Җырчы Әсхәт умыртка баганасы авыруларын дәвалый

«Дөбер-шатр» төркеменең экс-солисты Әсхәт кешеләр дәваларга керешкән. Үз күзләрем белән күреп, аның кулларының көчен умыртка баганамның һәр сөяге белән тоеп кайтмасам, ышанмас та идем моңа.
Әсхәт инде 30 елдан артык фитнес индустрия өлкәсендә эшли. Аны тикмәгә генә татар эстрадасының иң мускуллы җырчысы дип әйтмиләр. Спортка мәхәббәте өченче сыйныфта көрәш белән кызыксынып китүдән башлана. Ул - СССРның спорт мастеры, ике тапкыр вице-чемпион титулы иясе, бодибилдинг буенча Россия чемпионы. Бүген Казанның фитнес үзәкләренең берсендә баш тренер булып эшли.
- Һаман бертөрле программа, бер үк күнегүләр туйдыра башлады. Минем үземә генә түгел, башкаларга да ярдәм итәсем килде. Мәскәүдәге Бубновский үзәгендә укып кайттым. Анда уку профессор исеменнән студия ачарга мөмкинлек бирде. Бубновский методикасы буенча умыртка баганасындагы бүсерне, коксартроз, кифоз, остеохондроз кебек чирләрне дәвалыйлар, - дип сөйләде Әсхәт.
Бубновский белән килешеп бетмәгән очраклар да күп булган. Профессор спорттан ерак кеше булганга, Әсхәтнең кайбер сорауларына җавап таба алмаган. Күпмедер вакыттан ул үз программасын язган. Күнегүләрне башта үзендә сынаган. Программа озак еллар спорт карьерасында тупланган күнегүләрдән гыйбарәт.
- Үз программам буенча инде ике елга якын эшлим. Үзем ярдәм иткән кешеләрнең инвалид коляскасыннан торып китүләрен, ярты ел эчендә аякка басуларын күрү күңелдә бөтенләй икенче төрле рәхәтлек тудыра. Аларның рәхмәтләре дә күз яше белән чыккан, чын күңелдән әйткән сүзләр. Минем ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышасым килде, - ди Әсхәт.
Спортзалга килеп керүгә миңа диктофонымны читкәрәк алып куярга туры килде. Җырчы-тренерның шарты буенча, мин бөтен күнегүләрне дә үз җилкәмдә татып карарга тиеш идем. Башта ярты сәгать дәвамында буыннарны яздым. Алары гади, һәркем өендә ясый ала торган күнегүләр.
Соңрак исә күнегүләрнең иң кызыгы һәм иң куркынычы башланды. Тренер аякларыма электрик аяк киемнәренә охшаган ременьнәр беркетеп, тренажерга бәйләде. Шул рәвешле миңа 20 тапкыр арка мускулларын ныгыта торган күнегү эшләргә кирәк иде. Организмга төшкән авырлык кеше авырлыгының яртысыннан да әзрәк булырга тиеш түгел. Алайса күнегүләрнең файдасы булмаячак. Әсхәт әйткән күнегүләрне ясаганда, үземне Голливуд киноларындагы каскадер дип хис иттем. Мине монда аякларымнан да бәйләделәр, башым белән аска каратып асып та куйдылар. Тренер фикеренчә, соңгы күнегү умыртка баганасын ял иттерү өчен иң яхшы ысул. Көн дәвамында вертикаль позада йөргәнгә, бөтен авырлык умыртка баганасына төшә. Әлеге күнегү «декопрессия» дип атала. Ул организмны ял иттерә, кан йөрешен яхшырта. Чыннан да, шулай бер-ике минут «сарделька» кебек эленеп торгач, үземне яңа туган сабый баладай хис иттем.
Әсхәткә бик күп авырулар мөрәҗәгать итә. Алар арасында яшь әниләр, 25-35 яшьлекләр, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар. Церебраль параличлы балалар белән дә аерым шөгыльләнә ул.
- Умыртка сөяге өчен иң куркыныч вакыт баланың 12-13 яшьлек чагында. Бу яшьтә баланың мускуллары үсә башлый, ә умыртка баганасы үсәргә өлгерми. Мускуллар умыртка баганасын төрле якка бора. Баланың дөрес утырмавы да умыртка баганасын кәкрәйтә. Шулай сколиоз барлыкка килә, - ди Әсхәт.
Тренер өчен иң сөенечлесе шул: аның янына инвалид коляскасында килүчеләр ярты елдан соң аякка баса икән.
Миңа килүчеләрнең күбесе инде табиблар да кул селтәгән авырулар. Операция дә бернинди гарантия бирми бит. Бүсер бер яктан бетсә, икенче яктан килеп чыгарга мөмкин, - ди Әсхәт.
Авыру вакытында дәваланмаса, инвалидлыкка китерә. Соңыннан кеше үз тәнен тоймый башлый, урын өстенә ята.
Башта тренер МРТ, ренгент, табиб нәтиҗәсе белән таныша. Күнегүләр кешенең физик яктан әзерлегенә карап билгеләнә. Тора-бара авырлык арттырыла. Минем спортка ияләшмәгән организмым өчен бу күнегүләр авыргаракка килде. Беренче дәрестән соң тез буыннары калтырап, куллар тотмыйча тилмертте. Ләкин бераздан җиңеллек сизелде, тәннең һәр буыны язылган кебек булды.
Умыртка баганасы авыруларын булдырмас өчен Әсхәттән биш күнегү
1. Идәнгә корсак белән ятабыз. Уч төпләренә таянып, гәүдәнең бары тик өске өлешен (күкрәк читлеген) генә күтәрәбез. Шул рәвешле арка мускулларын ныгытабыз.
2. Шул ук позада. Күкрәк өлеше белән бергә башта 20 тапкыр уң аякны, аннан 20 тапкыр сул аякны күтәрәбез.
3. Күкрәк өлеше белән ике аякны да бергә күтәрәбез.
4. Тезләнәбез. Башта сул кулга таянып, уң кулны эчтә калдырып, сузылабыз, аннан - киресенчә.
5. Шул ук позада башта «усал мәче», аннан «юаш мәче» позасында торабыз.
Һәр күнегү, ике тапкыр ялга бүленеп, 20шәр тапкыр ясала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2022": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.5600
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.61601
-
24 март 2023 - 15:44Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт! Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.48302
-
24 март 2023 - 15:21Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.7900
-
24 март 2023 - 15:13Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын» Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.7700
-
24 март 2023 - 14:15"Монда гына кал, наным, төн бит инде...". Бер төн куна, ике, өч... Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.107502
-
24 март 2023 - 13:57"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр? Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.105101
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.32701
-
24 март 2023 - 13:21Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.16101
-
24 март 2023 - 13:04“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек” Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.42400
-
24 март 2023 - 12:55"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..." Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның халык артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.102901
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?" Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.27900
-
23 март 2023 - 16:34Укытучы үзе үрнәк булырга тиеш “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы 20-23 март көннәрендә “Адымнар – Казан” күптелле мәктәбендә узды. Бүген финалга чыккан укытучылар белән матбугат очрашуы үткәрделәр. Дөресрәге, шушы форматта укытучыларны тагы бер кат сынап карадылар.17202
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
24 март 2023 - 08:55Без имениБик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораганДамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
22 март 2023 - 19:58Без имениШул хатле жалко егеттаребез, йашарга ла але йашарга дэ бит кыралар гына, был ни хал, тизерак ботсен инде был сугышларЮгалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит...
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.148901
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.606001
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.698102
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2022": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.5600
-
24 март 2023 - 18:03Кем беренче булыр: Казанмы, Чаллы, әллә... Актанышта узучы көрәш буенча республика ярышларының командалар беренчелегендә дә киеренке көрәш бара.52201
-
17 март 2023 - 08:37Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде" Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Әни ерак гастрольләргә китсә, ике-өч айсыз кайтмый иде. Аны өйдә күрү – үзе бер бәхет булды. Әнинең кайтуын сагынып көтеп алдык. Ә инде әни кайтышка, өйне ялт иттереп кую шарт иде", - ди ул.3501110
-
17 март 2023 - 08:48“Иреңнең яңа хатыны сиңа бозым ясаган, тик син борчылма, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак” “Бумеранг” кире әйләнеп кайта, диләр бит әле? Мин бу сүзләрнең дөреслегенә һәрдаим инанам. Гомумән, мин бу әйбердән куркам. Ә менә кайберәүләрнең моңа битараф булуы шаккаткыч.251606
-
17 март 2023 - 09:27Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым" Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.403825
-
17 март 2023 - 09:53Фирүзә: "Ул киткәч, өч ай буе ашамадым, эчмәдем" Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова – Актаныш районы Татар Ямалы авылы кызы. Репертуарындагы барлык җырларының да көй һәм сүз авторы – үзе. Шунысы кызык: ул җырларын артистларга бирми, бары тик үзе башкара.258006
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика