Шәһри Казан

Коронавирус: яшьләр шырпы кебек тиз яна

Яшьләр һәм өлкәннәр ковидны төрлечә кичерәме? Хроник авырулы кешеләргә коронавирус вакытында нишләргә? Бу хакта табиб-инфекцинист Гөлнара Леонова сөйләде.

– Яшьләр коронавирусны авыррак кичерә башладымы?
– Былтыр яшьләр өлкәннәргә караганда җиңелрәк формада авырса, быел алар ковидка күбрәк дучар булалар һәм, дөрестән дә, авыррак кичерәләр. Яшь буында, үзләренең яшенә бәйле рәвештә, иммун реакциясе көчлерәк. Гипериммун җавап бер яктан якласа, икенче яктан организмга зыян сала. Ягъни бу үпкәләрнең ялкынсынуына китерә. Шуның аркасында яшьләр шырпы кебек бик тиз яна.

– 60 яшьтән өлкәнрәкләргә ковид ничек тәэсир итә?
– Өлкәннәр турында да, коронавирусны җиңел генә үткәреп җибәрәләр, дип әйтеп булмый. Беренчедән, аларның иммун җавабы көчсезрәк. Шул сәбәпле алар йомшаграк, әмма озаграк авырый. Алардагы авыру дулкынсыман да булырга мөмкин. Кайвакыт хәтта бик озак дәвалаганнан соң да, хәлләре яхшырмый, киресенчә, тискәре динамика да күзәтелергә мөмкин. Моннан тыш, өлкәннәрдә өстәмә чирләр күп. Мәсәлән, шикәр диабеты, йөрәк авырулары, яман шеш... Болар да вазгыятьне катлауландыра.
Ковид вакытында барлык чирләр дә көчәя. Безгә, коронавирустан тыш, шушы авырулар белән дә көрәшергә туры килә. Өзлегү очраклары өлкәннәрдә ешрак очрый.

– Ковид йоктыргач, хроник авырулардан кабул итә торган даруларны туктатыргамы?
– Авыручы кеше бу мәсьәләне үзлектән генә хәл итәргә тиеш түгел, табиб белән киңәшләшү кирәк. Кайбер препаратларны туктатырга, кайберләрен дәвам итәргә кушабыз. Кайберләрен өстәмә рәвештә билгелибез. Әгәр коронавирус белән авырый башласагыз, участок терапевтына мөрәҗәгать итегез. Хастаханәгә эләккәннәрдән авырулары турында сорашабыз һәм дәвалауга төзәтмәләр кертәбез.

Реклама

– Йогышлы авырулар хастаханәсендә үлемнән нык курыккан кешеләрне ничек тынычландыралар?
– Бик мөһим сорау. Пациентлар хастаханәгә урнашканда бу мәсьәлә белән һәрдаим очрашып торам. Кешеләрнең барысы да диярлек бик куркынган хәлдә килә. Алар үлемнән нык курка. “Зинһар, коткарыгыз безне!” – дигән сүзләр – иң еш яңгырый торган сүзләрдер, мөгаен.
Өйдә якыныгызны: “Барысы да яхшы булыр” дигән сүзләр белән генә тынычландыра алмаячаксыз. Ковид белән авыручы кешеләр үзләренең хәле турында белмәү, башкалар хакында артык күп мәгълүмат килеп ирешү сәбәпле каты борчыла.
Хастаханәгә урнашучыларны тынычландыру – безнең бурыч. Монда барлык персоналлар да катнаша. Без пациентларга болай дип әйтәбез: “Беләсезме, сез безгә бик вакытлы эләктегез. Бездә күп төрле дәвалау чаралары бар. Берсе булышмаса, икенчесен кулланырбыз. Иң мөһиме – борчылмагыз. Сез көндез дә, төнлә дә күзәтү астында булачаксыз”. Чынлап та, без көне-төне күрсәткечләрне тикшереп торабыз. Шушы сүзләрдән соң, авыручылар: “Доктор, без сезгә ышанабыз,” – диләр. Дөреслектә, йогышлы авырулар күңел төшенкелегеннән бик яхшы файдаланалар, ягъни депрессиягә бирелүчеләр көчлерәк авырый.

– Ковид хастаханәсендә тынычландыра һәм йоклата торган дарулар бирәләрме?
– Мин андый препаратларга каршы. Ни өчен дигәндә, алар картинаны тулаем күзалларга комачаулый. Гадәттә, авыручының, күзләренә һәм үз-үзен тотышына карап, хәлен чамалап була. Әгәр аңа тынычландыра торган дару бирсәң, ул көне буе йокларга мөмкин. Бу очракта хәлен аңларга кыен.
Без, күп дигәндә, корвалол яки глицин бирергә мөмкинбез. Корвалолны да барлык очракларда да түгел. Башка тынычландыра торган препаратларны, пациентның хәле яхшыргач, өйгә кайтырга вакыты җиткәч кенә, йоклый алмыйча интеккән очракта бирәбез.

– Тернәкләнү өчен өйдә ниләр эшләргә мөмкин?
– Хастаханәдән чыкканда бирелә торган кәгазьдә без киңәш ителә торган дарулар исемлеген язабыз. Гадәттә, аларны ике атнадан бер айга кадәр эчәргә кирәк була.
Өйгә кайтуга эшкә ябышырга тырышмагыз. Көч туплагыз, күбрәк ял итегез. Паркта, урманда йөрү сулыш системасы өчен бик файдалы. Шулай ук стационарда без өйрәткән сулыш гимнастикасын да эшләргә кирәк.
Диетага килсәк, ризык буенча катгый таләпләр булырга тиеш түгел. Теләгән әйберегезне ашагыз, бары чамасын гына белү мәслихәт, дип саныйм.
Сауна, кайнар мунча, кайнар душ катгый тыела. Су процедуралары белән мавыгырга ярамый. Бары җиңелчә, җылы душ кына рәхсәт ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: