16+

Яшьләр сүзе: Кырым - безнеке!

Быел Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына 7 ел тулды. Шул уңайдан, Казанның үзәк Бауман урамында “Кырым язы” дип исемләнгән фестиваль узды. 2014 елның 16 мартында ярымутрауны Россия составына кушу буенча референдум уздырылган иде.

Яшьләр сүзе: Кырым - безнеке!

Быел Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына 7 ел тулды. Шул уңайдан, Казанның үзәк Бауман урамында “Кырым язы” дип исемләнгән фестиваль узды. 2014 елның 16 мартында ярымутрауны Россия составына кушу буенча референдум уздырылган иде.

Күпчелек халык Севастополь һәм Кырымның Россиягә кушылуын хуплап чыкты. Татарстан да 7 ел рәттән ярымутрауның үсешенә зур өлеш кертә: кырым-татар якташлыгы эшли, Кырымнан килгән студентларны да Казаныбыз колач җәеп каршы ала, төрледән-төрле проектлар тормышка ашырыла. Бүген дә башкалабыз халкының әлеге чарага битараф булмавын күрдек. Дүрт сәгать буена сузылган чарадан һәркем канәгать булып китте.

Бәйрәмнең алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Ришат Әхмәдуллин әлеге чарага тагын да бер ямь өстәп тордылар. Көн шактый салкын булуга карамастан, кунакларга өшергә дә, күңелсезләнергә дә ирек бирмәделәр. Халык алар белән бергә, биеп-җырлап, күңел ачты. Шунысын да әйтергә кирәк, чарага килгән казанлыларның күбесе яшьләр иде. Бу күренеш бик тә сөендерә, чөнки тарихыбыз, илебез тормышы белән кызыксынучы яңа буын үсеп килә. 

Бәйрәм Казан артистлары һәм иҗат коллективларының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Татарстанның танылган артистлары Гөлшат Имамиева, Айдар Габдинов, Резеда Шәрәфиева, Гөлназ Гафурова, Рафаэль Якупов һәм башка бик күп җырчылар үзләренең моңлы тавышлары, дәртле җырлары белән тамашачы күңелен яулады. 

Казан башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров та казанлыларны әлеге күркәм бәйрәм белән котларга ашыкты: “Кырым белән безне уртак тарих, уртак мәдәният, уңышларыбыз бәйли. Инде ничә еллар дәвамында бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Балаларыбызның Кара диңгез ярында ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлекләре бар, яшьләр иҗат берләшмәләре дә сәяхәт итеп, тәҗрибә уртаклашып кайта алалар. Шулай ук 2019 елда төзегән килешү буенча, егетләребез Кырым ярымутравында хезмәт итә. Безнең арада булган әлеге дуслык җепләре тагы да ныгыр дип ышанасы килә”, – диде ул үзенең чыгышында.

Чыннан да, Кара диңгез флоты белән дан тотучы Севастополь шәһәре һәм табигый һәйкәлләре, күз явын алырлык табигате белән туристларны җәлеп итүче Кырым безнең Россия составында булуы белән без горурлана алабыз. Бәйрәм юкка гына язның иң матур айларының берсенә туры килмәгәндер. Киләчәктә дә элемтәне өзмичә, мәдәният, туристлык өлкәсендә зур эшләр башкарылып, мондый рухтагы бәйрәмнәр күбрәк уздырылсын иде дигән теләктә калабыз.       

Инзилә Хөсәинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading