16+

Алсу Тимергалина: «Мин әтинең тавышын ишетәм, интонациясен тоям...»

Рәссам Алсу Тимергалина белән 55 яше тулу уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ачылган «Живопись. Графика» дип аталган юбилей күргәзмәсе уңаеннан очраштык. 40лап эшне үз эченә ала ул. 20гә якын график эшләр, ә калганы майлы буяулар белән киндергә иңдерелгән. Залга узучы тамашачыны рәссамның Зөфәрҗәт исемле автор курчагы каршы ала. - Алсу...

Алсу Тимергалина: «Мин әтинең тавышын ишетәм, интонациясен тоям...»

Рәссам Алсу Тимергалина белән 55 яше тулу уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ачылган «Живопись. Графика» дип аталган юбилей күргәзмәсе уңаеннан очраштык. 40лап эшне үз эченә ала ул. 20гә якын график эшләр, ә калганы майлы буяулар белән киндергә иңдерелгән. Залга узучы тамашачыны рәссамның Зөфәрҗәт исемле автор курчагы каршы ала. - Алсу...

Рәссам Алсу Тимергалина белән 55 яше тулу уңаеннан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ачылган «Живопись. Графика» дип аталган юбилей күргәзмәсе уңаеннан очраштык. 40лап эшне үз эченә ала ул. 20гә якын график эшләр, ә калганы майлы буяулар белән киндергә иңдерелгән. Залга узучы тамашачыны рәссамның Зөфәрҗәт исемле автор курчагы каршы ала.
- Алсу ханым, Казан кызы буларак, иҗатыгызда Казан («Иске Казан» сериясе) бик калку бирелә, бер үк вакытта риваятьләргә, татар халык әкиятләренә дә битараф түгелсез. Шулай булуга да карамастан, сезнең иҗатның саллы бер өлеше Татарстан китап нәшрияты, вакытлы матбугат («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») белән бәйле. Язучы-фантаст Адлер Тимергалинның кызы рәссамчылык эшен нәкъ менә китап бизәүдән башлаган икән, монда гаҗәпләнерлек әйбер дә юк кебек.
- Бик дөрес. Чөнки мин китапны һәрвакыт яраттым. Бу әтидән дә бирелгәндер. Татарстан китап нәшриятына да беренче тапкыр әти алып килде. Моннан гайре ул мине бер җирдә дә җитәкләп йөрмәде. Бу беренчесе-соңгысы дигәндәй, бердәнбер шундый очрак булды. Ул чагында Казанда бердәнбер китап нәшрияты һәм шунда бердәнбер сәнгать редакциясе бар иде. График рәссамнарның бик тә шунда эшлиселәре килә иде. Бу вакытта мин әле сынлы сәнгать училищесын тәмамламаган идем. Әмма инде ниндидер оеткы бар. Чөнки әти миңа: «Менә шуны укы, менә монысын укы», - дип, китап­лар бирә. Ә мин укыйм да, тушь белән, тышлык өчен дип, рәсем ясый идем.
Сәнгать редакциясенә Герман Трифонов янына кердек. Эшләремне күрсәттем. Ошатты. Еллар узгач, үземә дә, азмы-күпме генә булса да, сәнгать редакциясендә редактор булырга туры килде. Нәшрияттан эштән китсәм дә, китап бизәүне ташламадым. Ул гомер буе минем белән янәшә барды.
- Сүз уңаеннан, «Гали Баба һәм 40 карак»тан башлап, Алсу Тимергалина кулы белән бизәлгән берничә китапны укучыларыбыз хәтерендә яңартып китик әле...
- Ул зур форматлы төсле китап иде. Аның иллюстрацияләр тупланмасын «Казан» милли мәдәният үзәгенең музее сатып алды. Шәүкәт Галиевнең, тышлыгында куян кишер тотып бара торган, «Куян зарядка ясый» дигән китабын да балалар хәтерлидер... Аннан килеп, Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»сы. Саный китсәң, күп инде ул китаплар... Ә менә соңгы елларда эшләнгән «Балачак энциклопедиясе»н күргәзмәгә дә куйдым. Биш китап булды алар. Бишесен дә мин бизәдем. Алар Татарстан китап нәшриятында чыкты. Бишенчесе иң җаваплысы булды. Чөнки бөтен классик әкиятләр («Бүре һәм 7 кәҗә бәтие», «Кызыл калфак», «Барон Мюнхаузен», «Сәяхәтче бака» һ.б.) шунысына тупланган иде.
- Адлер аганың: «Кызым, минем китапны бизә әле», - дигәне булдымы?
- Беркайчан да. Шулай да үзе исән вакытта 2011 елны «Карурман аша» дигән китабының тышлыгын бизәдем.
- Күргәзмәдә урын алган «Шү­рәле» китабы хакында да әйтеп узыйк инде. Чөнки Байназар Әлменов «Шүрәле»сеннән соң әлеге «урман сарыгына» тотыну ул җиңел нәрсә булмагандыр.
- Әлбәттә. Заказны биргәндә үк сәнгать редакциясе редакторы Рушан Шәмсетдинов: «Моңа кадәр булган Шүрәлеләрнең бөтенесен дә онытып тор. Үз Шүрәлеңне яса», - диде. Бу вакытта латин графикасына күчү турында сүз бара иде. Шуңа да ул аерым проект кысаларында эшләнде. Текст бер ягында татарча хәрефләре белән булса, икенче ягында латин графикасында язылган. Ул шундый бер тарихи китап булып калды.
- Ул иллюстрацияләрне шулай ук Татарстан сынлы сәнгать музее сатып алды... Кызык, язучы гаиләсендә туган кызның рәссам булып китүе кемнән булды икән?
- Әнинең абыйсы Мәкъсүт абый иң беренче булып этюдник, майлы буяулар бүләк итте. Ул шабашник иде. Алар Сарманда булган бөтен агитация плакатларын кызыл комачка ак теш порошогы белән яза иделәр. Ул минем рәссам булуымны бик теләгән иде. Мин сәнгать мәктәбендә укый гына башлаган чак әле бу. Рәссам булып китүемә әнинең дә йогынтысы булды. Ул вакытта әни партия мәктәбе тәмамлап кайтып, «Социалистик Татарстан»да эшли иде. Шунда Байбурин атлы рәссам, сәнгать мәктәбенә Рәшит Төхбәтуллин классына бирергә кушкан. Аңа эләгү өчен мин, яшемне бер елга зуррак итеп күрсәтеп, мәктәпкә бардым. Шулай кереп кителде инде.
- Бүгенге күзлектән караганда, кайсысы якынрак: китап бизәүме, әллә киндердә майлы буялар белән эшләүме?
- Китап - бер яктан, гарантияле заказ. Шулай булса да, живопись - майлы буяулар белән эш итү якынрак. Бигрәк тә Казанны сурәтләргә яратам. Казанның үзәгендә яшәгән кеше бит инде без. Яныбызда гына Кабан күле, Камал театры, Болак... Казанның тап уртасы. Минем шундый эшем дә бар - «Болак буенда» дип атала.
- «Иске Казан»га ничек тотынырга булдың?
- Бер заман Казан ныклап үзгәрә башлады. Бу өйләр хәзер бетә бит инде, дип, иске йортларны төшерә башладым.
- Училищеда уку еллары нәрсәсе белән истә калды?
- Ул чакта мин Воровский ягында яшәдем. Аннан үзәккә килүче бердәнбер 1 нче троллейбус бар иде. Аңа планшетлар, этюдниклар белән ничек кирәк шулай этеп-төртеп булса да, эләгергә кирәк иде. Чөнки ул Соцгородтан ук тулып килә. Анда яшәп көн дә укырга йөрү - ул үзе бер сынау иде. Безне сынлы сәнгать мәктәбендә Рәшит Төхбәтуллин укытты. Ул бик зур педагог, бик олы рәссам иде. Аңарда укыган өч кыз берьюлы кердек Казан сынлы сәнгать училищесына. Аның кебек безне беркем өйрәтмәде. Шуңа да училищеда җырлап кына укыдык. Дога булып барсын бу сүзләр остазга.
- Ә алга таба иҗатыгызга йогынты ясардай рәссамнар булдымы?
- Бездә рәссамнар бик көчле. Алардан өйрәнергә була. Графиклар Григорий Эйдинов, Фәридә Хасьянова һ.б. Журналны ничек бизәргә дип, Илдар Әхмәдиевнең «Азат хатын»дагы иллюстрацияләрен кайта-кайта карый идем. Ул вакытта Рәшит Төхфәтуллинның да иллюстрацияләре дә күп басыла иде. Әлбәттә, аларның иҗатларының тәэсире зур булды.
- Быелгысы елда бу инде сезнең икенче күргәзмә. Апрель аенда әтиегезнең туган ягы Сарман районында - Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбен­дә ирегез, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бү­лекчәсендә идарә әгъзасы Ренат Кәримов белән берлектә шундый ук зур күргәзмә ачкан идегез.
- Әти Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылында туган. Элемтәләрне өзмибез. Әтинең кабере дә шунда. Авыл мәктәбе Адлер Тимергалин исемен йөртә. Мәктәптә язучыга багышлап музей ачарга да ниятлибез. Ә апрель аендагы кайту шулай ук әти белән бәйле булды. Ике томлык сайланма әсәрләре чыгу уңаеннан Җәлил бистәсе Мәдәният йортында китап тәкъдим итү булды. Әлеге әсәрләрне ул исән чакта үзе сайлап, үзе туплап калдырган. Мин аны компьютердан табып, нәшриятка илттем. Әти бик тыйнак иде. Ә аны туган ягында шуның кадәр олыладылар. Казаннан язучылар Газинур Морат, Ленар Шәех, «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тәрханова кайтты. Оештыру эшләрен дә Алсу ханым үз өстенә алды.
- Бүгенге көндә сез Фольклор үзәкнең «Түгәрәк уен» редакциясендә эшлисез. Йогынтысын инде эшләрегездә күрәбез. Гомумән, редакциядә эшләүнең уңай яклары бармы рәссамга?
- Әлбәттә. «Җиде кыз» риваяте буенча эшләнгән эш «Түгәрәк уен» тәэсирендә туды. Фольклор безне ерак тамырларга илтеп тоташтыра. Шәхсән үзем тәңречелеккә кадәр төшеп җитмәдем әлегә, әмма мин шул юлда... Редакциянең уңай якларын да бик рәхәтләнеп барлый алам.
Миңа шәхсән редакциядәге халәт бик ошый. Бөтен кешене күрәсең, беләсең... Остаханәдә бикләнеп утырып, син ул кешеләрне белә алмыйсың. Аннан татар сөйләме җанга якын. Рәссамнар үзара бик сөйләшмиләр бит татарча. Мин редакцияләрдә татар мохитендә эшләвем белән бәхетле. Без бит мәктәптә рус әдәбияты укып үскән буын, ә татар редакцияләрендә мин татар әдәбиятына үтеп кердем. Нинди генә иллюстрация ясасаң да, башта әсәрне укып чыгарга кирәк. Шөкер, ул байлыкны да күрдем мин. Баштарак татар шигъриятен аңлау кыенрак иде. «Мин татарча укый белмим», - диләр. Ә нәрсәсе бар? Күбрәк укырга гына кирәк. Энем Рөстәмгә дә шул ук сүзләрне әйтәм. Ул әтинең әсәрләрен укый алмый. Мин бәхетле, әтинең китапларын теләсә кайсы битен ачып укый алам, аңлыйм. Мин аның тавышын ишетәм, интонациясен тоям.
- Кызыгыз Вероника шулай ук иҗади эшли торган кыз. Аның белән дә таныштырып үтсәгез икән.
- Кызым герман-роман телләре буенча университет тәмамлады. Тел буенча китмәде. Дизайнер булып эшли. Бик нечкә тоемлый. Төсләргә бик сак.
- Нинди планнар белән яшисез?
- Фольклорга тагын да тирәнрәк үтеп керәсем килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading