Әти-әнисе Кама Тамагы районында яши. Әтисе Вәгыйзь абыйның температурасы төшмәгәч, алар фельдшерга мөрәҗәгать иткән.
– Шәфкать туташы Фидания Хәсәновага зур рәхмәт инде. Эшне тиз оештырды. Район хастаханәсенә дә хәбәр итте. Буага алып барып әтигә КТ ясадылар. Үпкәсенә 48 процент зыян килгәне ачыкланды. Шуннан соң аны тизрәк Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсенә озаттылар. Табиблар битараф дип зарлана кайберәүләр. Мин алай димәс идем. Һәр табиб үз эшенә җаваплы карый. Хәзер аларга да бик авыр. Кама Тамагы район хастаханәсеннән участок табибы Зөлфия Рәшитовна да гел хәлебезне белешеп торды, рәхмәт аларга”, – ди Рузилә.
Шөкер, әти-әнисе исән-сау терелгән. Рузилә үзе дә эшкә чыккан. Болай беркайчан да авырганы булмаган аның. – Ис, тәм тоймау шундый гаҗәп икән. Әллә имбир ашыйм, әллә бал. Барыбер. Кызыл әче борыч ашагач күкрәк турысыннан яндырып алганны гына сизә идем. Табиб Әлфия Садыйкова нык ярдәм итте. Бар дәвалану ысулларын да файдаландым, – ди Рузилә.
Комментарийлар