16+

Казанда ясалган роботлар АКШ табибларын да эшләргә өйрәтә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә юллаган май Указында чимал булмаган продукцияне чит илгә чыгаруны илнең эчке тулаем продуктының 20 процентыннан да ким булмаган күрсәткеченә ирешү бурычы куйды.

Казанда ясалган роботлар АКШ табибларын да эшләргә өйрәтә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә юллаган май Указында чимал булмаган продукцияне чит илгә чыгаруны илнең эчке тулаем продуктының 20 процентыннан да ким булмаган күрсәткеченә ирешү бурычы куйды.

СССР таркалгач, югары технологиядәге продукцияне чит илләрдән кайтартырга күнеккән илебез сәнәгате өчен башкара алырлык эшме икән соң бу? Россиягә карата кертелгән санкцияләр үзебезнең технологияләрне үстерергә, алмаш продукция җитештерергә этәрде. “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты да бизнеска куәтле ярдәм чыганагы.

“Национальные приоритеты” автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан үткәрелгән матбугат экскурсиясендә журналистларга Казандагы “Эйдос-медицина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Кечкенә, ләкин, төш кенә, дигән әйтем бөтен эчтәлеге белән туры килә әлеге предприятиегә.

“Эйдос-медицина” коллективы Япония, АКШ, Австрия университетлары һәм клиникалары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Продукциясен БДБ илләренә, АКШ, Европа һәм Азия дәүләтләренә озата. Африкага да товар җибәрәләр,хәтта.

Нәрсә соң ул шул кадәрле? Авыртудан күз яшьләрен агызып елый, тирли, кызара һәм, хәтта, тәненнән кан төсендәге сыекча да агып чыга торган кеше-роботлар алар. “Терминатор” кинофильмындагы усал роботлар кебек торып басырлар да, якаңнан эләктереп селкерләр шикелле тоела, мәгәр. Казанда ясалган кеше-роботлар тыныч: студент яки табип дөрес эшләгәнлеген белдереп күзләрен йома һәм дөньяның төрле телләрендә рәхмәт әйтә белә. Продукция кайсы континентка җибәрелсә, робот программасына шундагы тел салына. Африкага җибәрү өчен “кояшта яхшы кызынган” кара тәнле роботлар махсус ясала.

— Бу кеше-роботлар 95 процентка үзебезнең чималлардан җитештерелә, инде 30 илгә экспортка җибәрелә. Шушы роботларда студентлар һәм табиплар кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, ясалма сулыш алдырырга өйрәнә,- дип таныштырды Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.
 “Эйдос-медицина” цехында тагын операция ясарга өйрәтә торган компьютер җиһазы да ясала.
Монысы -чын инновацион технология,- дип дәвам итте депутат Айрат Фәррахов.- Компьютер программасына кешенең эчке органнарына операция ясау гамәлләре кертелгән. Булачак хирурглар компьютерда нәкъ тере кешегә операция ясаган кебек дәрес-күнекмәләр уза. Медицина кораллары белән кешенең эчке органнарында нинди хәрәкәт-гамәлләр кылуның барысы да компьютер экранында күренеп тора.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты “Эйдос-медицина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үз продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрергә, халыкара базарда яңа сатып алучылар табарга ярдәм иткән. Илкүләм проект халыкара күргәзмәләрдә катнашуда да теләктәш. Россиянең, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, шулай ук Россия экспорт үзәге ярдәмендә “Эйдос-медицина” ташламалы шартларда ИННОПРОМ 2021, Үзбәкстан зур сәнәгать атнасы, Arab Health 2021күргәзмәләренә үзенең экспозициясен урнаштырган.
— Без чит илләргә нефть һәм газ экспорты белән генә чикләнмичә, инновацион продукция чыгаруга ирешергә тиешбез. “Эйдос-медицина” җәмгыяте бу максатларда да эшли алуыбызга ачык мисал,- диде депутат Айрат Фәррахов.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading