Шәһри Казан

Сайлау тәмам. Тавышларны саныйсы калды

Россия Дәүләт Думасына өч көн дәвам иткән депутатлар сайлау тәмамланды. Сәгать кичке сигездә барлык сайлау участоклары да ябылды. Алда иң мөһим эш - тавышларны санау. Россия буенча алып карасак, Татарстан сайлауларда катнашу активлыгы буенча алгы лидер төбәкләрнең берсе булып тора.

Сайлау кампаниясенә нәтиҗәләр ясап, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев быелгы сайлауларның тыныч шартларда узуын искәртте. Татарстанда тавыш бирү 2810 сайлау участогында оештырылды. Сайлау участоклары янында ук диярлек 721 вакцина кадату пунктлары эшләгән. Баксаң, сайлаучылар әлеге мөмкинлектән дә бик актив кулланган. 16000ләп күзәтүче эшләгән. Үзебезнекеләр генә түгел, халыкара оешма вәкилләре дә булган әлеге күзәтүчеләр составында.

Реклама

Иҗтимагый күзәтү үзәге эшеннән туктамый. Сайлау уачстокларында урнаштырылган камералардан бирегә трансляция оештырылган. Роспотребнадзор таләпләрен бозу очраклары да ачыкланмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: