Бүген Казанда «Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Республиканың милли хәрәкәтенең яшь активистлары оешманың 2024 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр, шулай ук Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең яңа рәисен сайладылар. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Яшьләр ассамблеясе республика җитәкчелеге белән берлектә зур эш алып бара, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүнең яхшы ысулы –Татарстан халыклары ассамблеясе табылды, аның филиаллары республикабызның муниципаль районнарында да бар, һәм мин яшьләрнең бу эшчәнлеккә актив кушылуына шатмын. Мондый актив яшьләр белән без республика алдында торган мөһим стратегик бурычларны хәл итә алабыз».
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясе милли-мәдәни автономияләрнең 34 яшьләр хәрәкәте вәкилләрен берләштерә, шулай ук Татарстан Республикасының 20 муниципаль районында вәкиллекләре бар. Парламент җитәкчесе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә Татарстанда конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. «Шуның белән күпмилләтле халкыбызның бердәмлегенә ирешелә, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан раслана торган, еллык юллама кысаларында Дәүләт Советына кертелә торган һәм һәр районда үтәлергә тиешле проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез булдырыла», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр ассамблеясе активистларын Татарстанга укырга килгән ватандашларына, чит ил студентларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә чакырды. «Татарстан – студентлар шәһәре, – диде парламент җитәкчесе, – бездә чит ил студентлары белем ала торган югары уку йортлары күп. Аларга социаль-мәдәни адаптациядә ярдәм күрсәтегез, законнарны аңлатыгыз, республикабызда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырыгыз. Сез – яшьләрнең элитасы, иң актив кешеләр, бу мәсьәләләрдә безнең ярдәмчеләребез».
Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын тәмамлап, быел Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлаулар булачагын искәртте. «Без җирле советларга 7,5 мең депутат сайлыйбыз, – диде ул, – сайлаучылар буларак та актив катнашыгыз, үзегез дә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка чыгыгыз».
2024 елда Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елда үсешнең төп бурычлары турында Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе рәисе вазыйфаларын башкаручы Диләрә Дамар мәгълүмат бирде. Ул, аерым алганда, узган Гаилә елында оешма эшендә төп басым традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә ясалуын белдерде.
2024 елда Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан югары уку йортлары администрацияләре, тиешле ведомстволар белән берлектә Таҗикстаннан, Төрекмәнстаннан, Үзбәкстаннан, Һиндстаннан һәм Кытайдан, Гарәп дәүләтләреннән килгән беренче курс студентлары белән әңгәмә форматында студентларның социаль–мәдәни адаптациясе һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча 4,5 мең чит ил студенты катнашында 30 очрашу уздырылган. Моннан тыш, Яшьләр ассамблеясе тарафыннан чит ил студентлары өчен актуаль мәсьәләләр буенча чат-бот булдыру планлаштырыла. «Хәзерге вакытта чат-бот эшләнә, аны көзгә эшләтеп җибәрү планлаштырыла, – диде ул. – Чат-ботка өстәп, яз көне тел өйрәтү клублары ачу планлаштырыла, алар кысаларында чит ил студентлары рус телен белү күнекмәләрен яхшырта һәм җирле халыкларның мәдәнияте белән таныша алачак».
Планнар турында сөйләгәндә, Диләрә Дамар быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яшьләр ассамблеясенең республиканың барлык районнарында Дуслык парадлары уздырылачагы турында сөйләде. Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан Казанда Мәңгелек ут янында Яшьләр ассамблеясе милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре белән бергә Бөек Ватан сугышы турында төрле телләрдә шигырьләр укып, чәчәкләр салып, патриотик акция уздырачак. Шулай ук М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә тантаналы акция оештырылачак. Марафон 15 февральдән башлап берничә этапта узачак. 15 февральдә төрле телләрдә сугыш еллары шигырьләрен уку буенча видеороликлар конкурсы башланачак. Марафонга йомгак 25 августта, герой-шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә ясалачак.
Бүген конференциядә абсолют күпчелек тавыш белән Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе рәисе итеп Диләрә Дамар сайланды. Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин, Диләрә Дамар кандидатурасын тәкъдим итеп, аның профессиональлеген һәм югары оештыру сәләтен билгеләп үтте. «Ул үзен эрудицияле кеше итеп күрсәттте, икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча ике югары белеме бар. Ул – әзер сәясәтче, сөйләшә белә, кешеләрне тыңлый белә. Зур чараларны ул югары дәрәҗәдә оештыра ала», – диде Ринат Вәлиуллин.
Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең яңа рәисе сайлануы белән «Без-россиялеләр «Россия халыклары яшьләр ассамблеясе» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе, Россия халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Дина Громатикополо да котлады. «Татарстанда милли-мәдәни берләшмәләр белән системалы эш алып барыла, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз багланышлар җайга салынган, Яшьләр ассамблеясенең көчле командасы эшли. Нәкъ менә сезгә якын араларда республиканың киләчәк үсешенә кагылышлы мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк, – диде ул, республиканың Яшьләр ассамблеясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. – Татарстан – башка регионнар өчен күп яктан үрнәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар