Шәһри Казан

“Баланың чәчен кыру – аны пеләш калдырырга мөмкин”

Көнгә 150-200 чәч бөртеге коелу – нормаль күренеш. Трихолог Айгөл Гарипова шулай ди. Моның сәбәбе берничә булырга мөмкин икән: витаминнар җитмәү, төрле авырулар. Ә иң төп сәбәп – ул кешенең психологик халәте белән бәйле икән.

– Айгөл, язгы якта күп кенә хатын-кызлар чәч коелудан интегә. Моның сәбәпләрен аңлатып китегез әле.
– Яз җитү белән генә түгел, организмны ел дәвамында тикшереп торырга кирәк. Һәр 6 ай саен анализлар тапшыру мөһим. Мисал өчен, бездә ел дәвамында Д витамины җитми. Гормоннар “сикерү” дә чәчләргә йогынты ясый, бигрәк тә бала тапкан хатын-кызларда. Яз көне чәч коелу климат кискен үзгәрүгә дә бәйле. Сүз уңаеннан, чәч коелу һәрвакытта да витаминнар җитмәүгә бәйле түгел. Моны булдырмас өчен чәч тиресенә сөртә торган лосьоннар кулланырга мөмкин. Мисал өчен, Италиядә җитештерелә торган “Alter Ego” (“Алтер Эго”) һәм Россия брендларыннан “Perfleor”ны (“Перфлюер”) тәкъдим итәр идем. Аларны профилактика буларак та кулланырга була.

Чәч коелуның тагын бер сәбәбе – ул стресс: хроник стресс, эмоциональ стресс. Мисалга, көн саен яратмаган эшебезгә йөрибез, анда җитәкче белән әрләшәбез икән, бу хроник стресс китереп чыгарырга мөмкин.

Ферритин җитмәү дә чәч коелуга китерә. Ул кешенең авырлыгына бәйле. Минем авырлыгым 55 кг икән, ферритин 55-60 булырга тиеш. Ферритин түбән булган кешенең кәефе тиз үзгәрә, ул тиз кызып китә яисә тик торганнан да еларга мөмкин. Шулай ук кан басымы үзгәрә, күз күреме начарлана, колакта тавышлар ишетелә башлый. Әмма барысын да табиб белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Хәзер бездә бит һәр кеше дә витаминнарны үзенә үзе билгели. Витаминнар белән агуланып, хастаханәгә эләгүчеләр күбәйде. Моның белән сак булырга кирәк. Кайбер витаминнар бер-берсенә туры килми. Кайберләре организм тарафыннан үзләштерелми. Даруханәләрдәге витаминнарның файдасы да әллә ни зур димәс идем. Аерым брендларга игътибар итәргә кирәк. Үзем шәхсән Америкадан кайтарта идем.

Депрессиягә бирелгән, тормышта кызыгы калмаган кешеләрнең дә чәче коела. Миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең һәр икенчесен башта психологка җибәрәм.
Инъекцияләр чәч коелудан һәм чәч үстерер өчен нәтиҗәле әйбер түгел. Безнең баш тиресендә бик күп фолликуллар бар. Аларның кайберләре хәзер үсә, кайберләре чыгарга җыена гына. Шул фолликуллар өстенә яисә янына укол ясасак, яра барлыкка килә һәм соңрак төзәлә. Әмма фоликул ул урында башка үсмәячәк.

– Төркия даруларын, витаминнарын бик мактыйлар. Бу реклама гынамы, әллә дөрестән дә шулаймы?
– Төркиядә фармацевтика бездәге кебек бизнеска корылмаган, алар күбрәк кешеләр өчен эшли. Европа, Америкада да шулай ук.

– Кояш карый башлауга без баш киемнәрен салабыз. Чәчләр өчен бу да стресстыр?
– Климат үзгәрү чәч тиресе өчен үзе үк стресс. Чәчләр сынучанга әйләнә. Озын чәчләргә төрле маскалар кулланырга була. Чәчләр үле структура кебек, алар да таушала. Аларны еш юып торабыз, шуңа да шампуньне чәч тиресенә карап сайларга кирәк. Әгәр дә көн саен юасыз икән, көн дә юа торган шампунь алырга кирәк. Атнага 2-3 тапкыр юу мәҗбүри. Бер тапкыр юу гына дөрес түгел, чөнки бу гигиена да әле.

– Ә чәчләрне көн саен юу дөресме?
– Чәчләрегез тирли, пычрана икән, әлбәттә юарга кирәк. Без бит тешләрне көн саен чистартабыз. Юган саен кондиционер кулланырга онытмагыз. Буялган чәчләр өчен дә, коры чәчләр өчен дә хәзер вариантлар күп. Маскаларны атнага бер тапкыр ясарга киңәш итәм.
Чәчне фен белән киптерергә кирәк. Бу аларга зыян салмый, киресенчә, яхшы гына. Юганда безнең чәчләрнең тышкы катламы ачыла, ә фен белән киптергәндә ябыла. Фен белән киптерелгән чәчләр ялтырап тора. Чәчләрне турайта торган җайланмаларны еш кулланмаска киңәш итәм.

Реклама

– Сарыга буялган чәчләр өчен шәмәхә пигментлы шампунь кулланырга тәкъдим ителә. Аны еш кулланырга ярыймы?
– Мондый шампуньне айга бер генә кулланырга тәкъдим итәр идем, чөнки ул чәчне бик нык киптерә. Моннан тыш шәмәхә пигмент чәчнең фолликулларына тула. Чәчне агарту – чәчләр өчен агрессия. Элеккеге төсегезгә инде кире кайта алмаячаксыз. Әгәр буялган чәч төсен югалта башлый икән, шәмәхә пигментлы маскалар кулланырга була. Аны да еш куллану киңәш ителми. Әйтик, гадәти маска белән 1:1 кушып, чәчләргә сөртергә мөмкин. Шәмәхә пигментлы маскадан соң кондиционер кулланырга да онытмагыз.

– Кавык белән көрәшүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
– Кавык – ул гөмбәчек. Безнең баш тиресендә ул һәрвакыт “яши”. Әгәр дә кешенең гормональ тайпылыш, стресс булса, наркоз кичерсә, флора бозыла һәм кавык барлыкка килә. Башта без аны күрмәскә дә мөмкин. Баш кычыта башлаганнан соң гына күреп алабыз. Кавыктан соң икенче стадия —“себорейный дерматит”. Ул коры һәм юеш була. Себорейный дерматит чәчне киптермичә йокларга ятучыларда да барлыкка килергә мөмкин. Бу авыруны пилинглар белән дәвалыйлар. Әлбәттә инде белгечкә мөрәҗәгать итәргә, бу эшләр белән мөстәкыйль шөгыльләнмәскә кирәк. Шампуньне алмаштырырга киңәш итәм, чөнки кавык бар икән, димәк сезгә бу шампунь туры килми дигән сүз. Шулай ук махсус лосьоннар кулланырга. Биткә крем сөрткән кебек, баш тиресен дә карап, тәрбияләп торырга, кавык үзе бетәр әле, дип йөрмәскә, дәваларга кирәк.

– Кавыктан шампуньнәр чыннан да дәвалыймы, әллә бу реклама гынамы?
– “Хеден шолдерс” (Head & Shoulders) –  баш тиресе өчен агу ул. “Доместос” белән баш юуга тиң, бу шампуньнең исе генә тәмлерәк. “Хеден шолдерс”тан соң башка шампунь белән юа башласаң, кавык барлыкка килә. “Хеденн шолдерс” чәч тиресе өчен “авыр” наркотик төсле. Ул баш тиресен чистартмый, башка шампунь белән юа башлаганнан соң тире чистара башлый һәм шуннан кавык барлыкка килә дә. Себорейный дерматиттан 5 пилинг ясасак, “Хеден шолдерс”тан соң 10ны ясарга туры киләчәк. “Хеден шолдерс”, “Сйосс” (Syoss) һәм “Клиа Вита Абе” (Clear vita abe) баш тиресе өчен бик агрессив шампуньнәр санала. Шуңа профессиональ шампуньнәрне сайларга кирәк. Шампунь белән юганнан соң, иң мөһиме, чәч тиресе чиста калсын. Ә озынлыгына маскалар да кулланырга була. 

– Кечкенә балалар өчен шампуньнәр бар. Дөрестән дә олылар һәм балалар шампуне аерыламы?
– Балалар туганда аларның чәче бик йомшак, баш тиресе идеаль чиста була. Әгәр дә олы кеше балалар шампуне белән юынса, аның чәч тиресе чистармаячак.

– Балаларның чәче куе булып чыксын өчен аны тугач та кырырга, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Чынлыкта, баланың чәчен кыру бик куркыныч һәм аны бөтенләй дә чәчсез калдырырга мөмкин. Чөнки лезвие фолликулларга зыян сала. Бала хәтта табигатьтән бирелгән чәчсез дә калырга мөмкин. Чәчләрнең калынлыгы геннарга бәйле.

– Чәчләрне күчереп утырткан кешеләрне беләм. Моның нәтиҗәсе бармы?
– Хәзер һәр икенче кеше пеләшләнә. Бу тестостерон һәм дигидротестостерон гормоннарына бәйле. Әлеге гормоннар фолликулларны боза һәм аның үсешенә зыян сала. Пеләшлек шунлыктан барлыкка килә дә. Мондый очракта дәвалану, чәчне күчереп утыртуга караганда, җиңелрәк. Чәчне күчереп утырту бер генә түгел, ә 4-5 тапкыр эшләргә кирәк. Моны җиңел эш димәс идем.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: