Шәһри Казан

Кеше үтереп, ришвәт алып, соңыннан тыныч яшәп буламы?..

9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне шигарендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында махсус матбугат конференцияләре сериясе барды. Соңгысында хокук саклау органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеге бәян ителде. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш белгече Салават Рәхимов кереш сүзендә әйткәнчә, республикада ришвәтчел гамәлләргә каршы көрәш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программасы нигезләрендә үткәрелә.

Республиканың “усал программасы”

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш белгече Салават Рәхимов кереш сүзендә әйткәнчә, республикада ришвәтчел гамәлләргә каршы көрәш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программасы нигезләрендә үткәрелә.
— “Халык контроле” адресына кергән хәбәрләр дә игътибарсыз калдырылмый. Быел 41 хәбәр тикшерелде. Татарстанда 2015 елдан башлап, ришвәтчелек фактларын ачыклау буенча махсус эксперт төркеме эшли. Шул вакыт эчендә 5 министрлыкның финанс эшчәнлеге тикшерелде, мондый тикшерүләр муниципаль берәмлекләрне дә колачлый. Законнарны бозып, астыртын эшчәнлек алып барырга кирәкми, барыбер ачыкланачак,- диде Салават Рәхимов.

 Сабыйлар өлешен урлаганнар

Лаеш районында Мишә елгасы буендагы ял базасын уратып, рөхсәтсез рәвештә 1,5 чакрым озынлыкта су каналы казыганнар. “Сәләт” балалар лагеры өчен чатыр-палаткалар сатып алганда бәя астыртын төстә 2 миллион 380 мең сумга арттырып күрсәтелгән. Ләкин, палаткаларны күрсәтелгән бәядәгене түгел, арзан бәядәгесен кайтартканнар. “РАЦИН” җәмгыяте бер сату-алу очрагында 1,1 миллион сумны “яшертен” өстәп куйган. Кайбыч урман хуҗалыгында дәүләт акчасына шәхси автомобильгә ремонт ясалган. Аучылык хуҗалыкларында аренда түләүләре күләмнәрен кечрәйтеп язу, фактта тиешле булган түләүләрдән качу фактлары бар. Бу очракларга карата чаралар күреләчәк,- дип, мисаллар китерде Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш белгече Руслан Никонов.

Реклама

 Акчасыз да, йортсыз да калырсың

 Татарстанда быелның 9 аенда коррупциягә бәйле 1 меңнән артык җинаять һәм административ хокук бозу факты буенча эш кузгатылган.
— 175 кеше хөкемгә тартылды. Коррупцион эшчәнлек сәбәбендә китерелгән зыян-450 миллион сум. Дәүләткә 56,6 миллион сум кире кайтарылды, гаеплеләрнең милкенә 300 миллион сумнан артык бәядә арест салынды. Декларацияләрнең 966 очрагында төгәлсезлек ачыкланды,-диде Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнарның гамәлгә ашырылуына күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Ринат Латыпов.
— Кире кайтарылган акчалар ник бик аз?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Ирекле рәвештә ягъни гаеплеләр үзләре кайтарган акча гына ул-56,6 миллион сум. Узар әле, дип, тынычланмасыннар, китерелгән зыян тулысынча дәүләткә кайтарылачак. Милекләренә арест салынды,- дип, кисәтеп, җавап бирде Ринат Латыпов.
 
Бүген-җитәкче, иртәгә-җинаятьче

— Безнең тарафтан суд хөкеменә барлыгы 200 җинаять эше җибәрелде. Дәүләт хезмәткәрләренә һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләргә карата гына да 40 җинаять эше кузгатылды. Кеше үтерүне оештыруда, ришвәт алуда шикләнелгән элекке бер җитәкченең эше әле судка тапшырылмады. Ләкин, ул да җаваплылыктан котылып калмаячак,- диде Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: