16+

“Әхсән хатлары” китабы үз укучыларын тапты

 Күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты табасыннан "Әхсән хатлары" дигән яңа басма төшеп, укучы кулына барып иреште. Әйе, узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында адәм баласы үзенең хис-тойгыларын, бар уйларына ккәгазь битенә түгеп, хат итеп юллый иде.

“Әхсән хатлары” китабы үз укучыларын тапты

 Күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты табасыннан "Әхсән хатлары" дигән яңа басма төшеп, укучы кулына барып иреште. Әйе, узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында адәм баласы үзенең хис-тойгыларын, бар уйларына ккәгазь битенә түгеп, хат итеп юллый иде.

Хат ул әдәбиятныңда бер бик кызыклы, үтемле җанры булды. Такташның "Киләчәккә хатлар" ын, Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ын белә идек. Алар янына менә кызыклы һәм укылышлы булырга дәгъва итеп, "Әхсән хатлары" да өстәлде. Аларны Татарстанның Халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган булган. Барлыгы 36 хат. Һәрберсе бер калын дәфтәр. Машинкада 50 - 60шар битлек.

Равил Фәйзуллинга җавап язмаса да, (очрашкан чакларда алар хакында сүз күп булган) бөек рәссам даими язып, почтага гына ышанмый, үзе китереп китә торган булган. Аларның барысында да нечкә, ихлас күңелле, сабый җанлы рәссамның милләтебезнең киләчәк язмышы хакында төн йокыларын качырган борчылулары.

 Көне буе Түбән Кама каласындагы остаханәсендә туктаусыз иҗат итеп, үзе ясаган ияләре белән сөйләшүгә генә риза булмыйча, ул төннәр буе кулына каләм алып, хатлар да яза. Үзенең җандашына, халык шагыйренә мөрәҗәгать итә. һәм аның йөзендә бөтен милләткә. Милли аңны уятырга теләп, битараф булмаска өндәп. Уй-фикерләре барып җитәр, халкыбызга ярдәм итәр, үзен аңларлар дип өметләнеп.

Әйе, талантлар бит алар пәйгамбәрләр төсле алдан күрүчән була. Әхсән Фәтхетдиновның да өмете аклана.1000 данә белән нәшер ителгән әлеге китап шуның ачык мисалы.

 Ә инде китапны тәкъдим итүгә килгән мөхтәрәм шәхесләрнең күбесенең залда урын җитмәү сәбәпле, басып торуын да әйтсәк, халкыбызның мондый китапка сусаган һәм аны зарыгып көтеп торган дип әйтергә җирлек бар. Кунаклар арасында министрлар да, депутатлар да, язучылар да, рәссамнар дә шактый иде. Әлеге тәкъдим итү үзенә күрә милләтебезнең әдәбияты белән рәсем сәнгате бердәмлеге бәйрәме дә булды. Һәммәбезгә дә безнең бик талантлы зур халык вәкиле булуыбызны тагын бер тапкыр аңлатырга тырышты. 

Әхсән Фәтхетдинов атлы зур талантлы белмәгәннәргә түгел, аның иҗатына кабат сокланырга теләүчеләр өчен, рәссамның күргәзмәсе дә көне буе эшләде. Аның яныннан кеше өзелмәде.

 Бу тантаналы чарага иң нык сөенгән кеше, билгеле инде, китапның авторы Равил ага Фәйзуллин үзе иде. Ул хәтта яшәреп киткәндәй тоелды, егетләрдән бер дә ким түгел, йөгереп кенә йөри. Әлеге китапны - дустының хатларын укучыга ирештерү уе белән бик күптән янган шагыйрь. Төрле сәбәпләр чыгып, насыйбы бүген булган, бүген әманәт үтәлгән.

Балык Бистәсе районы якташлары күчмә җыелышы да кебек булды әле ул бу чара. Равил аганы чираттагы зур уңышы, яңа китабы белән котларга алар да , Әхсән аганың якташлары - Чирмешәнлеләр дә килгән иде.

Гомер буе иң түрдә сакланган китап, ни кызганыч, икенче планга калып барган безнең яман заманда мондый китап туйлары ешрак уздырылса да, файдага гына булыр иде.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading