Шәһри Казан

Гаилә корганчы, башта вирусыңнан “аерыл”

Татарстанда быелның ун аена ВИЧ-инфекцияле15 мең 225 кеше исәпләнә. Әлеге санны журналистларга Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

– Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, республикада ВИЧ-инфекциялеләр 2 мәртәбәгә азрак. Бу категория кешеләрнең күпчелеге Казанда һәм Чаллыда. 30-50 яшьлекләрнең инфекция йоктырулары борчуга сала. Татарстанда авыручыларның 82,2 проценты вируска каршы терапея уза. Республика Хөкүмәте “Җиңү өчен тест” (“Тест для победы”) федераль проектын гамәлгә ашыруга теләктәшлек күрсәтте. Халыкның сәламәтлеге бик әһәмиятле, – диде Ләйлә Фазлыева.
Аның сүзләренә караганда, Актаныш, Яңа Чишмә, Апас, Кама Тамагы һәм Мөслим районнары халкы арасында ВИЧ/СПИД белән авыручылар иң азы.

 “Җиңү өчен тест” федераль проекты кысаларында, Казаннан кузгалган 3 автомобиль-лаборатория Идел буе федераль округына кергән Мари Эл, Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Удмуртия республикаларын һәм Ульяновск, Киров, Самара, Оренбург өлкәләрен урап чыккан.
 – Узган елның 16 ноябреннән башлап “Тест-мобиль” машиналары гомум исәптә 100 мең чакрым ара үтте. 15 мең кеше ВИЧ инфекциягә түләүсез һәм аноним тикшерелде, тагын 80 мең кешегә медицина, психологик киңәшләр бирелде, – диде “Яңа гасыр” автоном коммерциячел булмаган җәмгыятьнең генераль директоры Лилия Таишева.

 Идел буе федераль округына кергән республика һәм өлкә хакимиятләре, сәламәтлек саклау министрлыклары Казан вәкилләренә игътибар күрсәткән.
– Анализлар бирү нәтиҗәсендә, Идел буе федераль округында 168 мең кешедә ВИЧ инфекциясе булуы ачыкланды. ВИЧ – котылгысыз үлемгә китерә торган авыру, – дип куркуга калырга кирәкми. 30 ел элек куркыныч авыру иде ул, хәзер медицина мөмкинлекләре югары, – диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында диагностика һәм ВИЧ-инфекциядән дәвалау мәсьәләләрендә баш белгеч Рафаэль Яппаров. Аның сүзләренчә, ВИЧ-инфекцияле кешеләр гаилә корып яши ала.

Реклама

 – Татарстанда 90 пар (гаилә) ВИЧ-инфекцияле, – дип дәвам итте медицина ягыннан фикерләре белән уртаклашуны республиканың СПИД һәм йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Нияз Галиуллин. – Гаилә корыр алдыннан ВИЧ-инфекциясенә тикшерелү зарур. Кызганыч, бөтен кеше дә моны эшләми. Ярты ел, бер ел саен ВИЧ буенча тест узу кирәк. Интим мөнәсәбәтләрдә саклану чараларын онытырга ярамый, чөнки, ВИЧ/СПИД интим юл белән эләгә.
 Ләйлә Фазлыева чыгышларга йомгак ясап, әхлаки яктан чиста тормыш алып барырга, сәламәтлекне даими кайгыртып торырга чакырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: