Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры Дмитрий Аристов белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры – РФ Баш суд приставы Дмитрий Аристов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү, мөрәҗәгатьләр белән эшләү сыйфатын арттыру, ведомствоара хезмәттәшлек системасын үстерү өлешендә Федераль суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Аристов Казан Ратушасында Федераль суд приставлары хезмәте коллегиясе утырышында катнашачак.  

Реклама

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: