Коронавирус вакытында ишетү, күрү, ис тою өчен җавап бирә торган органнарның тиешле дәрәҗәдә эшли алмавы хафага сала.
Чир йоктыручылар организмдагы үзгәрешләрне сизеп, югалып калырга, борчылырга яки киресенчә тиешле игътибар бирмәскә мөмкин.
Шушы мәсьәләләргә ачыклык кертү максатыннан, кешеләрне борчыган сорауларга Казанның 16нчы шәһәр хастаханәсенең Оториноларингология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-оториноларинголог Екатерина Лаптева җавап бирә.
– Коронавирус борын, тамак төбе һәм колакка ничек йогынты ясый?
– Коронавирус инфекциясен йоктыргач, төрле өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин, мәсәлән, өске сулыш юлларында. Моның билгеләре булып, борын тыгылу, тамак төбе кымырҗу тора. Кайбер очракларда ишетү сәләте кимү, ис тою авырлашу яки бөтенләй бетү күзәтелергә мөмкин.
– Ис сизү белән бәйле проблемалар еш күзәтеләме?
– Билгеле булганча, коронавирусның берничә төре бар. Аны без “дулкын” дип атыйбыз. Беренчесендә ис сизү сәләте кимү яки югалу авыручыларда күзәтелмәде диярлек. Икенче дулкында коронавирус инфекциясен йоктыручыларның якынча 95 процентында ис һәм тәм тою тайпылышлары булды. Хәзер мондый күрсәткеч 50гә 50. Мондый симптомнар, тән температурасы күтәрелгәнче үк барлыкка килә торган, ковидның беренче билгеләре булып тора. Шуңа күрә организмдагы үзгәрешләргә нык игътибарлы булырга кирәк.
ГРИПП, ОРВИ, гаймориттан аермалы буларак, коронавирус вакытында борыннан акмый.
– Ис һәм тәм тою ни сәбәпле югала?
– Ковид вирусы кан тамырларында һәм баш мие капиллярларында тромбоз барлыкка китерергә мөмкин. Шул сәбәпле ис һәм тәм тою кими яки югала. Бу коронавирусның башка авырулардан аерылып торуын, проблеманың глобальрәк булуын аңлата. Шуңа күрә дәвалау да бөтенләй үзгә.
– Укучыдан сорау: “Инде ун ел ис сизмим. Бу куркынычмы?”
– Беренче чиратта ЛОР табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул борын куышлыгын тикшереп, үзгәрешләр барлыкка килү-килмәүне ачыкларга тиеш. Мәсәлән, полип та ис тоюны бетерергә мөмкин. Ул табибка кагылышлы проблема булмаса, баш миенә магнит-резонанс томографиясе (МРТ) узарга кирәк. Белгечләргә күренмичә генә, сәбәбен әйтү мөмкин түгел.
– Тагын бер сорау килеп иреште: “Ковидтан соң ис тою элеккеге хәленә кайтмады. Моны дәвалап буламы?”
– Мөмкин. Моның өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул интраназаль глюкокортикостероидлар, кан тамырлары препаратлары, антиоксидантлар билгеләячәк. Әмма ковидтан соң ярты елга кадәр үзгәрешләрнең саклануы гадәти күренеш санала. Шулай да ул вакытның үтеп китүен көтеп торырга гына кирәк дигән сүз түгел, параллель рәвештә дәваханәгә барырга мөмкин.
– Ишетү сәләте кимү дә ковид симптомы була аламы?
– Андый очраклар да күзәтелә. Гадәттә, ОРВИдан өзлеккән очракта колакларга зыян килә, ләкин коронавирус инфекциясе өчен дә бу күренеш ят түгел. Монда ишетү буенча кыенлыклар да, колак шаулавы да керә.
Сүзләремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: профиклактик чаралар турында онытмасак иде. Кеше күп булган җирдән кайткач, борынны юдыртырга, тамак төбен чайкарга кирәк. Шулай ук вируска каршы кулланыла торган спрейлар да авыруны кисәтү чарасы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар