Шәһри Казан

«Китап укучыга барып җитсен өчен, рәссам кирәк»

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Рәссам һәм китап» дип аталган республика күргәзмәсе ачылды. Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов аны Әдәбият елына рәссамнарның җавабы дип атады. - Без һәрвакыт китаплы халык булдык. Әйтик, беренче татар китабы 1612 елда (татар грамматикасы) Лейпцигта, ә Россия­дә Әстерханда...

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Рәссам һәм китап» дип аталган республика күргәзмәсе ачылды. Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов аны Әдәбият елына рәссамнарның җавабы дип атады.
- Без һәрвакыт китаплы халык булдык. Әйтик, беренче татар китабы 1612 елда (татар грамматикасы) Лейпцигта, ә Россия­дә Әстерханда 1722 елда нәшер ителә. 1917 елгы революциягә кадәр татарлар 5 миллионнан артык тираж белән 15 мең исемдәге китап бастыра. Бу - урыс телендә чыккан китаплардан кала икенче урын дигән сүз, - халык шагыйре Разил Вәлиев сүзен әнә шулай ерактан башлап, татар басма китабы тарихына кагылып, үткәннәрдән үк «урап килде».
- Рәссамнардан башка китап юк. Без, билгеле, шигырьләр, поэмалар, романнар, повестьлар язабыз, әмма алар халыкка барып җитсен өчен, матур булып дөньяга чыксын өчен, рәссамнар кирәк. Минем Германиядә, Мисырда, Каһирәдә, Иранда, Тәһранда күп кенә халыкара китап күргәзмәләрендә булганым бар. Анда безнең китаплар яхшы яктан аерылып тора, алар белән һәрвакыт кызыксыналар.
- Берәүгә дә сер түгел, соңгы вакытларда китап нәшриятында рәссам иҗатына ихтыяҗ кимеде. Бу аяныч хәл, әмма соңгы өч-биш ел дәвамында графика сәнгате буенча эзлекле күргәзмәләр эшләп, без китап графикасы жанрының үсешен күзәтәбез, - Татарстанның Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева юкка гына сүзне шуннан башламады. Компьютер графикасы иңләп-буйлап нәшриятларны яулап ала барган бер заманда, чыннан да, музейның графика залындагы күргәзмәләр берсенең үкчәсенә икенчесе баса килә. Бу юлы да күргәзмә комитетына 300дән артык әсәрне карап бәяләргә туры килә. Нәтиҗәдә, 200дән артыгы күргәзмәгә сайлап алына. Шунысы игътибарга лаек, күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләрнең яртысыннан күбесе - яшьләр - Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалы һәм Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары өлешенә тия.
Язучыларның нинди әсәрләре иҗатка илһамландырган соң рәссамнарны? Монда бар да бар - Александр Пушкин, Михаил Шолохов, Михаил Булгаков, Борис Васильев, Илья Ильф һәм Евгений Петров, Михаил Зощенко... Халык авыз иҗатыннан башлап (татар халык әкиятләре, риваять­ләр, дөнья халыклары әкиятләре), классик әдәбиятны да, заманча шигъриятне дә үз итә алар. Рәссамнарның күбесе - яшьләр, әмма алар арасында 500дән артык китап бизәгән (шул исәптән, «Идегәй» дастаны, Кол Галинең «Йосыф китабы», «Ибн-Фадланның Х гасырда Идел-Болгарстанына сәяхәте», Фирдәүсинең «Шахнамә»се һ.б.) һәм дә борынгы тарихи шәхесләрнең портретларын беренчеләрдән булып образлы итеп гәүдәләндереп, тулы бер галерея булдырган Рушан Шәмсетдинов кебек өлкән буын рәссамнарыбыз да бар. Бу юлы ул Рамиз Вәлиевнең «Фажига» әсәренә тукталган. Фәридә Хасьянова шулай ук гомеренең 40 елдан артык өлешен балалар китаплары бизәүгә багышлаган рәссам. Иҗат дәверендә нибары бер китапны - «Татар халык әкиятләре»н генә бизәгән булса да, бу рәссамның исеме тарихка кереп алган булыр иде. Бүген бу китапның әле тагын ничәмә-ничә буын баланы тәрбия­ләячәген тәгаен генә әйтә дә алмыйбыз. Юкка гына «педагог-рәссам», «археолог-рәссам», «этнограф-рәссам» димәгәннәр бит инде үзенә. Әлеге китапка кергән 30дан артык иллюстрацияне өч ел дәвамында эшләргә туры килә аңа. Күргәзмәдә исә ул 2015 елда гына эшләнгән «Без кунакка барабыз» (авторы Ренат Харис) китабына кергән өр-яңа иллюстрацияләрне тәкъдим итә. Суриков исемендәге сынлы сәнгать институты укытучысы, рәссамнар берлегендә графика секциясе рәисе, әлеге күргәзмәнең кураторы Григорий Эйдинов (300гә якын китап бизәгән рәссам, ә инде ул бизәгән басмаларны исәпләсәң, алары 1000нән дә артып китәр иде) бу юлы күргәзмәгә Казан шагыйрәсе Ольга Ливадная лирикасына аваздаш компьютер графикасында башкарылган гаҗәеп эшләр тәкъдим иткән. Кызганыч, тамашачы рәссам эшләгән 60 график табакның күргәзмәдә нибары алтысын гына күрә... Шагыйрә башкаруындагы шигъри юллар шул эшләрне шәрехләү кебегрәк яңгырый. Хәер, монда аларның кайсысы беренчел, кайсысы икенчел дип карамыйсың да хәтта. Алар бербөтен. Китап бизәү эшен буыннан - буынга, атадан улга тапшыру - күңелле күренеш. Халык рәссамы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Тавил Хаҗиәхмәтовның улы Нияз Хаҗиәхмәтов «Вива, Казан» шәкеленә кергән, плакат стилендә башкарылган эшләре белән катнаша. Шул рәвешле Казан брендларын бер яссылыкка туп­лап бирә рәссам. Виктор Аршинов, Озад Хәбибуллин, Михаил Кузнецовлар исә аерым бер авторларның әсәрләренә тулы шәкелләр эшләгән рәссамнар буларак мәгълүм. Шулай ук Лилия Золондинова, Диләрә Нәврузованың эшләре дә битараф калдырмый. Менә шундый танылу алган осталар янәшәсендә Алсу Мөсәвирова, Ирина Зеленова, Светлана Кыямова, Леонид Сенников, Ольга Ярикова, Мария Критинина, Юрий Скоморохов кебек яңа исемнәр булуы үзе бер ачыш. Санкт-Петербургта Репин исемендәге сынлы сәнгать академиясен тәмамлап кайткан Сергей Царевның эшләрен дә инде ­күргәзмәдән-күргәзмәгә көтеп алучылар бардыр.
Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов күргәзмәгә куелган эшләрне «профессиональлеккә сынау» буларак бәяли.
- Аларның кайберләрен лупасыз карап та булмый. Шуның кадәр ювелир эшләр. Кайчагында уйлап та куясың: моны компьютер эшләгәнме, әллә кулдан ясалганмы? - ди ул.
Бер сүз белән җыеп әйткәндә, безнең хозурга кабат-кабат кайтып карый торган зур күргәзмә тәкъдим ителә. Күрми калмыйк. Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшли.
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН, халык шагыйре:
- Рәссам белән шагыйрь - автордашлар. Мин үз гомеремдә бик күп - 70тән артык китап чыгардым. Беренче китабымның рәссамы Виктор Федоров иде. Ләкин ул полиграфиянең мөмкинлекләре бик начар вакытлар иде. Аннан соңгы өч китабымны Юра Денисов бизәде. Без аның белән «Яшь ленинчы»да бергә эшләдек. Анда бик күренекле рәссамнар эшләде. Әгәр «Яшь ленинчы» архивын күтәреп карасаң, ул үзе бер дөнья... Тавил Хаҗиәхмәтов без яшь чакта балалар китапларын бизәүче иң күренекле рәссам иде. Шуңа күрә аңа һәрвакыт чират булды. Китапларыбызны ул ясар дип, безнең төшкә дә кермәде. «Әлифба», «Букварь»ны да, Шәүкәт Галиевнең китапларын да ул ясый иде. Безгә инде чират җитмәде. Мин яшь идем. Шуңа да карамастан, аның улы Нияз Хаҗиәхмәтов, мин инде әйбәт шагыйрь булгач, бер китабымны искиткеч матур итеп бизәп чыгарды.
Рәссамнар арасында иң якын дустым Фәридә Хасьянова. Без аның белән уннан артык китап эшләдек. Икесен генә әйтәм. «Алма бабай» - андый китапның әле Татарстанда да, Мәскәүдә дә булганы юк. Чын балалар китабы. Ул китап эксклюзив. Аннан совет чорында чыккан «Энекәш кирәк миңа» китабы. Сез аның тиражын күз алдына да китерә алмыйсыз: 100 мең! Ике-өч айда таралып та бетте. Мин моны ни өчен әйтәм: рәссам белән шагыйрьнең бергә булуы икесенә дә файда. Китап графикасы ул бик демократик жанр. Ул тираж белән халыкка барып җитә. Рәссамны пропагандалауда да өлеше бик зур. Шуңа күрә безгә бергә булырга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: