Шәһри Казан

Диабет белән озак яшәргә була

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, «Сәламәт бул» акциясе кысаларында, хастаханәләрдә шикәр диабеты буенча укулар узды. Бу авыру хакында тулырак мәгълүмат алу өчен, без дә Казан шәһәренең 7нче хастаханәсенә лекцияләр тыңларга бардык.

Биредә шикәр диабетын кисәтүгә юнәлдерелгән диабет мәктәпләре элек тә эшләп килгән. Әмма, аларга йөрүче булмагач, күбесен ябарга туры килгән.

- Югыйсә, авыруны барлыкка килгәнче ачыклап, тиешле чарасын күрсәң, яшәү рәвешен үзгәртсәң, дөрес туклана башласаң, шикәр чирен булдырмый калу да мөмкин, - ди 7нче хастаханә эндокринологы Валентина Милицкая.

Ул килгән кешеләргә авыруны кисәтү турында җентекләп сөйләде, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Волонтер студентлар исә әлеге авыру хакында сораштыру уздырды. Пенсионер ­Анастасия Романова бу лекция­ләрне түземсезлек белән көткән. Файдалы фикерләрне теркәп бару өчен, ул үзе белән блокнот та алып килгән.
- Минем кандагы ши­кәр күрсәткече гел үзгәреп тора, йә күтәрелә, йә төшә. Төгәл диагноз куя алмыйлар. Шуңа да алга таба нишләргә икән дип, тәҗрибәле табиб белән киңәшләшергә килдем, - ди ул.
Светлана ханым исә 2007 елдан бирле шикәр авыруыннан интегә.
- Бу куркыныч авыру түгел. Аның белән озак яшәргә була. Бары дөрес тукланырга һәм табиб кушканнарны үтәргә генә кирәк, - ди ул.

Сорау-җавап
Сорауларга эндокринолог Валентина Милицкая җавап бирә.

- Шикәр авыруының билгеләре нинди?
- Гадәттә, кеше үзендә шикәр чире бар икәнен озак еллар белми яшәргә мөмкин. Ул үзен яхшы хис итә. Ләкин дәваланмаган авыру кеше кинәт кенә сукыраерга мөмкин. Көчле стресстан соң да диабет ачыкланган чаклар бар. Балаларда диабет билгеләре - хәлсезлек, косасы килү, эч авырту. Әмма диагнозны бары анализ ярдәмендә генә куярга мөмкин.

- Табибтан юллама булмаса, хастаханәләрдә кандагы шикәрне билгели торган анализны тапшыру кыенлык тудыра. Җитмәсә, су буе чират. Канда шикәр дәрәҗәсен тагын ничек белергә була? Ул нормада күпме булырга тиеш?
Хәзер аптекаларда кандагы шикәрне үзлектән билгеләргә мөмкинлек бирә торган җайланмалар - глюкометрлар сатыла. Әлеге аппарат 1000 сумнан башлана. Глюкометр авыруга кандагы шикәрне нормада тотарга, гел күзәтеп торырга ярдәм итә. Әгәр хастаханәдә ач карынга бармактан кан алсалар, нәтиҗәдә кандагы шикәр дәрәҗәсе - 5,5 ммоль, ә кан тамырыннан анализ тапшырганда 6,1 ммоль норма булып санала. Глюкометр белән үлчәгәндә, шулай ук 6,1 күрсәткече - норма. Ашаганнан соң, шикәрдәге кан 11 ммольдән артмаска тиеш.

- Диабет булмасын өчен ничек тукланырга?
Шикәр диабетының төп дошманы, исеменнән күренгәнчә, шикәр. Артык баллы ашау эзсез узмый. Газлы су, куас, сыра, бал, баллы чәй. Шикәр диабеты башлану куркынычы янаган кешегә бу ризыклардан тыелып торырга кирәк. Әлбәттә, организмга углеводларсыз шулай ук авыр. Шуңа да чама белән ипи, тәүлегенә 100 грамм тирәсе җиләк-җимеш ашарга була. Әйтик, көненә йә бер кечкенә алма, яки киви, апельсин, ярты груша ашауның зыяны юк. Диабетлы кешегә көненә бер бал кашыгы җиләк ашарга рөхсәт ителә. Камыр ризыклары шулай ук кандагы шикәрне күтәрергә мөмкин. Дөрес, балык, кәбестә, итле пирогларның зыяны азрак.
Иң куркынычы булып күпләп виноград, йөзем, бал ашау тора. Гадәттә, август аенда яңа аертылган бал ашагач, һәм көз көне виноград чорыннан соң шикәр авырулары күпләп ачыклана да. Кекс, пирожный кебек тәм-томнардан да ераграк торырга киңәш итәр идем. Баллы ризыклардагы углеводлар организмга шул ук ботка, ипи аша да керә бит.

- Ә кайсы ризыкларны шикәр диа­бетлы кешеләр курыкмыйча ашый ала?
- Сөт ризыкларын рәхәтләнеп эчәргә була. Дөрес, шикәр диабетлы кешенең нык эчәсе килгәндә, сөт ризыклары файдасыз. Алар сусауны басмый, киресенчә, шикәрне күтәрә. Ә менә ит, балык, эремчек, яшелчәләрне курыкмыйча ашарга була. Аксымнарга бай ризыклар шикәрне бик күтәрми.

- Мин шоколадсыз тора алмыйм. Ул да тыеламы?
- Бер кечкенә кисәк ашаганнан ­ сизелерлек үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Шулай ук чама белән ашасаң, туңдырма да, нәкъ менә пломбир кандагы шикәрне бик күтәртми.

- Шикәрне алыштыра торган күп кенә матдәләр, фруктоза, сорбитлар да бар бит хәзер, алар файдалымы?
- Медицинада фруктозаны файдасыз дип саныйбыз. Ул шикәр диабетлы кешеләргә шул ук шикәр кебек тәэсир итә. Сорбит, ксилит исә шикәрне күтәрмәсә дә, калориягә бик бай, гәүдә авырлыгын арттыра. Ә менә сахарин шикәрне чынлап та күтәрми, кеше, баллы ашыйм, дип, үзен генә алдалый.

- Дару үләннәре кандагы шикәрне нормада тотарга булышамы?
- Зыяны юк. Бигрәк тә аптекаларда сатыла торган күпьеллык стевия үләнен мактыйлар. Хәзер аны кайбер кешеләр бакчаларында да утырта башлады.Үләннәр ашкайнату системасы эшчәнлеген җайга сала, нәтиҗәдә шикәр нормальләшергә мөмкин. Диабетның ике төре бар, инсулин җитмәгәннән барлыкка килгәнендә даруларсыз берничек тә булмый, монда инде авыру ясалма инсулинга мохтаҗ. Ә икенче тип диабет вакытында үз-үзеңне конрольдә тоту бик мөһим. Дөрес тукланып, анализны мөмкин кадәр күбрәк тапшырып торырга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: