16+

«Татарстанның регионнарның үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдимнәре ишетелде»

26 февраля 2025, 19:04
550
0
1
Уку өчен 3 минут

Кабул ителгән очракта яңа закон бастырылганнан соң 90 көн узгач гамәлдә булачак. Шул ук вакытта 2027 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләргә үзләрендә җирле үзидарә оештыру мәсьәләләрен җайга сала торган кануннар кабул итәргә кирәк булачак.

«Татарстанның регионнарның үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдимнәре ишетелде»

Кабул ителгән очракта яңа закон бастырылганнан соң 90 көн узгач гамәлдә булачак. Шул ук вакытта 2027 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләргә үзләрендә җирле үзидарә оештыру мәсьәләләрен җайга сала торган кануннар кабул итәргә кирәк булачак.

Бүген Дәүләт Думасының пленар утырышында федераль парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү, шәһәр һәм авыл җирлекләрен саклап калып, җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәргәме, юкмы икәнен үзләренә хәл итү хокукы бирү турындагы тәкъдимнәрен хупладылар. Видеоэлемтә режимындагы пленар утырышта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты. 

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге фракцияара депутатлар төркеме тарафыннан гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләр кертелде. Беренчел закон проекты альтернативасыз бер дәрәҗәле үзидарә системасын күздә тоткан иде.

Төзәтмәләр нигезендә, яңалыклар үз көченә кергәннән соң, федерация субъектлары җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәргәме-юкмы, ике дәрәҗәле системаны (авыл һәм шәһәр җирлекләре белән) сакларгамы яки бер дәрәҗәле системага өлешчә күчүне оештырыргамы – үзләре сайлый алачак.

Төзәтмәләр нигезендә, кабул ителгән очракта яңа закон бастырылганнан соң 90 көн узгач гамәлдә булачак. Шул ук вакытта 2027 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләргә үзләрендә җирле үзидарә оештыру мәсьәләләрен җайга сала торган кануннар кабул итәргә кирәк булачак.

«Татарстанның регионнарның үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдимнәре ишетелде, – дип басым ясады Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Думасында закон проекты буенча фикер алышу нәтиҗәләрен шәрехләп, – барлыгы 952 төзәтмә каралды, шуларның 442се кире кагуга, 510ы кабул итүгә тәкъдим ителде, шул исәптән республика парламентының җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калу мөмкинлеге турында. Моннан тыш, әлеге законның 91 статьясына тәкъдимнәребез дә хупланды. Исегезгә төшерәм, комитет, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советының Хокук идарәсе белән берлектә, муниципаль берәмлек башлыгының җирле үзидарә органнары структурасындагы урынын бу елның сентябреннән 2030 елның сентябренә кадәр сайланачак муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары вәкаләтләре чоры тәмамланганчы саклап калырга мөмкинлек бирә торган өстәмә төзәтмә әзерләнгән иде».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Советы баштан ук гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проекты буенча эшкә кереште, чөнки, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу закон мөһим һәм һәр кешегә кагыла. Парламент башлыгы шулай ук бу мәсьәлә буенча Дәүләт Советы позициясен ачыктан-ачык шәрехләде.  

Татарстан Дәүләт Советы бөтен җирдә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчүгә нигезле каршылык белдерде. Республика парламентарийлары илледән артык төзәтмә кертте, шуларның 25е гамәлдәге ике дәрәҗәле механизмны саклап калу мөмкинлегенә кагылды. Аерым алганда, Татарстан Дәүләт Советы төбәкләргә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәргә хокук бирү тәкъдиме белән чыкты.

Җирле үзидарәне оештыру мәсьәләсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибарыннан да читтә калмады, ул Дәүләт Советының бишенче утырышында чыгыш ясап, Россия төбәкләре җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системага күчү-күчмәвен үзләре хәл итәргә тиешлеген ассызыклады. «Безнең ил гаять зур, бер шаблон белән генә идарә итәргә ярамый", – дигән иде ул чакта республика Рәисе. 

Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек (911 җирлек: 872 авыл һәм 39 шәһәр, 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы, 7 602 вәкиллекле орган депутаты, 914 муниципаль берәмлек башлыгы, 6,7 мең муниципаль хезмәткәр, 463 ТИҮ).

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading