Шәһри Казан

"Бер гаиләдә ике рәссам булганда, бу инде тулы гармония"

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Александр Федотовның юбилей күргәзмәсе эшен төгәлләде. Бу аның Казанда узган дүртенче зур шәхси күргәзмәсе. Димәк, милли сәнгать галереясында күрсәтелгән 80гә якын эшнең 20ләбе янә Татарстан Сынлы сәнгать музее фондларына, ә калганы рәссамның остаханәсенә китәчәк дигән сүз. Ә анда пейзаж остасының тамашачы әлегә күрергә өлгермәгән, төгәлләнмәгән...

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Александр Федотовның юбилей күргәзмәсе эшен төгәлләде. Бу аның Казанда узган дүртенче зур шәхси күргәзмәсе. Димәк, милли сәнгать галереясында күрсәтелгән 80гә якын эшнең 20ләбе янә Татарстан Сынлы сәнгать музее фондларына, ә калганы рәссамның остаханәсенә китәчәк дигән сүз. Ә анда пейзаж остасының тамашачы әлегә күрергә өлгермәгән, төгәлләнмәгән эшләре дә шактый.
Хәрби кеше булуына карамастан, Александр Федотовның әтисе дә кулына еш алган кылкаләмне. Зур-зур рәссамнарның эшләрен күчереп ясый торган гадәте булган аның. Шуннан күрмәкче, Саша да кечкенәдән рәсем сәнгатенә тартыла, матурлыкны, әйләнә-тирә табигатьне төрледән-төрле буяулар аша күрсәтергә омтыла. 1975 елда Рязань сәнгать училищесын, ә инде 1983 елда профессор Мочальскийның станлы живопись остаханәсендә укып, Мәскәүнең Суриков исемендәге сынлы сәнгать институтын тәмамлый. 1983-86 еллар Казанда Россия сәнгать академиясенең Харис Якупов җитәкчелегендәге остаханәдә шөгыльләнү еллары буларак кадерле рәссамга.
"Кышкы кояш"
Александр Федотов иҗатының төп кыйбласы пейзаж - табигать күренешләре. Ул аны үзенчә күрә, хәтта, әйтергә кирәк, үтәли күрә һәм үзенә генә хас «йомшак­лык», «җиңеллек» белән каударланмый гына әйтеп тә бирә. Аның эшләре «артыгын сөйләшми» торган кеше сыман, әмма әнә шул «аз сүзле»легендә дә хикмәт бар. Рәссам артыгы белән төгәл, пөхтә. Юк-бар ыбыр-чыбыр белән вакланмый гына, «унлыкка бәрә». Артыгы кирәкми дә, киндергә төшкән кадәресе шуның кадәр чиста, наять. Аның эшләренә карыйсың да, моның бер кыенлыгы да юк һәм син дә аны нәкъ менә шулай җиңел генә ясый алырсың сыман. Сыман гына шул... Беренче карашка тоелган әнә шул «җиңеллек» артында никадәр осталык ятуы бәхәссез. ОСТАЛЫККА илтүче ул сукмакны дистә еллар дәвамында рәссам бер ялгызы сала һәм олы юлга чыгаручы серле сукмакны һәр оста үзе генә белә, үзе генә таба. Бу очракта Александр Федотов та искәрмә түгел.
... Александр Федотовның эшләрендә декоративлык яры­лып ятса да, рәссам нәкъ менә безгә таныш әйләнә-тирәне сурәтли. Аерма шунда гына: ул кү­зәтүчәнрәк, ул карап кына калмый - күрә дә, андагы халәтне, андагы тынлыкны тоя да. Һәм, һичшиксез, күңеле дә төсләргә баерак. Шуңа күрә дә күргәнен гаҗәеп буяуларга мана, үзенчә яза белә, ә без, кайчак ваемсыз гына, һичнигә игътибар итмичә, шул урамнардан үтеп-сүтеп йө­ри бирәбез. Күреп хозурланган очракта да, ул безнең күңелебездә генә кала, ә ул шул җанга үтеп кергән халәтне, хозурлыкны картиналары аша янәдән безгә «сөйләп», исебезгә төшерә. «Бүгенгедәй күз алдымда. Беләм. Бу бит фәлән җир», - дисең... Шулчак якын танышыңны очраткандай рәхәт булып китә. Чөнки шул чактагы хисләр кабат күңелдә яңара.
- Ни генә булмасын, пейзажны яратмаган кеше бик сирәктер яки бөтенләй дә юктыр. Шул исәптән мин дә. Бу, күрәсең, язмыштыр инде. Гәрчә безне Суриков институтында укыганда башка жанрларда эшләргә өйрәтсәләр дә, мин пейзажда тукталдым. Ул мине кечкенә чактан ук бар яклап үзенә бик нык җәлеп итте һәм әле булса, табигатьне ясаудан туктый алганым юк, - ди үзе рәссам.
Сүз дә юк, янәшәңдә бөтенесе иҗат белән шөгыльләнгәндә, башкача булмыйдыр да. Чөнки Федотовлар гаиләсе тулысынча иҗаткярләрдән тора. Наилә һәм Саша институт елларыннан бирле инде 30 елдан артык бер-берсен тулыландырып иҗат итәләр. Наилә ханым Кумысникова шулай ук олы рәссам. Нигездә каюлы күн - Казан җөенә, милли бизәкләргә өстенлек бирә. Киленнәре белән уллары да иҗат юлында. Алары дизайнерлар.
- Бер гаиләдә ике рәссам булганда, бу инде тулы гармония,­­­- ди Наилә ханым, үзе дә сүзгә кушылып, - берсе генә рәссам булганда, аның икенчесе аңламаска да мөмкин. Саша иҗаттан башканы белми. Аның буш вакыты юк. кайчан карама, ул үзенең пейзажы белән. Бу аның өчен бик мөһим. Ул пейзажны язып кына калмый, ул аны үзенеке итә. Ул көзне ясый икән, аның көзе бөтен көзләрне бергә берләштерә, болыт икән, ул аның портретын ясый, галәм күренеше итә... Иҗат кешесе шундый инде ул. Минем әти-әнием дә иҗади кешеләр иде, шуңа күрә дә алар безнең өйләнешүебезне хупладылар. Алар үзләре дә институтта укыганда төркемдәшләр булганнар. Без дә Саша белән төркемдәшләр идек. Улыбыз да бу традицияне дәвам итте.
«Гаилә белән бергә җыелган чакларда яңа эшләрне «сүтеп җыю» йә булмаса киңәш рәвешендә «төзәтмәләр» кертү гадәте бармы?»- дип кызыксынам Александр Сергеевичтан. «Бар андый нәрсә, әмма булса да, бик сак кына, киңәш-табыш итеп кенә»,- ди ул.
* * *
...Чираттагы күргәзмә тәмам. Ул кабат яңа эшләргә старт бирә. Теләкләр, тәкъдимнәр дәфтәренә язылганнар быелгы күргәзмәнең елъязмасы булып тарихта калачак. Нәрсә язганнар диген? Күп кенә казанлылар Александр Федотовның иҗатын «ачыш» буларак бәяләгән. Бу инде рәссам кемнеңдер күңел күзен ачкан дигән сүз... Мондый ачышлар дәвамлы булсын.
"Өй. Казлар"
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: