Шәһри Казан

Бакый Урманче исемендәге бәйгедә катнашу – намус эше

Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куел­ган Бакый Урманче исемендәге премияне тапшыру тантанасы - сәнгать әһелләре ике елга бер көтеп ала торган иң куанычлы вакыйгаларның берсе.

Асылы үзгәрешсез кала

Шунысы әһәмиятле, аның абруе елдан-ел үсә, географиясе киңәя бара. Җиңүчеләр санаулы гына булса да, мәртәбәле бүләккә дәгъва белдерүчеләр быел 77 булган. Араларында Татарстаннан тыш, Оренбург өлкәсе, Мәскәү, Магнитогорск, Пенза, Пермь крае, Төрекмәнстан, Казахстан вәкилләре дә булуы шул хакта сөйли. Тантананың «Хәзинә» милли сәнгать галереясындагы Бакый Урманче эшләре куелган даими күргәзмә эргәсендә баруы үзе бер мәртәбә һәм иҗатчыларга бөек остаз исемендәге премияне аның кул җылысын саклаган эшләр янәшәсендә кабул итеп алу, билгеле бер күләмдә бурычлар да йөкли. Хәер, бәйгенең шартлары ук иҗатчылардан милли төсмере, үзенчәлекле өслүбе, яңалыгы булган кабатланмас эшләр таләп итә. Сынчы-рәссамның тууына 119 елга туры килгән быелгы бәйге дә үз югарылыгында калды.

1999 елдан бирле бирелеп килүче һәм моңа кадәр Зөфәр Гыймаев, Наилә Кумысникова, Канәфия Нәфыйков, Григорий Эйдинов, Илдар Зарипов, Фәридә Хась­янова, Булат Гильванов һ.б.га абруй китергән әлеге премия быел кемнәрне сөендерде соң? Алар бишәү: «Сынчылык» номинациясендә «Тукай әкиятләре» композициясе өчен Рөстәм Габбасов; «Сынлы сәнгать» номинациясендә «Из детства» триптихы өчен Александр Петров; «Декоратив гамәли сәнгать» номинациясендә «Төрки-татар язуы тарихы» керамик панно проекты өчен Рөстәм Шамсутов; «Графика» номинациясендә «Исторические города Татарстана» дип аталган график шәкел өчен Вера Карасёва; «Теория һәм сәнгать, тәнкыйть, сәнгать белеме тарихы» номинациясендә «Графический коллектив «Всадник». 1920-1924. «Сметая веками насевшую пыль...» күргәзмәсе ката­логы» өчен - Ольга Улемнова лаек булды.

Яшьләрне җәлеп итү зарур

Шунысын да әйтергә кирәк, моңа кадәр 75 мең сум булган премиянең күләме арткан. Быел һәр җиңүчегә 100 мең сумга (!) сертификат тапшырылды.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвири һәм гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова үзе дә Бакый Урманче премиясе лауреаты. Жюри әгъзасы буларак, ул әлеге бәйгене күптән күзәтеп килә, шуңа да аның инде чагыштырып карау мөмкинлеге дә зур. Ул Мәдәният министрлыгының рәссамнарыбызга шундый зур стимул бирүен ассызыклап, быелгы бәйгегә сынлы сәнгатьнең күп кенә жанрларында шактый эшләр кабул ителүен билгеләп үтте.

Сулдан уңга: Рөстәм Шамсутов, Ольга Улемнова, Рөстәм Габбасов, Вера Карасёва, Александр Петров.

- Монда бер генә дә сәер нәрсә юк, чөнки Бакый Идрис улы үзе дә сынлы сәнгатьнең барлык төрләрен үстерүгә үз өлешен керткән шәхес, 70 елга якын гомерен иҗатка багышлаган һәм аның бөтен тормыш юлы югары сәнгатькә хезмәт итү, профессиональлекнең һәм камиллеккә омтылуның югары үрнәге булып тора, - диде. - Кагыйдә буларак, бәйгене Александр Иншаков, Айрат Хәмидуллин, Рөстәм Килдебәкев кебек өлкән һәм урта буын рәссамнар тота. Яшьләр без теләгәнчә үк актив түгел. Моңа кадәр шушы бәйгедә катнашкан осталарның әлеге дистанциядән китүе кызганыч. Иманым камил, алар монда көндәшлек мохитен тудыра алган булырлар иде, - ди Рауза ханым.

Реклама

Ни генә дисәк тә, быел график рәссамнарның активлыгы кимегән. Нибары ун эш кергән. Портрет жанры да мактанырлык түгел. Китап бизәүчеләрдән, акварельчеләрдән бер генә гариза да булмаган. Шуңа күрә дә бәйгегә азмы-күпме динамика өстәү һәм яшь буын рәссамнарны җәлеп итү йөзеннән, «Дебют» номинациясе кертергә, шул ук вакытта, берсе икенчесеннән аерылып торсын өчен, тематик бәйгеләр уздырырга да вакыт җиткәндер, дигән фикердә жюри әгъзалары.
Әлеге чараны республиканың мәдәни тормышындагы олы вакыйга буларак билгеләп узган Татарстан Мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Эльвира Камалова да: «Бакый Урманче премиясе безнең алга таба булган профессиональ эшчәнлегебездә ниндидер бер ориентир - юл күрсәтүче булып тора һәм алар профессионализмның югары кануннарына туры килергә тиеш», - дип басым ясады.

Тел тарихын - паннога

Быел декоратив гамәли сәнгать номинациясендә беренче тапкыр монументаль сәнгать әсәре - озынлыгы - 25, биеклеге 2,5 метр булган зур панно тәкъдим ителде. Байлар Сабасындагы сәләтле балалар укый торган мәктәп-интернатның интерьерында тулы бер диварны алып тора ул. Татар язуының узган юлы шушы гаҗәеп күләмле эштә сәнгати чагылыш тапкан.

- Бу, мөгаен, татар язу­ы­на беренче һәм әлегә бердәнбер һәйкәлдер. Биредә төрки чор, гарәп графикасы, латин хәрефләре, кириллица - бар да кергән. Шәхсән минем өчен әлеге премиянең нәкъ менә Урманче исеме белән бәйле булуы кыйммәт. Гомумән, аның шәхесенә кагылган һәр нәрсә кадерле булырга хаклы. Шуңа да бәйгедә катнашуны намус эше дип саныйм, калдырмаска тырышам. Татар темасы, милли тема үзәктә торырга тиеш монда. Әле кайвакыт эш югары дәрәҗәдә башкарылган дип, татарга ят булган әйберләр дә уза, - ди проект авторы, рәссам-каллиграф, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шамсутов.

Аның проекты 2014 елда Исмаил Әхмәтов фонды ярдәме белән гамәлгә ашкан. Әлбәттә, мондый зур эшне бер кеше генә башкарып чыга алмас та иде. Шуңа да автор координаторлар Антон Несмелов һәм Тимур Исламовка; Изабелла Борисова җитәкчелегендәге мозаикачыларга, Вадим Петрищев кул астындагы эшче-монтажчыларга; бөтен оештыру эшләрендә башлап йөргән мәктәп директоры Ләйсән Билалова һәм дә төрки-татар язуы тарихы турындагы фәнни текст мөхәррире филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәт, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтының кулъязма мирас, археография фәнни укыту үзәге җитәкчесе Резедә Сафиуллинага бик рәхмәтле. Шамсутов әлеге премияне икенче тапкыр алса, сынчы-рәссам Рөстәм Габбасовның бу әле иҗат юлындагы беренче зур премия­се. Түбән Камада узган җәйдә ачылган Тукай паркы өчен унлап эш башкара ул. «Җанында татар рухы булган һәр рәссам Урманче иҗатына мөкиббәндер дип уйлыйм. Ә инде Урманче премиясе ул иҗатчыны мәртәбәле баскычка күтәрә», - ди ул да. Сынчыны алда Болгар музей-тыюлыгы белән бәйле тагын да җаваплырак эшләр көтә. Аның яңа эшләрен Болгар җыенында күрербез дип өметләник.

Кыскасы, Урманче һәр ике ел саен рәссамнарыбызны, милли сәнгатебез өчен ни эшләдегез дигәндәй, үз эргәсенә хисап тотарга чакыра. Димәк, тагын ике елдан...




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: