Шәһри Казан

Татарстанда кимендә, елга бер тапкыр пенсияләрне индексацияләүне хупладылар

Әлеге төзәтмәне РФ Конституциясендә беркетәчәкләр.

Реклама

ТР ветераннар берлеге комитеты рәисе Әхәт Юлашев Россия Конституциясендә пенсияләрне елына, кимендә, бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы үзгәрешләрне хуплады.

- Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Индексацияне икешәр, өчәр елга, хәтта күбрәк вакытка да я күчерделәр, я яптылар. Ә хәзер, әгәр бу Конституциядә расланса, ул яңалык безне  бары сөендерә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз, - дип белдерде Юлашев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: