Казан Ратушасында 14-15 мартларда “Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау” темасына халыкара конференция уза.
Аның эшендә 12 илдән 187 делегат катнаша. Болар: Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. Кар барсы шушы илләр территориясендә яши.
– Россиядә 2017 елда кар барсы 20 баш тирәсе генә иде. Узган елгы исәпкә алуда 87 баш җәнлек теркәлде. Россия Президенты Владимир Путин кар барсын ярата, әлеге җәнлекләрне үрчетергә һәм сакларга кушты. Илебездә кар барслары Тау Алтае, Тыва, Бурятия, Красноярск төбәкләрендә яши, – диде “Ирбис” кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге” төбәкара ассоциациясе гомум җыелышы рәисе Али Узденов.
Россия Табигать министрлыгының аеруча саклаулы табигать территорияләрен үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм көйләве департаменты директоры Ирина Маканова:”Кар барсын халык ярата, шунлыктан ул илләрне берләштерә, ил җитәкчеләрен очраштыра. Монголия Россиягә 4 баш кар барсы бүләк итте”, – диде. Татарстанның экология министры Александр Шадриков кар барсының республика символларының берсе булганлыгын искәртте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кар барсын саклауга һәм ишәйтүгә теләктәшлек күрсәтүен әйтте.
Кар барсы темасына мондый колачтагы халыкара конференция әле беренчесе.
– Конференция ахырында кар барсын саклау буенча Казан декларациясе кабул ителәчәк, – диде Али Узденов.






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар