Шәһри Казан

Наркомания белән көрәштә халык ярдәме кирәк

Бүгенге көндә Татарстанда 18 мең наркотик кулланучы исәптә тора. 2006 елдан бирле мәктәп укучылары белән төрле уку йортларында белем алучы студентларны наркотик куллануга тикшерәләр. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәсендә, узган елны гына да 131 наркотик кулланучыны ачыклаганнар. 2008 елдан алып, даими рәвештә, «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясе уза. Әмма...

Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев сүзләренчә, узган елны Россиянең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең «кайнар линия» телефонына 320дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларның һәр өченчесе дөреслеккә туры килгән. Халык ярдәме белән 120дән артык җинаять эше кузгатылган, 200дән артык наркотик кулланучыны административ җаваплылыкка тартканнар.

- Наркомания турында сөйләгәндә, без аны кулланучыларны ике төркемгә бүләбез: наркоман диагнозы куелган авырулар, ягъни наркотикка бәйлеләр һәм наркотик кулланучылар. Узган елны, беренче тапкыр буларак, наркотикка бәйлеләрнең саны бер процентка кимүе күзәтелде. Бер генә процент булса да, бу яхшы күрсәткеч. Элегрәк артымны 1‑2 процент дәрәҗәсендә тотрыклыландырабыз, дип сөйләсәк, хәзер без кимүгә чыктык. Ә менә наркотик кулланучыларның саны аз гына артып китте. Монысын да без уңай фактор буларак бәялибез, чөнки алар хокук саклау органнары тарафыннан ачыклана.

Беренче тапкыр тоткарланучы наркотик кулланучылар административ җаваплылыкка тартыла һәм медицина учреждениеләрендә учетка куела. Аларны ел әйләнәсендә күзәтеп-тикшереп торалар. Алга таба наркотик куллануларын туктатсалар, учеттан төшерәбез. Шунысы да бар: элек без наркотикка бәйлеләрне учеттан фәкать үлеп китүләре сәбәпле ге­нә төшерә идек, соңгы вакытта, әйтик, 2014 елда 400 кеше учеттан уңай якка үзгәрүе сәбәпле төшерелде, - диде ул.

«Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акция­се барышында наркотикка бәйлелектән дәваланырга теләүчеләр яки аларның якыннарыннан да шалтыратулар күп булган. Алар кайдан ярдәм алып булуы, тернәкләндерү курс­лары, аларның түләүлеме-юкмы икәнлеге, наркоманнарның туганнарына нинди булышлык күрсәтелүе турында кызыксынган. Наркотикка бәйлеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча республикада күпэтаплы система булдырылган. Дәүләт оешмаларында дәвалану бушка, коммерция­ле булмаган оешмаларда да түләүсез өстәмә хезмәтләр күрсәтелә, алардан кала тагын берничә иҗтимагый оешма һәм коммерцияле үзәкләр эшли. Республикада дәүләт ятак фонды 641 урын тәшкил итә, 128 тернәкләндерү ятагы бар.

Шуның кадәр наркотик кулланучыларның барысына да ярдәм күрсәтеләме, дәүләтнең моңа мөмкинлеге бармы? Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова әйтүенчә, республикада дәваланучыларга урыннар саны федераль нормалардан ике тапкырга артыграк. Бүгенге көндә ярдәм республика наркология диспансерында, аның Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан филиалларында, психоневрология диспансерының наркология бүлегендә һәм район үзәк хастаханәләрендә ачылган наркология кабинетларында күрсәтелә.

Реклама

- Наркотикка бәйлеләр өчен комплекслы реабилитация оештырылды, аларны дәвалау процессына төрле профильдәге 168 белгеч, шул исәптән психотерапевтлар, психологлар һәм социаль хезмәткәрләр җәлеп ителде. Шуңа басым ясап әйтәсем килә: кемең дә булса наркотик куллана башлаган икән, аны яшерергә кирәкми, вакытында чаң сугарга, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалануның нәтиҗәсе синең кайчан дәвалана башлавыңнан тора, - ди Елена Хафизова.

Ярдәм

Коммерцияле булмаган «Роза ветров» иҗтимагый оешмасы директоры Александр Дмитриев:

- Безнең оешма социаль тернәкләндерү эше белән шөгыльләнә, безгә стационар дәвалану курсы узганнар килә. Тернәкләндерү курсы өч айга исәпләнгән. Реабилитация курсына әзер булмаганнарны кире дәвалану учреждениеләренә озатабыз. Безгә килеп эләккән наркоманнарның 90 проценты наркотикны 12‑14 яшеннән куллана башлаган. Ата-аналарның бу проблемага күз йомулары аркасында, алар безгә 25 яшьтә генә киләләр. Наркотикка бәйлеләрнең якыннары курку хисен вакытында җиңә алсалар, бәлагә юлыккан кешеләрен вакытында дәваланырга мәҗбүр итсәләр, безгә эш күпкә ким булыр иде. Шуны да әйтергә кирәк: хәзер наркотиклар да, аларны кулланучылар да үзгәрде. Наркоманнарны мин психик авырулар дип әйтер идем, димәк, алар белән беренче чиратта психотерапевтлар эшләргә тиеш.

Индивидуаль реабилитация программалары үзәге директоры Александр Федоренко:

- Үзәк күптән түгел генә эшли башлады. Без авыруларга индивидуаль якын килү ягында. Индивидуаль дигәндә, социаль статуслары да күздә тотыла. Акчалары булмаганнарга бушка ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Дәүләт учреждениеләре белән дә, коммерцияле оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Дәвалану процессында наркотикка бәйлеләрнең күңелендә бушлык туа. Шул бушлыкны тутыру максатыннан, аларны спорт чараларына алып барабыз, мәдәни программалар төзибез. Тулы тормыш белән яши башласыннар өчен, һөнәр сайларга булышабыз, эшкә урнаштыру ягын карыйбыз.

«Эра» наркология клиникасы баш табибы Тимур Җәләлетдинов:

- Без 2011 елда ачылдык. Социаль реабилитация хезмәтләре генә түгел, тәүлек буе медицина ярдәме дә күрсәтәбез. «Наркоманнар өчен 12 адым» дигән программа нигезендә эшлибез. Реабилитациянең кыска сроклы да, озак вакытка исәпләнгәннәре дә бар.

Белеп тор!

Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең «ышаныч телефоны»: (843) 273-43-45
Республика наркология диспансеры: (843) 272-35-43
Индивидуаль реабилитация программалары үзәге: (843) 245-03-05
Коммерцияле булмаган «Роза ветров» иҗтимагый оешмасы: (843) 554-14-27
«Эра» наркология клиникасы: 8-800-700-31-72



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: