16+

Әдәбиятта яңа исем эзлибез

Кичә “Татар китабы” йортында “Яңа исем” иҗат лабораториясенең беренче офлайн очрашуы узды. Билгеле булганча, “Яңа исем” иҗат лабораториясендә алтмышлап 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучы шөгыльләнә. Алар белән 4 остаз – Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбүдәрова эшли.

Әдәбиятта яңа исем эзлибез

Кичә “Татар китабы” йортында “Яңа исем” иҗат лабораториясенең беренче офлайн очрашуы узды. Билгеле булганча, “Яңа исем” иҗат лабораториясендә алтмышлап 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучы шөгыльләнә. Алар белән 4 остаз – Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбүдәрова эшли.

– Дүрт остаханә гамәлдә. Икесе проза, икесе шигърият буенча. Тәрҗемәгә дә җыярга теләгән идек. Теләк  белдерүчеләр булмады. Шуңа бу юлы, проза һәм шигърият белән чикләндек. Остазлар барысы да  язучылар. 4 остаз – Ләбиб Лерон (шигърият). Ул яшьрәк балалар белән эшли. Рөстәм Галиуллин (проза), Лилия Гыйбадуллина (шигърият)  һәм Ландыш Әбүдәровалар (проза) алып бара.  Моңарчы уку онлайн барды, шәхсән аралашып шөгыльләнделәр. Хәзер мастер-классларга да җыела башладылар. Остаз дигән әйбердә үзең шөгыльләнү бар. Алар барысы да иҗади кешеләр. Үземә дә төнге икедә шигырь яздым дип җибәрә иделәр. Каршы килмәдем, алдым, карадым.  Әдәби әсәр язганда биремнәрне бөтенесе дә кабул итеп бетерә алмый.  Күбесе төшеп тә кала. Иҗаттан ерак булганнар бар, кемдер БДИ бирә, кемнеңдер вакыты чикле. Безнең максат – яшь язучыларны эзләп табу, яңа исемнәрне Язучылар берлегенә тәкъдим итү. Яхшы авторларның җыентыкларын китап итеп әзерләү. Остаз белән шөгыльләнеп, каләмнәрен чарларга мөмкинлек бирү. Сүз язу гына түгел, сыйфатлы әйбер язу турында да бара, – дип сөйли  Татарстан Китап нәшрияты белгече  Гөлүсә Закирова. 

Иҗади остаханәнең беренче очрашуын остаз – әдәбият белгече, журналист Ландыш Әбүдәрова үткәрде.

– Без онлайн башладык. Бер дә күрешкәнебез юк иде. Биремнәр бирәбез, теорияне аңлатабыз. Ватсапта “Прозаиклар-язаиклар” дип аталган төркемебез бар. Керергә теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Ул ачык.  Мин укыту буенча методичкалар төзим, шпаргалкалар бирәм.  Һәркөнне нинди дә булса бирем бирелә. Аннары ул биремнәрне катлауландырам. 10 марттан эшли башладык. Беренче бирем “Бәхетле көн” дигән темага  хикәя язу иде. Остаханәмдә 7 кеше. Барысы да  да актив түгел. Биремнәр дә гел үзгәреп барды. Катлауландырдык. Кемгәдер мифологик эчтәлеккә, кемгәдер юморга, кемгәдер трагизм өстәргә куштым. Әсәрләр “Идел” журналында чыга башлады инде. Ашыгып эшләмибез, – дип сөйли “Яңа исем” проектының бер остаханәсе җитәкчесе, язучы Ландыш Әбүдәрова.

“Яңа исем” проектының очрашу вакытында “Кояш кыздыра”, “Яңгыр ява” дигән ике  җөмләне әдәби текстка әйләндерү бурычы куелган иде. Әйтергә кирәк, шактый кызыклы һәм файдалы эшчәнлек булды бу. Текстны хикәяләүче кем, текстта сурәтләнгән вакыт, сурәтләнгән дөньяның урыны,  конфликт – болар барысы да әдәби остаханәдә бирелгән биремдә ачылырга тиеш иде. Кызлар (кызганыч, кызлар гына) сынатмадылар. Биремне бик шәп итеп үтәп чыгучылар да булды. Остаханәгә җыелганнар, язучылардан урынлы һәм файдалы киңәшләр алдылар. Аларның иҗат җимешләрен “Идел” журналы каналларында карарга була.

Сүз уңаеннан, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте. Киләчәктә “Татмедиа”, Татарстан китап нәшрияты,  “Идел” журналы, “Яңа исем” иҗат лабораторияләре бу эштә актив катнашыр дип көтелә. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading