Татарстанда яшь педагогларны укытучы һөнәренә тантаналы рәвештә кабул итү тантанасы узды.
Яшь белгечләр ант бирде, тәҗрибәле укытучылардан символик факел кабул итте һәм зур педагогик юлга беренче адымын ясады.
Казанның Укытучы йортында узган чара символик мәгънәгә ия. Республика мәктәпләренә эшкә килгән яшь мөгаллимнәр Укытучылар көне алдыннан үзләре сайлаган һөнәргә тугрылыкларын рәсми рәвештә белдерде.

«Мөгаллим» исемен йөртү – зур җаваплылык
Укытучы булу – дәрес бирү генә түгел. Бу һөнәр баланың дөньяга карашын, киләчәккә мөнәсәбәтен формалаштыру белән дә бәйле. Шуңа күрә яшь педагоглар өчен һөнәргә багышлау тантанасы – матур бәйрәмнән бигрәк зур җаваплылык турында уйлану мөмкинлеге.
Чарада яшь укытучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның юлламасын җиткерде һәм яшь белгечләргә үзенең дә теләкләрен әйтте.
– Укытучылар безне тормыш буйлап алып бара. Һәм теләсә кайсы һөнәр вәкиле үзенең укытучыларын хәтерли. Аларның хезмәте беркайчан да онытылмый. Укытучы һөнәрен сайлаганыгыз өчен рәхмәт. Әгәр сез балаларны яратасыз, республикабыз һәм тулаем илебез файдасына эшләргә әзер икәнсез, бу һөнәрне беркайчан да калдырмагыз, - диде Илсур Һадиуллин.

Шулай ук министр Татарстанда яшь һәм тәҗрибәле педагогик хезмәткәрләргә ярдәм чаралары гамәлдә булуын искәртте.
Татарстан Республикасында 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли. Аларның 37 меңнән артыгы мәктәпләрдә, 20 меңгә якыны балалар бакчаларында, 8 меңнән артыгы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 11,9 меңе югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшли. Яңа уку елыннан башлап, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән республикада укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү һәм яшь педагогларны беркетү өчен өстәмә ярдәм чаралары билгеләнде. Яшь педагогларга ай саен өстәмә рәвештә10 мең сум түләнә.

Укытучыларга конкурс нигезендә түбәндәге ярдәм күрсәтелә:
- торак арендасы өчен ай саен компенсация түләү – 20 мең сум (300 кешегә);
- торак сертификаты – 1 млн сум (350 кешегә);
- «Безнең яңа профессионал» гранты (урта һөнәри белем бирү оешмасы) – 10 мең сум (100 кеше);
- «Безнең яңа тәрбиячебез» гранты – 10 мең сум (300 кеше);
- «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» гранты – 10 мең сум (80 кеше);
- «Безнең Яңа укытучыбыз” гранты – 10 мең сум (500 кеше).
Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млрд 90 млн сум бүлеп бирелгән.

«Ант итәм!»
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – яшь педагогларның һөнәри ант бирүе булды. Казан мәктәпләрендә математика, тарих, география, татар, инглиз телләре, физика кебек фәннәрне укыта башлаган яшь белгечләр укытучы исемен лаеклы йөртергә ант итте.
Алар үзләрен укучылар өчен үрнәк булырга, гомер буе белемен камилләштерергә, һөнәри яктан үсәргә, үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга һәм үз эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә омтылырга вәгъдәләде.
Тантанада тагын бер матур традиция – педагогның һөнәри үсеш символы булган факел тапшыру булды.
Факел – кечкенә генә ялкыннан башланып, еллар узган саен зуррак утка әверелүче педагогик юл символы. Ул яшь укытучының һөнәрдә беренче адымнарыннан алып тәҗрибә туплавына, остаз булуына кадәрге юлны гәүдәләндерә.
Быел символик факелны яшь педагогларга Кирилл Сергеев һәм Миләүшә Кәримова тапшырды. Кирилл Сергеев – Казанның 131нче лицеенда эшләүче, быел БДИда 15 йөз бал алучыны әзерләгән укытучы. Миләүшә Кәримова исә Азнакайның 1нче мәктәбендә математика укыта, «Педагогик дебют» номинациясендә республика этабы финалисты һәм берничә педагогик грант иясе.
“Балаларны яратам!”
Бүген ант бирүчеләрнең берсе - Нурлат гимназиясенең яшь белгече Тимур Романов. Ул башлангыч сыйныфларда белем бирә. Егет өчен бу – һөнәрдәге беренче ел. Тимур үзе Нурлатта туып-үскән, Алабуганың КФУ көллиятен тәмамлаганнан соң туган шәһәренә әйләнеп кайткан. Яшь укытучыны мәктәп коллективы да, балалар да җылы каршы алган.

Укытучы һөнәрен сайлавына мәктәптәге остазларының үрнәге йогынты ясавын әйтә ул.
– Укытучыларым миңа чын мөгаллим нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Алар минем күңелгә салган кыйммәтләрне хәзер үз укучыларыма җиткерергә телим, – ди яшь укытучы.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга аны балаларны яратуы этәргән. Кече энесен һәм күпсанлы туганнарының кечкенә балаларын карап чарланган Тимур.
“Миңа бик-бик ошый”
Кама Тамагы гомуми белем бирү мәктәбе дә быел яшь белгеч белән тулыланган. Әдилә Вәлиева Казан Идел буе федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган. Хәзерге вакытта укучыларга инглиз теле укыта, ә 5нче сыйныфта класс җитәкчесе вазыйфасын үти.

– Инглиз теле безгә дөньяны төрле яктан өйрәнергә булыша. Телләр өйрәнү – рус теле, татар теле, инглиз теле – кешенең шәхси һәм һөнәри үсешенә ярдәм итә, – ди яшь укытучы.
Әдиләнең укытучы булу теләге балачактан ук килгән. Гаиләсендә укытучы һөнәрен сайлаган кешеләр дә бар икән.
– Апам укытучы. Мин дә кечкенәдән үк укытучы булырга теләдем. Туганнарымның балалары белән уйный, аларга дәресләр әзерләшергә булыша идем. Шулай итеп, балалар белән эшләү теләге күңелемә кереп калды, – дип сөйли ул.
Яшь белгечнең мәктәптәге беренче хезмәт ае да күңелендә бары тик җылы хисләр калдырган.
– Бер ай гына эшләсәм дә, миңа бик-бик ошый! Вакыт бик тиз үтте. Мәктәптә эшләвемә бик шатмын. Алга таба да шәхси яктан да, һөнәри яктан да үсәргә телим, – ди Әдилә.
Комментарийлар