Шәһри Казан

Иртәнге аш: ашаргамы, юкмы?

Интернетта танылган табиб, профессор, Россия Сәламәтлек сак­лау министрлыгының баш кардиохирургы Лео Бокериянең туклану турында кызыклы гына фикерләренә тап булдым.

«Иртән яхшылап ашарга кирәк» дигән киңәшне мәгънәсезлек дип саныйм, йокыдан уянуга, организм әле эш халәтенә көйләнеп кенә килә, бер тәлинкә аш ашап, камыр ризыгы белән чәй эчкән кеше ничек эшли алсын? Совет заманында да игътибар иткәнем бар иде, хирургларның күбесе, иртән торгач, бер чынаяк кофе белән генә чикләнәләр. Әбәттә бутерброд капкалап алалар. Ә менә өйгә кайткач, кич белән яхшылап тукланалар да, бассейнга китәләр, физик күнегүләр ясыйлар. Киңәшем шул: иртәнге ашны дошманыңа бир, әбәтне дустың белән бүлеш, ә кич (төнгә каршы түгел, әлбәттә) үзең аша. Аннары физкультура белән шөгыльлән. Күзәтүемчә, уртача гомер озынлыгы зур булган илләрдә шулай тукланалар», - дигән профессор.

Лео Бокериянең фикерләрен кайбер чит ил галимнәре хупласа да, Бөтендөнья сәламәтлек сак­лау оешмасы белгечләре моның белән килешми. Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табиб-диетологы Юлия Киселкова да профессорның киңәшләрен кире кага.

- Күптән түгел Мәскәүдә туклану буенча укулар узды. Анда да искәрттеләр: кеше бары яхшылап тукланса гына нинди дә булса хезмәт башкара ала. Һава белән тамак туйдырып булмый лабаса. Энергия, көч булсын өчен, тиешенчә туклану мөһим. Нәкъ менә иртәнге ашны әйбәтләп ашау кирәк. Мәскәүнең туклану институтыннан алынган мәгълүматларга да таянып әйтә алам: кич физкультура белән шөгыльләнү хупланмый. Актив хәрәкәт вакытында кеше организмы уяна дигән сүз. Мускуллар ныгый, йөрәк ешрак тибә башлый. Йоклар алдыннан бу кирәк түгел. Киресенчә, кич тыныч кына һавада йөреп керү файдалы.

Иртәнге аш менюсы

Табиб-диетолог Юлия Киселкова киңәшләре

Морс, компот
Термоэшкәртү узган пакеттагы сокларга караганда, җиләк-җимеш морслары, үзең кайнаткан компотлар күпкә файдалырак.

Реклама

Җиләк-җимеш
Җиләк- җимеш никадәр ерак җирдән кайтартылган булса, ул шулкадәр күбрәк химик матдәләр белән эшкәртелгән. Андый ризыкны без «үле» дип тә атыйбыз, ягъни анда файдалы витаминнар бик аз калган була. Шуңа да экзотик җимешләргә караганда, үзебездәге яшелчә, җиләк-җимешләр өстәлегездә күбрәк булсын.

Ботка
Иртән организмга углеводлар керү бик мөһим. Шуңа да төрле боткалар ашау кирәк. Файдалы элементлары күбрәк сакланып калсын өчен, пешерер алдыннан, ярманы 1-2 сәгать җылы суда җебетеп алу яхшы. Манныйга караганда, карабодай, солы, тары боткаларына өстенлек бирегез. Тиз арада әзерләнә торган «биш минутлык» боткаларга кызыкмагыз.

Эремчек
«Сырок»ларда эремчек бөтенләй юк дисәң дә була, аны ГОСТ таләпләренә туры килми дип танучы галимнәр дә бар. Шуңа килолы эремчек ашарга киңәш ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 февраль 2019 - 21:34
    Без имени
    Кем кайда ничек эшли инде . Кемдер ел тэулеге саф хавада да эшли , ул кофе белэн генэ кая барасын инде