Шәһри Казан

Билләрне кысарга, итәкләрне җыярга туры килер, ахры

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 17нче утырышында иң актив фикер алышулар бюджетка һәм сайлау процессына үзгәрешләр кертү белән бәйле булды. Бюджет проектыннан күренгәнчә, киләсе елларда да билләрне кысасы, итәкләрне җыясы булачак. 

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 17нче утырышында иң актив фикер алышулар бюджетка һәм сайлау процессына үзгәрешләр кертү белән бәйле булды. 
Бюджет кабул ителде
Билгеле булганча, ноябрь-декабрь аенда киләсе елга республиканың, илнең алдагы елга бюджеты формалаштырыла. Бюджет проектыннан күренгәнчә, киләсе елларда да билләрне кысасы, итәкләрне җыясы булачак. 
Киләсе 2021 елда Татарстан казнасының фаразлана торган керем өлеше 274,3 млрд сум булачак. Чыгымнар исә, гадәттәгечә, күбрәк. Алдагы елда ул якынча 7 млрд сумга артыграк булачак һәм 281,6 млрд тәшкил итчәк. 2022 елда кытлык бераз кимеп, 6 млрд сумнан аз гына артык, 2023 елда да кытлык 6 млрд чамасы көтелә, ди депутатлар. 
“Бюджет киеренке, бик киеренке эшләргә туры киләчәк. Әмма ул реаль”, – дип бәяләде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдагы елларга бюджет планын.

Реклама

Коронавирус тәэсире
Икенче “кайнар” сорау ул Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү белән бәйле булды. Канун проекты декабрь аенда кабул ителгән очракта, Татарстанда тавыш бирү процессы берничә көн дәвам итәчәк. Әмма сайлаулар өч көннән дә артык бара алмый. Сайлауларның ничә көн дәвам итәчәген сайлау комиссиясе үзе хәл итә. 
– Без кешеләргә тавыш бирү өчен уңай вакыт тәкъдим итәбез. Пандемия шартларындамы, түгелме, комиссия вәкилләренә дә мондый форма җиңеллек тудыра. Сайлаучыларның сайлау мөмкинлеге бар. Минус якларыннан, әзер булмаганнарга мондый рәвешле тавыш бирүләрне оештырырга кирәкми, – дип саный Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 
Гадәттәш тыш хәл игълан ителгәндә, сайлауларны кичектерү мөмкинлеге дә карала. Моңа кадәр канунда андый норма юк иде. Бу беренче тапкыр тәгаенләнә, ди сайлау комиссиясе җитәкчесе. 
Яңа канун нигезендә, уртача “авырлыктагы” җинаять кылганнар сайлауларда кандидат буларак катнаша алмаячак. Моңа үсмерләрне җинаятькә тарту һәм үз-үзләренә кул салуга этәрү, сайлау документларын фальсификацияләү һәм башкалар керә. 
Моннан тыш, канун кабул ителгән очракта, сайлау вакытында тавышларны бина эчендә түгел, башка урында бирү хокукы алу өчен гаризаларны Бердәм дәүләт порталы аша бирү мөмкинлеге тудырыла. 
Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләдә күп сораулар тууын кире какмады. Депутатлар тарафыннан булган кызыксыну, сораулар да моңа дәлил.
– Сайлауларга кагылышлы кануннар тотрыклы, еш үзгәрүчән булмасын иде. Әмма пандемия белән булган вазгыять сайлау процессында катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне сорый. Без тавыш бирүчеләрне сакларга, чиста, легитим сайлаулар булдырырга тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Лилия ЛОКМАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: