезмәтләрнең кушылган булуы борчый. Таныш күренеш: хастаханәгә киләсең, чиратка басасың, көтәсең. Шул чакта без түләүле хезмәтләр алабыз дип кайберәүләр килеп җитә дә чиратсыз гына кереп китә. Алар да хаклы кебек, акча түләгәч, ник су буе чиратны көтеп утырырга. Икенче яктан, бушлай медицина ярдәме ала торган кешенең хокукларын бозу килеп чыга. Любовь Шәйхетдинова фикеренчә, закон нигезендә йә түләүле хезмәтләрнең сәгатьләрен аерым билгеләргә кирәк. Түләүле хезмәтләр өчен хастаханәдә аерым кабинетлар булса, тагын да яхшырак. Хастаханәдә түләүле хезмәтләргә килешү төзетү, кул кую мәҗбүри. Аннары регистратурада сез түләп ала торган хезмәтне бушлай алу мөмкинлеге турында хәбәр итәргә тиешләр. Көтәсе килмәгән очракта, һәркем кассага мөрәҗәгать итә ала. Түләүле хезмәтләр булдырылу законга каршы килми.

- Шәхси клиникаларда гипер дәвалау, ягъни кирәксә-кирәкмәсә дә дарулар язып бирү, өстәмә анализлар тапшыру процессын күзәтергә мөмкин. Аннары мондый клиникаларда еш кына стандарт таләпләре югала. Әйтик, авырлы хатын-кыз кагыйдә буенча берничә тапкыр, билгеле бер вакытта УЗИ узарга тиеш. Шәхси клиникада күзәтелеп торса, ул үзе ничек тели, шулай эшли. Бу дөрес түгел, - ди Любовь Шәйхетдинова. Аның сүзләренә Адел Вафин да кушыла: бала табарга барыбер дәүләт учреждениеләренә киләләр ләбаса.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: