16+

Коронавирустан авылда да качып калып булмый

Татарстанда 24 октябрьгә коронавирус инде 917 кешене корбан итте. Узган атна статистикасы буенча, республикада 1 миллион 337 мең 780 кеше вакцина кадаткан.

Коронавирустан авылда да качып калып булмый

Татарстанда 24 октябрьгә коронавирус инде 917 кешене корбан итте. Узган атна статистикасы буенча, республикада 1 миллион 337 мең 780 кеше вакцина кадаткан.

Ат җигеп яки җәяүләп, атналар-айлар буе ерак юлларны узу тарихта калды. Машиналар һәм очкычлар заманында яшибез.

Глобальләшү ягъни аралашу шаукымы гаять көчле. Сәгатьләр эчендә шәһәрләргә генә түгел, чит илләргә барып җитәбез. Америкадагы, Кытайдагы, Африкадагы авыру-чирләр безгә мәңге килеп җитмәячәк, дип, тынычланып утырулар бетте бүген. Коронавирус, әнә, санаулы атналарда бөтен дөньяны урап алды. Бу зәхмәттән авылда да, хәтта, урман-тауларда да качып калып булмый.

— Халык арасында эшләгәнлектән, мин Спутник-V вакцинасын кадаттым. Беренчесен җиңел кичергән иде, ә икенчесендә тән температурасы бераз күтәрелеп торды. Үземне яхшы хис итәм,-ди Балык Бистәсе районындагы Юлсубино җирле үзидарәсе секретаре Эльмира Зыятдинова.

Юлсубино җирле үзидарәсенә караган Балтач белән Ямаш авылларында 720 кешегә вакцина кадату таләп ителә.

— Бүгенгә 410 кеше вакцина кадатты, шуларның күпчелеге вакцинаның икенче өлешен дә алды. Кешеләргә вакцина кадатуның мөһимлеген аңлатабыз,-ди Балтач авылы фельдшер-аккушеры Сәрия Гыйлемҗанова.

Шәһәрләрдә халык үз-үзенә бикләнгән, хастаханәдә эшләмәсәң, коронавирустан авыручылар һәм, кызганыч ки, үлүчеләр кайдадыр “еракта-билгесезлектә” кебек тоела. Авыл исә, зур бер гаиләне хәтерләтә: барысы да күз уңында.

— Шәһәр белән авыл аермасы калмады бит хәзер. Үзебез барабыз, балалар-туганнар кайтып йөри. Авылда да коронавирустан авыручылар булды, шәһәрдән мәрхүмнәрне алып кайтып, җирлиләр. Мондый хәлләр шүрләтә, шунлыктан, вакцина кадатырга булдым,-ди Балтач авылында яшәүче Дамир Сәйфетдинов.

Ямаш авылыныкы Илдус Сафин да вакцина кадаткан.

— Төзелеш башлаган вакыт иде Спутник-V вакцинасының беренчесен кадатканда. Аннан соң икенчесен ясаттым. Эш белән мәш килеп сизмәгәнмендерме, вакцина температураны да күтәрмәде, хәлне дә бетермәде. Вакцина кирәк инде ул, үзең җиңелчәрәк авырырсың, ә башкалар авыр кичерер. Шәһәрдәге кызыбыз Алсуга да вакцина ясат, дип киңәш бирдек, ул да вакцина кадатты,- ди Илдус Сафин.

Татарстанда 24 октябрьгә коронавирус инде 917 кешене корбан итте. Узган атна статистикасы буенча, республикада 1 миллион 337 мең 780 кеше вакцина кадаткан. 25 октябрьдә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, башкалада 474 470 кеше (бу 60,7 процент) вакцина кадаткан.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading