Шәһри Казан

«Сөйләшә башлаганчы ук, буяу белән эш итәргә өйрәнгән без»

«Сез безнең районның авылларында сугышчыларга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына һәйкәл ачу тантаналарында шәхсән катнашып, бу эшнең мөһимлегенә басым ясадыгыз. Шунлыктан, без һәйкәлләрне хәтта кече авылларда да ача алдык». Әле күптән түгел «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан ветераннар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан булып узган тантанада Лениногорск район һәм шәһәр ветераннар...

«Сез безнең районның авылларында сугышчыларга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына һәйкәл ачу тантаналарында шәхсән катнашып, бу эшнең мөһимлегенә басым ясадыгыз. Шунлыктан, без һәйкәлләрне хәтта кече авылларда да ача алдык». Әле күптән түгел «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан ветераннар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан булып узган тантанада Лениногорск район һәм шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Марс Исхаков Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә әнә шулай үзенең рәхмәтләрен җиткергән иде.
Шулайдыр, әмма бу очракта лениногорскилыларның әлеге изге эшкә кемгә караганда да иртәрәк тотынуын да искәртеп китәргә кирәктер. Чөнки нәкъ менә алар 2010 елны ук Бөек Ватан сугышы ветераннары белән берлектә узган шәһәр һәм район активы җыелышында район һәм Россия халкына «Тыл хезмәтчәннәренә багышлап һәйкәлләр эшләү зарурлыгы» турында мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Үзләре үк үрнәк тә күрсәтте: 2011 елның 18 августына, ягъни Лениногорск каласының 56 еллыгына Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Владимир Степанов проекты буенча эшләнгән һәйкәл инде әзер иде. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан Татарстан хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды ул чакта монументалист-рәссамга. Аннан соңгы ике һәйкәлне рәссам Владимир Степанов сынчы Агуник Тамамян белән берлектә башкара. Шул рәвешле 2013 елда Зәй Каратай, 2014 елда Шөгер авылларында сугышчыларга, тыл хезмәтчәннәренә, тол калганнарга һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәлләр калкып чыга.
- Мин үзем дә сугыш чоры баласы. Шуңа күрә дә бу эшнең мөһимлеген кемгә караганда да яхшырак аңлыйм. Әнием тыл хезмәткәре булган, ә әтием исә сәгатьтән алып паровозга кадәр «теше үтә» торган алтын куллы кеше. Ул укыту үзәгендә, механик буларак, сугышка очучылар әзерләүдә катнашкан. Әниемнең абыйсы Александр Гнусин, гомумән, хәрби кеше, нәселебезнең горурлыгы. Ул - Советлар Союзы Герое. Заманында менә шундый даирәдә үскән, тәрбияләнгән балалар бит без. Аннан соң һәйкәлләргә халыкның мөнәсәбәтен күрү дә иҗатка рухландыра, - ди Владимир Степанов, үзенә хас тыйнаклык белән.
Владимир Степанов турында әйткәнбез икән инде, монда бер-ике сүз бе­лән генә кала торган түгел. Чөнки гаиләләре белән рәссамнар алар. Хатыны Вера да, улы Артём да, оныгы Никита да... Майлы буялар белән дә эшли, ярым кыйммәтле, кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләре ясарга да, металл, агач эшләнмәләр (савытлар, шкатулкалар) белән утырырга да, фото эшенә дә вакыт таба. Аның шундый киңкырлы рәссам булуын шәхси күргәзмәләрендә дә еш күрәбез. Булганнан бар да була дип сокланабыз. «Ни дисәң дә, сөйләшергә, йөрергә өйрәнгәнче үк, «буяу белән эш итә» башлаган кавем бит без», - дип шаярта ул үзе.
Әлбәттә, Владимир Степанов иҗат иткән эшләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Әмма Лениногорск шәһәрендәге Татарстан нефть ятмаларын ачучыларга куелган һәйкәлне игътибарсыз калдырсак, нефтьчеләр дөрес аңламас. Ташка хирыслыгы да күргәзмәләрдә күргән бизәнү әйберләре бе­лән генә чикләнми. Заманында рәссамга «Газовик» (Казан) шифаханәсенең янтарь бүлмәсен бизәргә туры килә. Егерме дүрт ел буе «Татнефть» берләшмәсенең техник зәвык төркемен җитәкләгән, шуның өстенә Мәснәви Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дәресләр, ә Пионерлар йортында рәсем түгәрәге алып барырга да җай тапкан, республиканың төрле шәһәрләрендә 42 шәхси күргәзмә уздырган рәссам ничек барысына да өлгергән дип гаҗәпләнергә генә кала. Ә аның туган як табигатенә мәдхия булып яңгыраган пейзажлары, бик талымлап тупланган натюрмортлары (үз кулы белән җыйган гөмбә-җиләкләре, тоткан балыклары - бар да шунда!) үзе бер тема. Карап та күрмәскә мөмкин адәм баласы. Күрә, тоемлый белү өчен җан сизгерлеге кирәк шул. Ә Владимир Степановта ул бар. Чөнки авыл читендәге иң соңгы, урманга терәлеп үк утырган йортта узган булачак рәссамның балачагы. Кошлар уянуын тыңлап, ят тавышка колак салырга, кар өстендәге эзне танырга өйрәнеп... Вакыт-вакыт, әтиләре: «Торыгыз тизрәк! Күрми каласыз!» - дип, төн урталарында уята торган булган үзләрен. Ә тәрәзәдә, чыннан да, гаҗәеп күренеш: тулган ай яктысында тезеп бастыргандай бүре өере...
* * *
...Апрель аеннан бирле Баулының төбәкне өйрәнү музеенда Владимир Степанов һәм Агуник Тамамянның бик үзенчәлекле, алар эшләгән һәйкәлләрнең үз үлчәмендәге барельефлары күргәзмәсе бара. Һәйкәлчелекнең эчке кухнясын ачып сала торган күргәзмә май ахырына кадәр дәвам итәчәк әле. Аннан ул Бөгелмә, Октябрьск шәһәрләренә юл алачак.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән тагын бер бәйгедә җиңеп чыкты Владимир Степанов. Бүгенге көндә рәссамның проекты буенча эшләнелә торган Җиңү паркы шулай ук нефтьчеләр каласының бер бизәге булыр дип өметләник.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: