16+

Күзем кызара, ни булган? Җәй көне күзләрне ничек сакларга?

Сезонлы аллергия, тузан, кояш нурлары аркасында, бакчада эшләгәндә күзгә зыян килергә мөмкин, нәтиҗәдә, кайбер кешеләрдә “кызыл күз синдромы” күзәтелә. Җәй көне еш очрый торган күз авырулары турында Республика клиник офтальмология хастаханәсе каршындагы консультатив сырхауханә табибы Асилә СӘМИГУЛЛИНА белән сөйләштек.

Күзем кызара, ни булган? Җәй көне күзләрне ничек сакларга?

Сезонлы аллергия, тузан, кояш нурлары аркасында, бакчада эшләгәндә күзгә зыян килергә мөмкин, нәтиҗәдә, кайбер кешеләрдә “кызыл күз синдромы” күзәтелә. Җәй көне еш очрый торган күз авырулары турында Республика клиник офтальмология хастаханәсе каршындагы консультатив сырхауханә табибы Асилә СӘМИГУЛЛИНА белән сөйләштек.

“Күз бик катлаулы система, медицинада аны баш миенең дәвамы дип тә йөртәләр. Без күргән бөтен нәрсә мизгел эчендә баш миенә тапшырыла”, – ди табиб.  

Җәй көне күпләр бакчада эшли. Җил белән кергән тузан, ком, пычрак кул белән күзләрне тоту аркасында коньюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта күзнең лайлалы тышчасы ялкынсына. Вируслы коньюнктивит еш кына ОРВИ белән бергә бара. Шуңа да ул эсселәп туңганнан соң барлыкка килергә дә мөмкин. Авыру кеше төчкергәннән соң да күзгә вируслар йогу ихтималы бар.  Берничә көннән вируска бактерияләр дә кушылса, хәл катлаулана. Күз эренли башлый. 
Билгеләре: Вируслы коньюнктивит вакытында күз кызара, күз эчендә нидер бар кебек, йомарга җайсыз, күзләр яшьләнеп торган сыман тоела. Әгәр бактерияле коньюнктивит икән, яшел төстә эрен килә. Иртән торганда керфекләр бер-берсенә ябыша, күзне ачып та булмый. Тән температурасы да күтәрелергә мөмкин. 

Кисәтү 
Кулларны ешрак юарга, коньюнктивит эләктергән кешенең шәхси куллану әйберләре: сөлге, савыт-саба үзенә аерым булырга тиеш. Күзне кул белән тотмаска, пычрак кульяулыклар белән сөртмәскә. 

Җәрәхәтләнү 
Бакча эшләре башлангач, имгәнү очраклары күбәя, шул исәптән күз җәрәхәтләнеп тә мөрәҗәгать итүчеләр арта. Бакчачылар йә күзләренә көрәк сабы белән төртәләр, агач ботагы керә, җил белән чүп эләгә.

Билгеләре: 
Күз җәрәхәтләнгәндә ул каты авырта, күздән яшь килә, тамырларына зыян килсә, коньюнктива ертылса, күздән кан да тамарга мөмкин. Күз кызара. 

Кисәтү: 
Эшләгәндә игьтибарлы, сак булырга кирәк, күзләрне сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, эшләгәндә бөтен яктан да үзне каплый торган махсус күзлек кияргә киңәш ителә. 

Аллергия 
Аллергия бүген киң таралган авыруларның берсе. Аны хәтта цивилизация авыруы дип тә йөртәләр. Аллергиянең нидән килеп чыкканын төгәл генә ачыклый алмыйлар, ул нәселдән күчәргә, тузан, үсемлек серкәләре, йорт хайваннары, азык-төлек, көнкүреш-химия товарлары һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыгарга да мөмкин. Күзләрдә, гадәттә, сезонлы аллергия күзәтелә. Күпләр яздан алып көзгә кадәр аллергиядән җәфалана. 

Билгеләре
Аллергия вакытында күз кабагы шешә, тиресе купшалана, күз кычыта, кызара, күз яше ага, борынга томау төшәргә, сулыш алу авырлашырга мөмкин. 

Кисәтү 
Аллергияне алдан кисәтеп булмый. Җил белән чәчәк серкәләре 300 километрга 
кадәр тарала, шуңа да чәчәк аткан урыннарда булмагыз, дип киңәш итү дә урынсыз. Бу авыруга каршы прививка да уйлап табылмаган. Авыруның беренче билгеләрен сизүгә аллергиягә каршы дарулар эчеп куярга кирәк. Әгәр дә үзегездә аллергия дип шикләнәсез икән, табибка күренсәң яхшырак. 

Язгы катар 
Язгы дип аталса да, күпләр бу авырудан җәй көне интегә. Бу аллергиянең бер төре. Бары бу вакытта кеше кояш нурларына артык сизгер була. Шулай да галимнәр, катарны кояш түгел, ә азык-төлеккә, серкәләргә булган аллергеннар китереп чыгара дип саный. 

Билгеләре: Аллергиядәге кебек үк күз кызара, күз яше ага, моңа өстәп кеше яктылыктан курка.

Кисәтү: Кояшлы көннәрдә кояштан саклый торган кара күзлек кияргә кирәк. Күзлекне базар, урам чатыннан сайламаска, ә арзан бәягә булса да махсуслашкан кибеттән алырга киңәш итә белгечләр. 

Кан саву
Аеруча өлкән яшьтәге кешеләр көннәр җылытуга бакчаларыннан кайтып та керми. Озак вакыт аска карап эшләгәндә, күзгә көч килә. Нәтиҗәдә, күзгә кан сава. Ә артык авыр күтәргәндә, көчәнгәндә күзнең челтәр катлавына зыян килергә мөмкин. Бу вакытта күз алдындагы сүрәтләр “йөзә” башлый. Шуңа да еш кына челтәр катлавына зыян килгән кешеләр күз алдында төрле сүрәтләр: арыслан башлары, чебеннәр, яшен ташларын күрәм дип зарлана. 

Билгеләре:  күз кызара, күзнең агына кан төшә. Күз алдында сурәтләр йөзеп йөри. Күз күрүе начарлана. 

Кисәтү: Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, авыр күтәрмәскә, озак вакыт аска карап эшләмәскә кирәк. 

Дәвалану: 
Күз белән бәйле авырулар вакытында мөстәкыйль дәваланырга киңәш ителми. 
Иң яхшысы табибка күренү, ул авыруны төгәл билгеләп, дәвалау юлын тәкъдим итәчәк. Коньюнктивит вакытында гадәттә, тамчылар кулланалар. Эренне юдырту өчен антисептик кушылмалар да бирергә мөмкиннәр. Җилле көне урамга чыкмаска тырышырга, туңмаска, авырган вакытта мунча, бассейнга кермәскә киңәш ителә. Халык медицинасы буенча күзләр авыртканда куе кара чәй белән сөртү, сабыйга күкрәк сөтен тамызу ярдәм итә дисәләр дә, медицинада бу хупланмый. Табиб күзләрне бары кайнаган су белән генә юарга мөмкин, ди. Кайбер күз авыруларын операция ярдәмендә дәвалыйлар. 

Күзгә тамчыларны ничек тамызырга? 
Еш кына күзгә тамчыларны дөрес тамызмау аркасында аллергия, башка авырулар килеп чыгарга мөмкин. Кайбер кешеләр тиешеннән күбрәк тамчы сала, кемдер еш тамыза. Шуңа да күзне дәвалаганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Кулны яхшылап юарга. Авыруны утыртырга, йә яткырырга. Утырган килеш  тамчы тамызганда, кеше башын аз гына артка җибәрсен, өскә карасын. Бер кул белән күз кабагының аскы өлешен тартып, тамчы тамызасың. Яткан килеш дару салганда, күз кабагын ике бармак белән ачтырсаң яхшырак.Тамчы тамызгач, күзгә мамык, кульяулык куймасаң да була. Иң яхшысы: дару буын куышына агып китмәсен өчен күз төбен 10 секунд тирәсе бармак белән басып торырга кирәк. Дару салганда флаконның очын күзгә тидерергә ярамый. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading