Шәһри Казан

Казанның «Манеж» күргәзмә залында гадәти булмаган күргәзмә ачылды

Казан Кремле музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында "Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге" дип аталган гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: экспонатлар архиологларның казу эшләре вакытында табылган әйберләрдән гыйбәрәт. Тантананы алып барган, Казан Кремле тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да сүзен нәкъ шуннан башлады. - Дөнья күләмендәге мәдәни объектлар булып саналган...

Казан Кремле музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында "Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге" дип аталган гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: экспонатлар архиологларның казу эшләре вакытында табылган әйберләрдән гыйбәрәт.
Тантананы алып барган, Казан Кремле тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да сүзен нәкъ шуннан башлады.

- Дөнья күләмендәге мәдәни объектлар булып саналган әлеге корылмалар яңарыш сүзенең мәгънәсенә яңа төсмерләр өстәде, - дип белдерде ул.
Күргәзмә ачылышында әлеге ике объектны торгызуда турыдан-туры катнашучыларның да булуы аның кыйммәтен тагын да арттыра иде. Беренче чиратта Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

- Элек без моны мондый позиция, мондый кәеф белән эшли дә, бу хакта хыяллана да алмый идек. Безнең бу мирасның бәһәсе юк! Бу безнең барыбызның да олы җиңүе,- диде ул, эшләнгән эшләрне барлап.

Ә артка борылып карасаң, ягъни "Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге" проектын тормышка ашыру башланган 2010 елдан соңгы аралыкта, чыннан да, колач җитмәслек эш башкарылган. Болгар музей-тыюлыгында халык ярдәме белән 13-18 гасырга караган Болгар архитектурасын реставрацияләү-консервацияләү буенча зур-зур чаралар тормышка ашырылды, яңа музей объектлары төзелде. Элекке шәһәр булган урында археологлар казу эшләрен дәвам итте. Археологик казу эшләрен Казан, Мәскәү, Кострома, Кырым галимнәре җитәкләде. Шул вакыт эчендә 60000 квадрат метр җир өйрәнелеп, музей-тыюлык фондына уннарча мең табылдык кабул ителгән. Соңгы биш ел эчендә генә дә казу эшләре вакытында Болгар тыюлыгында ун хәзинә табылу күп нәрсә турында сөйли. Күргәзмәдә 2010-2014 елларда табылган 14 гасырга караган алка, йөзек, беләзек, каптырма, Коръән савыты кебек әйберләрне күрергә була.

Реклама

Казаннан 30 чакрым ераклыктагы Зөя каласына исә 1551 елда Явыз Иван тарафыннан нигез салына. Биредә борынгы рус архитектурасының күп санлы һәйкәлләре сакланып калган. Зөя шәһәрчеген төзү дөнья тарихына моңа кадәр тиңе булмаган төзелеш буларак кереп кала. Чөнки бер үк вакытта кирмән-шәһәргә нигез дә салына, халык та төпләнә. Ул алдан хәзерләп куелган бүрәнәләрдән нибары дүрт атна эчендә салына. Төзелештә уннарча мең кеше катнаша.

Республиканың "Яңарыш" фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә Зөя шәһәрчегенең уникаль мәдәни мирасы булып торган объектларга реставрация ясалды. Алар арасында экспозицияләр, һәм музейның күргәзмә заллары урын алган тарихи биналар бар.
2009 елда "Зөя утрау-шәһәрчеге" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее ачылды. Күргәзмәдә 2009-2014 елларда уздырылган казу эшләре вакытында табылган, музейның археолокик тупланмасындагы экспонатлар күрсәтелә. Анда керамиканы да, тиен акчаларны да, агач һәм күн эшләнмәләрне дә очратырга була.

Күргәзмәнең сынлы сәнгать тупланмасында дистә еллар дәвамында иҗади эшчәнлекләрен Зөя утравы һәм Болгар тарихи тыюлыгы белән бәйләгән рәссамнарның эшләре тәкъдим ителә. Ул ике ай дәвам итәчәк.

Фото: kazan-kremlin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: