Шәһри Казан

“Энергетик вампир”: ничек каршы торырга?

Сер түгел,  кайвакыт кешенең тормыш юлында капма-каршы карашлы әңгәмәдәш очрап куя. Психологиядә “энергетик вампир” дигән төшенчә юк, әмма кеше белән аралашканнан соң үзеңне хәлсез итеп тоясың, алҗыйсың.

Бу очракта нишләргә? Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең психология факультеты доценты, психология фәннәре кандидаты Кристина Иваненко моңа ачыклык кертә.

“Спутник” радиосы белән әңгәмәдә ул бу терминның асылын аңлата. Аның фикеренчә, кешенең тормыш юлында капма-каршы карашлы әңгәмәдәш очрый. Иваненко ассызыклаганча, нәкъ менә шундый бәхәсләрдән соң үзегезне алҗыган итеп хис итәсез.
Шундый хәл килеп чыкмасын өчен психолог мондый кешеләр белән аралашуны мөмкин кадәр чикләргә киңәш итә. 

Реклама

Сезнең алҗуыгызны ничек билгеләргә? 
- Күңелдә бушлык сизәсез, көчсезлек пәйда була; 
- “вампир” белән аралашканнан соң, баш авыртуы, күңел болгану, баш әйләнү барлыкка килә;
- ялгыз каласы, елыйсы яки баллы әйбер ашыйсы килә, яки, гомумән, аппетит пәйда була;
Нидер авырта сыман, ләкин шул ук вакытта авырту үзеннән-үзе юкка да чыга.
“Энергетик вампир”дан саклану алымы бик гади. Әгәр ул кеше сезнең өчен кадерле һәм аның белән аралашу көн дә кирәк икән, беләгегезгә кызыл йоннан җеп бәйләп йөрегез. Мондый алым энергиягез күчүне тоткарлаячак. Эш өстәлегез янында гөлләр куегыз, алар сезне кара энергетикадан саклаячак. 

Лилия Әминова әзерләде
Фото: https://www.pexels.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: