Шәһри Казан

Чаллыдан 65 яшьлек Виктор Мелешкин үлән җыеп акча эшли

Виктор Мелешкинны шаярып Чаллы "Малаховы" дип йөртәләр. 65 яшен тутырса да, аның үз гомерендә бер тапкыр да чын-чынлап авырганы, табибка мөрәҗәгать иткәне булмаган. Хасталанырга вакыты да юк, үзе үк авырулар дәвалый ул. Виктор дару үләннәре сатып үз бизнесын булдырган эшмәкәр.

Үземне белә башлаганнан бирле мин дару үләннәре арасында кайныйм. Әбиемнең әнисе им-томчы иде, күп үләннәрне аннан отып калдым. Безнең заманда даруларга дефицит вакыт иде бит, мин кечкенәдән аларның ни икәнен дә белмәдем, - дип сөйли 27 ел гомерен дару үләннәре җыюга багышлаган ир.

Кечкенәдән дару үләннәре белән яхшы таныш булса да, егет төгәл фәннәргә тартыла. Шуңа да Мәскәү университетында инженерлык һөнәрен үзләштерә. Тормыш җилләре аны Чаллы шәһәренә китерә. Озак еллар заводта эшли. Соңыннан кыскартылуга эләккән ир, әбисе өйрәткәннәрен искә төшереп, янәдән үзе өчен генә булса да үләннәр җыя башлый. Мәскәүдә алган белеменең дә кирәге чыга, ул үзе дару үләннәре җыя торган аппарат уйлап таба. Әле бу вакытта дару үләннәре җыеп үз бизнесын барлыкка китерү турында уйламый да ул. Үз эшен башлаганчы эшмәкәргә әле бик күп язмыш сынауларын үтергә туры килә.

- Башта улымны җирләдем. Ул кан рагыннан үлде. Шул кайгыдан хатыным да гүр иясе булды. Табиблар ярдәме белән дә, үз тырышлыгым белән дә якыннарымны саклап кала алмадым. Бу тормышта япа-ялгыз калдым. Минем үләннәр белән оста эш итүемне улымны дәвалаган табиблар күреп алды һәм үз эшемне башлап җибәрергә киңәш итте, - ди Виктор.

Бу эш аның кайгысын азга булса да җиңеләйтә. Ул вакытта булган "Знамя комунизма" редакциясе белән Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе дә яшь эшмәкәргә ярдәм итә. Виктор шәһәрдәге бөтен балалар бакчаларын, балалар сәламәтләндерү үзәкләрен дару үләннәре белән тәэмин итә башлый. Бүген аның шәһәр поликлиникаларында халык медицинасы белән сату-алу итүче ике ноктасы бар.

- Үләннәр белән дәвалануның төп үзенчәлеге шунда - теләсә нинди авыруны дәвалаганнан соң иммунитет күтәрелә. Үләннәрнең үзләрендә дә иммунитет бар бит, - ди белгеч.

Яраткан эше аны кая гына илтми, үлән җыеп ул бөтен Россияне әйләнеп чыккан. Әгәр аңа кирәкле үлән Себер якларында гына үссә, ул бер икеләнмичә шунда чыгып китә. Эшмәкәр "кирәк булса Африкага да китәм", - дип шаярырга ярата. Аның өчен юл авырлыклары да берни тормый - иң мөхиме эшнең нәтиҗәсе булу.
Безнең эштә бернинди реклама кирәкми. Әгәр без дәвалаган кешнең хәле җиңеләя икән, ул безне үзенең туганнарына, дусларына киңәш итә башлый, - ди Виктор.
Үләннәрнең бәясен эшмәкәр артык күтәрергә тырышмый. Төп сатып алучылары да бай кешеләр түгел бит. Алар йә пенсия яшендәгеләр, йә хроник авырулары булган пациентлар. Бу катлам кешеләренең артык акчасы да юк.

Виктор үләннәр ярдәмендә шикәр авыруларын дәвалый, берничә көн эчендә сидек юлларында булган ташларны эретә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртучы үлән төнәтмәләре ясый икән. Инфактан соң килгән пациентларының хәләте дә кабат медицина тикшерүе узгач яхшы якка үзгәрә.
Һәр эшнең үз җае бар. Ай ярым, ике айдан соң теләсә кайсы үләннең эффекты кими башлый. Шул ук йөрәк авыруларын дәвалаучы ак талның кайрысы вакыт узган саен авыруга тәэсире кими. Шунда без шул ук үләннең башка төренә күчеп дәвалануны дәвам итәбез. Иң күп үлгән кешеләр дә шушы йөрәк-кан тамырлары авыруыннан бит. Бу авыруга игътибарыбыз зур, - дип сөйли Виктор.

Викторның сүзләренчә, ул беркайчан да авыруга дәвалау билгеләми. Кайсы авырудан нинди үлән эчәргә икәнен дә бары тик табиблар гына әйтә икән.
Табибларда минем дару үләннәре исемлеге бар. Алар дарулар белән бергә, тәэсире күбрәк булсын дип, шул үләннәрне дә язып бирә, - ди ул.

Реклама

Викторның үзенең табибларга беркайчан да мөрәҗәгать иткәне булмаган. Авырса, бары тик үләннәр белән генә дәвалана. Ләкин бу һөнәр ияләренә аның хөрмәте зур.
Әгәр дә шундый очрак килеп чыгып мине бары тик дарулар гына дәвалый алса, яки гомеремне саклап калу өчен хирург тыкшынуы кирәк булса, мин традицион медицинадан да баш тартмыячакмын. Әлегә, Аллага шөкер бөтен әйберләрне дә үз көчем белән җиңеп чыгам, - дип Виктор.

Кеше тормышы экспериментлар кыры түгел. Монда төрле ысуллар кулланып карап кына булмый. Менә бу радикаль эшләрдән баш тарту мөмкинлеге булса, мин, әлбәттә, дәру үләннәре белән дәваланачакмын. Дару бит бер органны дәваласа, башка органны какшата. Нинди дә булса авыруның башланганын сизсәм, аны яралгы вакытында ук соңламыйча дәваларга тырышам. Авыруны белеп алуга төрле төнәтмәләр эчә башлыйм. Сәламәтлекне беркайчан да соңгы планга куерга ярамый, - ди белгеч.

Хәтта дару үләннәре җыю бизнесында да хөсетлелек, көнчелек дигән әйберләр булмый калмый икән. 2011 елда эшмәкәрнең үләннәр тулы бер склады янып бетә. Бу вакытта Виктор чираттыга сәяхәте - себер якларында була. Яңадан күтәрелеп китү өчен дә бик күп акча кирәк була. Шунда Татфондбанк директоры аны үз янына чакырып алып:

- Син эшеңне дәвам итәргә уйлыйсыңмы? - дип сорый.

- Мин эшемне туктаткан да юк, - дип җавап бирә аңа Виктор. Чыннан да әле янгын сүндерүчеләр көлгә калган склад диварларын уттан арындырган вакытта, Виктор инде яңа үләннәр җыярга чыгып китә. Аның үлән төнәтмәләреннән ясалган шифалы чәйләрен даими клиентлары - балалар көтә бит. Шунда Татфондбанк директоры аңа яңадан күтәрелү өчен 1 миллион сум акча бирә. Ләкин дару үләннәре җыюны артык керемле бизнес дип мактамый эшмәкәр.

Минем хәзерге вакытта җиңел машинам, котеджем юк. Кеше кайгысында акча эшләп булмый. Авыру кешеләрдән күп акча алуга каршы мин, - дип сөйли Виктор.
Чыннан да дару төнәтмәләренең бәяләре дә артык кесәгә суга торган түгел. Бер айга җитәрлек үлән төнәтмәсе 150 - 350 сум. Үләннәре дәүләт тарафыннан да һәрдаим тикшерелеп тора икән. Үлән җыю сезоны бетүгә бөтен җыйган уңышын ул Түбән Кама шәһәрендәге дәүләт лабораториясенә экспертизага тапшыра. Бары тик тикшергәннән соң гына ул даруларны сатуга чыгара ала икән.

Безнең өчен сыйфат беренче урында. Әгәр дә үләннәрдә бер генә тамчы булса да күкерт яки кургаш булса, алар инде сатуга чыгарылмый, - ди Виктор.
Бүген эшмәкәрнең үлән төнәтмәләре Америкага кадәр барып җиткән. Океан артыннан да аңа бик күп рәхмәт хатлары килгән.
Безнең төп проблема - табибларны уку йортларында үләннәр белән дәваларга өйрәтмиләр. Табиб фитотерапия буенча специальләштерү үтсә, аның инде кеше дәвалауга караган күзаллавы бөтенләй үзгәрәчәк, - ди эшмәкәр.

Безнең заманда күп кеше һәлсезлектән, арыганлыктан интегә. Ә быел 65 яшен тутырган Виктор өчен бу әйберләр бөтенләй ят. Аның эш урынында да кәнәфи, урындык ише әйберләр юк. Аның фикеренчә, үзеңне көчле хис итәр өчен канны чиста тотырга кирәк. Ә моңа ак мүк, ирланд мүге, күк гөмбәсе (трутовик) яхшы ярдәм итә икән.

Иң мөхине минем эшемнән кешеләргә файда булсын. Бәлки мин аяк киеме сатып күбрәк тә акча эшләр идем. Ләкин анан шуның кадәр файдасы да булмас иде, - ди эшмәкәр.

Фото chelny-izvest.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: