Шәһри Казан

Казан университеты студентлары курчак уйный

18 яше тулгач, курчак уйнаучы егет-кызларны Казан федераль университетындагы Фундаменталь медицина һәм биология институтының симуляция һәм имитация ысулы белән укыту үзәгендә эзләп таптым.

Юл һәлакәтенә эләккән курчакны нишләтәләр?

Үзәк мөдире, медицина фәннәре кандидаты Ленар Рәшитов ишекне ачып җибәргәч, без виртуаль хастаханәгә килеп кердек. Барлык бүлекләр бер түбә астында урнашкан. Әнә почмакта юл һәлакәтенә эләккән «Жигули» тора, аның янында «Ашыгыч ярдәм» машинасы, бер-бер артлы балалар һәм олылар, йөрәк-үпкә реанимациясе, гинекология, бала тудыру, травматология, хирургия һәм башка бүлекләр тезелеп киткән. Студентларны шушындый кызыклы алымнар белән белемгә өйрәтәләр. Пациентлар исә - кешегә охшатып ясалган курчак-роботлар.
Егетләр һәм кызлар рольле биремнәр дә башкара. Әйтик, «Жигули»да барган кеше (курчак) юл һәлакәтенә эләгә, ул очракта машина өстендәге диварда проектор аша ялкын телләре барлыкка килә, сирена улый. Студентлар җәрәхәтләнгән курчакны барлык кагыйдәләр буенча «Ашыгыч ярдәм» машинасына кертеп салырга тиеш. Алга таба бу курчакка кичекмәстән операция ясарга карар кылына. Сүз уңаеннан, «җиделе» КФУ гаражында тик яткан булган. Үзәкне төзи башлагач, аның да кирәге чыккан. Ышандырырлык булсын өчен, машинаны дөмбәсләп тормаганнар, чөнки бер чите болай да сыдырылган булган.
Виртуаль хастаханәдәге барлык пациентларның пульсын да, кан басымын да, башка төрле күрсәткечләрен дә үлчәргә була. Роботның халәте мониторларда күрсәтелә. Укол ясасаң, система нинди дару һәм күпме кертелгәненә кадәр әйтеп бирә.

Симуляция һәм имитация ысулы белән укыту үзәге 2014 елның маенда Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова катнашында ачылган. Шуннан соң бу үзәк кемне генә таң калдырмаган, ул инде Казан федераль университетының йөзек кашына әйләнгән. Казан дәүләт медицина университетында эшләп йөргән җиреннән Ленар Рәшитовны үзәкне хәстәрләргә чакырганнар. Ул Мәскәүгә дә барып караган, интернеттан башка медицина югары уку йортларының тәҗрибәсен өйрәнгән. Роботларның күбесе Америкадан кайтарылган. Шушы ук бинада курчакларны (фәнни телдә симуляторлар дип атала) ясаучы Россиядә бердәнбер оешма эшли. Алар ясаган роботлар биредә сынала. Шунысы куанычлы: җиһазлар читтән кайтарылса да, барлык чимал - үзебезнеке.

- Беренче һәм икенче курс студентлары операция ясау бүлмәсендә үзләрен ничек тотарга, кулларны дөрес юарга өйрәнә. Март ахырында, хастаханәдә практика узганда, алар инде үз­ләрен ничек тотарга кирәклеген белеп барачак. Роботлар белән югары курсларда укучылар гына эш итә, - диде Ленар Рәшитов.

Сүз уңаеннан, хирургия бү­лекләрендә краннар кул белән түгел, терсәк белән ачарлык итеп җайлаштырылган. Бу табибның кулы чиста булсын өчен шулай эшләнә.

Робот та бала таба

Виртуаль хастаханәнең һәр бүлегендә студентларны камералар күзәтеп тора. Зачет һәм имтихан вакытында аларның бөтен гамәлләре яздырылып, укытучы, видеоязманы карап, билге чыгара. Ленар Рәшитов әйтүенчә, хастаханәгә барганчы, студентлар биредә бөтен нәрсәне йомган күз белән башкара белергә тиеш. Әйтик, 30 тапкыр укол кадарга кирәк, ди. Студент 29ын дөрес эшләп, 30ынчысында хата ясаса, кабат 30ны кадарга тиеш була.

Реклама

Чит илдә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, симуляция һәм имитация ысулы белән эшкә өйрәнгән табиблар сирәгрәк хата ясый. Үзәк барлык­ка килгәнче, табиблар студентларны үзләре белән хастаханәгә алып барып өйрәтә торган булган.

- Ни өчен хәзерге урта һәм олы буын теш табибларының тешләре начар хәлдә дип уйлыйсыз? - дип сорый миннән үзәк мөдире. Нәрсә дип җавап бирергә белмичә, җилкә генә сикертәм.

- Студент булган чакта, алар бер-берсенең тешләрен бораулаган. Без дә, укыганда, уколны бер-беребезгә ясый идек, - диде.

Икенче курста укучы Эвелина Ионова - бәхетле, чөнки аңа беркем дә утызар укол кадамый.

- Бу үзәктә бөтен нәрсә яңа, безнең өчен тырышканлыкларын күреп, үзебезнең дә тырышыбрак укыйсы килә. Курчакка уколны беренче тапкырдан ук ясый алмадым, энәсе дөрес кереп бетмәде. Йөрәк-үпкә реанимациясен ясау өчен күп көч кирәк, шуңа да, көч җыю өчен, спорт залына йөриячәкмен, - диде Эвелина.

Имтихан вакытында укытучы биремне катлауландырырга да мөмкин. Ничек итепме? Әйтик, ана робот бала табып ята, ди. Уйламаганда, гадәттән тыш хәл килеп чыга: йә кан йөгерә (кровотечение), йә баланың кулы башыннан алдарак чыга башлый... Студент, паникага бирелмичә, проблеманы хәл итәргә тиеш.

Ленар Рәшитов кайбер җиһазларның ничек эшләгәнен дә күрсәтте. Монитордагы барлык язулар инглиз телендә. Әңгәмәдәшем аны үзлектән өйрәнгән. Ә хәзерге студентларга инглиз телен укыталар. Ленар Рәшитов күрсәткән җиһазларның берсе лапароскопиягә бәйле, ягъни операция ясаганда, кешенең эчен ярмыйча, берничә уем гына ясыйлар. Берсенә - камера, калганнарына кирәкле эш кораллары кертелә. Кайда нәрсә эшләргә кирәклеген хирург камера күрсәткән сурәт аша карап белә. Операцияне лапароскопия ысулы белән беренче тапкыр 1986 елда Франциядә ясап, ул вакытны икенче «француз революциясе» дип тә атаганнар.

Кем уйлаган бит, 23 яшькә җитеп, мин дә курчак уйнармын, дип. Табиб булырга укучы студентлар виртуаль хастаханәдә мең хата ясаса ясасын, әмма реаль хастаханәдә мең дә беренчесен ясый күрмәсеннәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: