Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, безнең планетада 1,3 миллиард тәмәке тартучы исәпләнә. Бу начар гадәт аркасында ел саен 8 миллионлап кешенең гомере өзелә. Коточкыч саннар, әмма моңа карап кына дөньяда тәмәке пыскытучыларның саны кимеми. Бәя арту да туктатмый.
Хәер, зарарлы бәйлелектән аерылып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга карар кылучылар саны да арта.
Тәмәке тартуның барлык аспектлары турында Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш пульмонологы Рөстәм Хәмитов белән сөйләшәбез.
– Рөстәм Фидагиевич, никотин ни өчен бәйлелек тудыра?
– Теләсә нинди бәйлелекне җиңеп чыгу өчен иң элек аның организмның нинди системаларына тәэсир итүен аңларга кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, никотинга бәйлелек алкогольгә караганда югарырак, аның аддиктив потенциалы морфинныкы кебек үк. Бер тапкыр тәмәке тартып карау да бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин.
Ул ничек тәэсир итә соң? Чынлыкта, моны аңлатуы бик гади: никотин үзәк нерв системасына һәм бөер асты бизләренә эләгеп, адреналин гормоны эшләнеп чыгуга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, организмда глюкоза арта һәм артериаль кан басымы күтәрелә. Кеше канәгатьләнү ала, көч пәйда була, рәхәт булып китә.
Мәктәптән биология дәресләрен искә алыйк әле: адреналин безгә стресслы мизгелләрдә исән калырга ярдәм итә. Бу гормон тизрәк һәм озаграк йөгерергә, авыр тормыш хәлләрен кичерергә булыша. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәрелү кәефне яхшырта, канәгатьләнү хисе бирә. Тик, нигездә, никотин куллану безнең организмны даими стресс халәтендә тота, ә бу, билгеле булганча, гомерне кыскарта.
– Никотин куллануның куркынычсыз ысуллары бармы?
– Бөтендөнья табиблар берләшмәсе бу сорауга катгый рәвештә: “Юк!” – дип җавап бирә. Җитештерүчеләр тәкьдим иткән “куркынычсыз” тәмәке аналоглары турында әлегә аз өйрәнелгән. Тик һәркемгә дә мәгълүм, нинди генә төрдә булмасын, никотин куллану күңелсез нәтиҗәләргә китерә.
Уртача алганда, кеше көненә 5-10 тәмәке тарта. Ә электрон тәмәкеләр турында сүз барганда, аларны иртәдән кичкә кадәр кулдан төшермәүчеләр дә бар. Шул рәвешле никотин куллануны да чикләми алар. Кеше электрон тәмәке тарткан вакытта составында никотин булган сыеклыкның парын суыра һәм ул үпкәләргә утыра.
Никотинның сагыз сыман төрләре файдалылыгы ягыннан өстен була алмый. Алар аркасында, гомумән, тавышсыз калырга мөмкин. Беренчедән, организмга тагын да күбрәк никотин керә. Икенчедән, биредә авызның лайлалы тышчасына турыдан-туры йогынты ясала. Шул сәбәпле авыз эчендә җәрәхәтләр, эрозия, пародонтоз, ирендә һәм телдә яман шеш барлыкка килү ихтималы арта.
– Тәмәке тартуны ничек ташларга һәм никотинга бәйлелектән тулысынча арынып буламы соң?
– Биредә бер мәсьәлә баш калкыта: проблеманы таный белергә һәм аны хәл итә башларга кирәк. Әлбәттә, көчле бәйлелек очраклары да була, ихтыяр көче булган кеше генә әлеге начар гадәтен җиңәргә сәләтле. Аннан башка бер генә дәвалау ысулы да нәтиҗәле булмаячак. Биредә табиблар да, медикаментлар да көчсез булачак.
Никотин бәйлелеккә каршы көрәшнең заманча ысуллары психотерапевтик ярдәмне күз алдында тота. Наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайчагында дәвалау процессында пациент никотин сыман тәэсир итә торган дару төймәләре куллана башлый. Дәвалау курсыннан соң никотин бәйлелеге тулысынча диярлек юкка чыга. Биредә тагын бер кат ассызыклап әйтәм, дәвалаучы табибың белән һәрдаим элемтәдә булу кирәк.
Тәмәкенең, нинди генә яктан карасак та, файдасы юк, кешегә ул бары зыян гына китерә. Мөселманнар өчен аның хәрам булуын исбатлаучы дәлилләр дә бар. Тәмәке өчен акча түгеп, без гаилә бюджетының өлешенә керәбез. Исраф итү диндә хәрам булып санала.
Халык әйтсә...
Тартуны ташларга теләүчеләргә халык медицинасыннан берничә киңәш
Тәмәке тарту теләге барлыкка килгән вакытта, чикләвек ашагыз, кәнфит (леденцы) суырыгыз яки төрле хуш исле майлар иснәгез.
Бер аш кашыгы солыны 1 стакан кайнар су салып, 2 мәртәбә кайнатып чыгарырга. 1 сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Көнгә 4-5 мәртәбә стаканның 1/4 өлеше күләмендә әлеге төнәтмәне 3-4 атна эчәргә.
Шулай ук, белгечләр Аллен Каррның “Легкий способ бросить курить” китабын укырга киңәш итә. Әлеге китапны интернет аша һәркем бушлай укый ала.
______________________________
Бу кызык!
16нчы гасырда Англиядә тәмәке тартучыны, муенына бау бәйләп, урам буйлап йөрткәннәр. 17нче гасыр башында Россиядә тәмәке тартучыларның табан астына 60 тапкыр таяк белән суга торган булганнар. Әгәр шул ук кешенең икенче тапкыр тәмәке тартканын күрсәләр, аның борынын кисеп алганнар. Тәмәке белән сату итүчеләрне сөргенгә җибәргәннәр.
Хәер, Пекин мәктәптәрендә тәмәке тарта башлаган укучыларны җәза көтә. Алар сәгатьләр буе велотренажерда шөгыльләнергә тиеш.
Халыкта шундый әйтем бар: “Бер кеше тарта – бар кеше дә авырый”.
Тәмәке тартучының организмында, никотинның дүрттән бер өлеше генә, тагын дүрттән бер өлеше тәмәке төпчегендә тотылып кала. Ә ярты өлеше тарта торган урында кала. Әгәр тәмәке тартмаган кеше бу урында бер сәгать торса, ул 4 тәмәке тарткан кадәр агу алачак. Ә тәмәке составындагы радиоактив кургаш һәм висмут балаларга бигрәк тә күп зыян сала: баланың аппетиты начарлана, еш көйсезләнә, тиз аручанга әйләнә.
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар