Тәндә көч-куәтне, йөрәктә ялкынны, башта зиһенне саклап калу ысуллары билгеле.
Дәүләт, җәмгыять һәм кеше үзе күп гасырлар дәвамында озын гомерлелек серләрен ачарга омтыла. Картаю процессын туктатуны вәгъдә итеп, акча эшләргә омтылучылар, бу темада хайп тудыручылар да күп. Гамәлдә яшь белән идарә итеп буламы соң?
Россиядә 2030 елга кеше уртача 78 яшькә кадәр яшәргә тиеш дигән бурыч куелган. Инде бүген илдә өлкәннәр өлеше күбәя, барлык халыкның 24 проценты шушы категориягә карый. Ләкин озак яшәү генә түгел, бу дәвердә физик һәм акыл сәламәтлеген саклап калу да мөһим бит әле.
Картлык – чир түгел
Барыбыз да белә: картлык белән бергә бик күп авырулар да килә. Элегрәк өлкән яшьтәге кеше табибка ниндидер зар белән килсә, аны еш кына “Картлык инде бу, шуңа авырта” дип кырт кисеп, сызланулары белән берүзен калдыралар иде. Хәзер барысы да үзгәрә. Өлкәннәр медицинасы – ул бөтенләй башка медицина һәм бу пациентлар белән аерым белгечләр шөгыльләнергә тиеш дигән фикер алга сөрелә. Картларның үз табиблары да барлыкка килде. Аларны гериатрлар дип атыйлар.
Гериатрлар иң катлаулы пациентлар белән эшли. Алар берьюлы терапевт та, кардиолог та, ортопед-травмотолог та, ревматолог та, невролог та булырга тиеш. Һәм бу табиблар төгәл белә: картлык белән идарә итеп була! Россия геронтологлар һәм гериатрлар ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Антон Наумов заманча медицина технологияләре һәм кешенең үз тырышлыгы ярдәмендә картлык сәламәт һәм актив булырга мөмкинлеген әйтә.
Хәрәкәт бирер бәрәкәт
Галимнәр тарафыннан халыкның гомер озынлыгы аеруча югары булган территорияләрне, анда гомер иткән кешеләрне өйрәнеп, аларда махсус ген аерып чыгаруда күп омтылышлар ясаган. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, «100 » клубына эләгү бәхетенә ирешкән озын гомерлеләр организмында бернинди үзенчәлекләр дә юк. Бөтен эш сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә торган дөньяга карашта һәм дөрес яшәү рәвешен сайлауда, дип нәтиҗә ясалган.
Антон Наумов картларның иң төп бәласе – мускуллар массасын югалтуны, ягъни саркопенияне атый. Димәк, сәламәт булып калу һәм картлыкны чигерү ысулларының берсе – хәрәкәт. Мәсәлән, Сардиния утравында ир-атлар сарыклар көтә һәм гомер буе көненә 30 чакрым юл үтә. Окинава төбәгендә (Япония) өйләрдә өстәлләр юк, анда хатын-кызлар 90 яшьтә дә, 100 яшьтә дә көненә уртача 100 тапкырга кадәр утыра һәм тора.
- Спорт залына йөреп, үзеңә махсус йөкләнешләр уйлап чыгару таләп ителми, бары тик көндәлектә вакытның 70 процентын хәрәкәттә уздырырылырга тиеш. Хәтта сез офиста эшлисез икән, сәгать саен торырга һәм үз өстәлегез тирәсендә булса да йөрергә кирәк. Әгәр сез даими хәрәкәтләнәсең икән, бу, кагыйдә буларак, мускул аппаратының активлыгын саклау өчен җитәрлек. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен күп хәрәкәтләнү мөһим, бу буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклап кына калмый, картаюны да акрынайта. Нәкъ менә мускуллар эше системалы ялкынсынуны киметә, тукымаларны таркатучы продуктларның туплануына комачаулый һәм генетик материалны зарарланудан саклый, - дип билгели Антон Наумов.
Яшәр өчен аша
Озак яшәүчеләрнең тагын бер үзенчәлеге – алар арасында артык авырлыгы булган кешеләр юк. Геронтологлар һәм гериатрлар ассоциациясенең вице-президенты, кардиолог Юлия Котовская билгеләп үткәнчә, гомер буе тән авырлыгын тиешле күләмдә саклау йөрәк сәламәтлеген тәэмин итүнең мөһим факторы. Тәлинкәгә салынган ризыкның 80 процентын гына ашарга, 20 процентын калдырырга кирәк, ди табиб. Матдәләрнең төп алмашын саклау өчен рәсми рәвештә кирәкле дип танылган калораж нормасы көненә 1900 калориядән дә артык түгел. Кыскасы, ашар өчен яшәргә түгел, яшәр өчен ашарга кирәк.
- Туклану ягыннан мөһим булган кагыйдәләрдән түбәндәгеләрне санап үтәргә мөмкин. Беренчедән, күбрәк балык ашарга. Балыкның да майлырак сортларына өстенлек бирергә, чөнки алар Омега 3 кислоталарына бай. Икенчедән, эшкәртелгән итне чикләргә, ягъни колбаса ише ризыкларны азайтырга. Өченчедән, яшелчәләр, җиләк-җимеш, клетчатканы, тулыбөртекле продуктларны күбрәк куллану мөһим. Ә менә тозлы, майлы ризык, тиз углеводларны мөмкин кадәр киметү кирәк, - дип санап үтте Юлия Котовская.
Табиб ассызыклап үткәнчә, өлкәнәя барган саен, аксымнар мөһимлеге арта. Ул мускуллар төзелешендә төп урынны алып тора. Шулай ук составында калий булган продуктларны күбрәк куллану гаять әһәмиятле. Алар кан басымын тотрыкландыра, йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималын киметә. Ә менә тәмәке тарту һәм алкоголь кулланудан бөтенләй баш тарту хәерле.
Ә син хәтерлисеңме...
Картлыкның тагын бер билгесе – зиһен югалу. Шуңа күрә олыгая барган саен акыл сәламәтлеген саклау темасы да актуальләшә. Нейрогериатрия лабораториясе мөдире, табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Элен Мхитарян баш миендәге үзгәрешләрне кисәтү һәм деменцияне булдырмый калу мөмкин булуын әйтә.
- Баш мие нормада ни рәвешле үзгәрә соң? Өлкәнәя барган саен ул кечерәя бара. Аның компенсатор мөмкинлекләре кими башлый. Яшь узу белән яңа мәгълүматны истә калдыру авырлашуын һәрберебез белә. Әмма бу үзгәрешләр гади тормышта, көнкүрештә безгә комачауларга тиеш түгел. Әгәр дә көннән-көн хәтер начарлана икән, моны картаюның гадәти процессы итеп кабул итәргә ярамый. Димәк, моның сәбәбе бар һәм аны дәваларга кирәк, - дип ассызыклый невролог.
Әгәр дә баш мие авыр мәсьәләләрне чишүдә кыенлыклар кичерә, аз гына хәтер начарлану күзәтелә икән, болар җиңелчә тайпылышлар булып санала. Бу куркыныч түгел. Ә менә инде әйләнә-тирәдәгеләр әлеге үзгәрешләрне сизә башлый икән, монысы инде борчу уятырга тиеш. Кеше бер үк нәрсәне еш сорый, сөйләмендә саташа башласа, моны болай гына калдырырга ярамый. Бернинди чара күрелмәгән очракта, бу авыр деменциягә әверелергә мөмкин. Кеше инде үз-үзен карар хәлдә булмый, башка кеше ярдәменә мохтаҗга әверелә.
Деменциянең сәбәбе – баш миенең кан тамырлары зарарлануы яки Альцгеймер авыруы, ди Элен Мхитарян. Кан тамырлары авыруларын дәвалауга бүген бик зур игътибар бирелә, шуңа күрә ул деменциягә сирәк китерә. Ә менә Альцгеймер авыруы озак вакыт игътибарсыз кала. Шуңа күрә кеше әле генә булган хәлләрне оныта, таныш җирдә югала башлый, кешеләрдән шикләнә башлый икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш миенең инде үлгән күзәнәкләрен торгызып булмый, әмма булганнарын саклау ысуллары бар, дип саный невролог.
Деменцияне кисәтү ысулы дип Элен Мхитарян күбрәк хәрәкәтләнү һәм баш миен эшләтү, махсус күнегүләр ясауны атады. Әйтик, башваткычлар, судоку чишәргә мөмкин. Кибеткә продуктлар исемлеге белән барсаң да, аны шунда ук чыгармаска, ә кирәклесен үзеңә искә төшерергә тырышырга кирәк. Урамда йөргәндә дә узып баручы машина номерларын хәтердә калдырырга тырышыгыз, аның цифрларын хәтердә кушыгыз. Бер сүз белән әйткәндә, баш миен даими эшләтергә кирәк, бу акыл эшчәнлеген сакларга ярдәм итәчәк.
Комментарийлар