Шәһри Казан

Сергей Железняк: «Татарстан тәҗрибәсен башка өлкәләрдә өйрәнәләр»

Казанга Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы Сергей Железняк килеп китте. Иртәдән кичкә кадәр барган күпсанлы чаралар арасында журналистлар белән дә очрашырга вакыт тапты. - Казанга күптән түгел «Прогресс» партиясе үзәк комитеты әгъзасы Леонид Волков килеп, фикердәшләре белән очрашты, лекция укыды, сүз иреге...

Казанга Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы Сергей Железняк килеп китте. Иртәдән кичкә кадәр барган күпсанлы чаралар арасында журналистлар белән дә очрашырга вакыт тапты.
- Казанга күптән түгел «Прогресс» партиясе үзәк комитеты әгъзасы Леонид Волков килеп, фикердәшләре белән очрашты, лекция укыды, сүз иреге хакында митинг үткәрде. Мондый очрашулар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле, дип уйлыйсыз?
- Әлеге партиянең эшчәнлеге ни дәрәҗәдә нәтиҗәле икәнлеген әйтә алмыйм. Әмма аларның, башка партияләр сыман, үз фикердәшләре белән очраша алуы сәяси диалог барлыгы турында сөйли. Партияләр эшчәнлегенә сайлаулар бәя бирә. Алга киткән илләр белән чагыштырганда, бездә сайлаулар ачыграк рәвештә үтә. Сәясәт белән шөгыльләнергә теләгән һәр кеше мондый мөмкинлеккә ия. Партияне теркәү өчен, 500 фикердәш булу гына кирәк. Һәр кеше сайлауларда күзәтүче булып та катнаша ала.
- Праймеризга кара­шыгыз ничек? Нинди уңай һәм тискәре якларын аерып чыгара аласыз?
- Уңай карыйм, үземнең дә берничә тапкыр катнашканым бар. Сәясәтче өчен праймериз сынау түгел, мөмкинлек. Ул сәясәтчегә, сайлаулар рәсми рәвештә башланганчы, үз фикердәшләрен тупларга мөмкинлек бирә. Финанс ягыннан да кыенлыклар юк, мәйданчык арендалау, тарату материаллары өчен генә түлисе. Акчаны праймеризның нәтиҗәсе белән янәшә куеп та булмый. Праймеризны оппозициядәге коллегаларыбыз бәяләп бетерми, алар карарларны ябык режимда кабул итәргә өйрәнгән.
Сайлаучыларның ышанычын яуларга теләүче сәяси партияләр муниципаль, региональ күләмдә эшли. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе бик күп программалар тәкъдим итә. Сайлаучылар белән аралашу, төрле дәрәҗәдәге депутатларның халыкны кабул итүнең көйләнгән системасы бар. Татарстандагы партия эшен оештыру тәҗрибәсен башка өлкәләр дә өйрәнә.
- Дәүләт күләмендә алкоголизм белән кө­рәшүнең яңа төрле ысуллары чыгуы көтеләме?
- Кеше хәмердән үз теләге белән баш тартыр­га тиеш. Әлеге юнәлештә алга китешнең бер күрсәткече - ГТО нормалары кертелүе. Кеше ГТОны үз өстендәге кылыч итеп түгел, сайлау мөмкинлеге итеп кабул итәргә тиеш: спорт яки алкоголь, уңыш яки алкоголь, гаилә яки алкоголь. Кеше ни дәрәҗәдә аек акыл белән уйласа, дәүләт тә алкогольнең зыяны турында сөйләүгә, исерек хәлдә кылынган җинаятьләрне ачыклауга акчаны шулкадәр азрак сарыф итәчәк.
- Сез - сыраны пластик шешәдә сатуны тыя торган закон проекты авторларының берсе. Бер яктан, чиклибез, икенче яктан, бюджетка акча кереп бетми бит...
- Бюджет керемнәре кеше сәламәтлеге белән тиңләшә алмый. ПЭТ (пластик савыт) кешегә куркыныч тудыра, безнең максат - тора-бара аны тулысынча куркынычсыз, экологик яктан чиста упаковкаларга алыштыру. ПЭТларда, гадәттә, күпләп сыра сатыла, алар һәрвакытта да дөрес шартларда сакланмый, шунлыктан пластиктагы зыянлы матдәләр эчемлеккә дә күчә.
- Сез 2013 елның маенда нацизмны аклаган һәм СССРның Бөек Җиңүгә өлеш кертүен инкарь иткән өчен җинаять җавап­лылыгына тарту турындагы закон проектына әйләнеп кайтырга тәкъдим иткән идегез. Күптән түгел җирле коммунистлар партиясе лидеры Хафиз Миргалимов, республиканың Опера һәм балет театрындагы «Җәлил» операсында коммунизм белән нацизм арасында уртаклык үткәрелә, дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.
- Һәр очракны аерым анализларга кирәк. Закон тарафыннан нацизмны таныту тыелган. Якын килеп тикшермичә, законга гына сылтасаң, «Семнадцать мгновений весны» фильмы да тыелганнар исемлегендә булыр иде, анда нацизм символикалары күп. Без нацизмны таныту, аның тирәсендә берләшүне туктатырга тиеш. Законда аерым детальләргә нигезләнгән критерий язып та булмый, чөнки бер үк символика бер үк вакыйгаларда төрлечә күрсәтелергә мөмкин. Әсәрдә нацизмны махсус рәвештә пропагандалаган кеше җаваплылыкка, һичшиксез, тартылачак.
Идеологик яктан да нацизм белән коммунизмны чагыштырырга ярамый. Бездә бер милләт тә икенчесеннән беркайчан өстен куелмаган. Нацизм хакимлек иткән илләрдә титул милләттән чыкмаган кешегә киләчәккә бернинди мөмкинлек бирелми.
- Күптән түгел «Вконтакте» социаль челтәрендә Казандагы төркемнәрнең берсе, «Казанның иң ямьсез кызы» конкурсы оештырып, ике журналистның фотосын элде. Бу, әлбәттә, кешене кимсетү буларак кабул ителә. Мондый очракларны ничек тә булса көйләргә мөмкинме?
- Әгәр кешене кимсеткәннәр икән, аның үз хокукларын һәм дәрәҗәсен якларга мөмкинлеге булырга тиеш. Интернеттагы мыскыллау тормыштагысы белән бер дәрәҗәдә карала. Судта исемеңне яклап, гаепле кешене җәзага тартырга мөмкин. Законның реаль һәм виртуаль тормышны көйләүдә аермасы булырга тиеш түгел. Без мәгълүмати чорда яшибез, шуңа да «челтәр»дә әйтелгән ямьсез сүзләр кеше тормышын бозарга мөмкин. Сезнең очракта законның тагын бер нормасы бозылган: фотоларны кешеләрнең үзләренә әйтмичә элгәннәр.
- Кайвакыт шундый хис туа: Дәүләт Думасы тыя торган чаралар белән артык мавыгып китә. Берәр проблема килеп чыкса, Дума шунда ук тыя, чикли торган законнар кабул итә.
- Теләсә нинди көйләү ике якның да хокукларын һәм бурычларын билгеләүгә бәйле, хокук­лар - мөмкинлекләр, бу­рычлар чикләүләр вазифасын үти. Россиядә чикләүле законнар 10 проценттан да азрак, әмма алар җәмгыятьтәге иң бәхәсле вакыйгаларга бәйле, шуңа да калган законнарны җәмәгатьчелек йә күрми, йә шулай булырга тиеш дип кабул итә (социаль түләүләр, салымнарның киметелүе...). Иң яхшы закончылык - табигый закончылык. Тормышта яңадан-яңа вакыйгалар булып тора, әмма тормыш закончылыктан алдарак бара. Ул беркайчан ахыргача язылып бетмәячәк.
- Беренче хезмәт хакын ничек эшләп таптыгыз?
- Бишенче класстан соң, студентлар отрядын җитәкләүче әнием белән яшелчә һәм җиләк-җимеш җыярга йөри идем. Шуның өчен хезмәт хакы алып, күбесен әти-әнигә биреп бардым, бер өлешен ел дәвамында кинога йөрү өчен үземдә калдыра идем. Тәүге айлык хезмәт хакым - 74 сум, ә инженер ул вакытта 120 сум ала иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: